Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2023» конкурсының шәһәр этабы башланды

Казанда «Ел укытучысы – 2023» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы башланды. Анда Казанның 92 белем бирү оешмасыннан 94 педагог катнаша.Конкурс 9 номинация буенча уза: «Предмет укытучысы...

Казанда «Ел укытучысы – 2023» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы башланды. Анда Казанның 92 белем бирү оешмасыннан 94 педагог катнаша.
Конкурс 9 номинация буенча уза: «Предмет укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют», «Ветеран-педагог», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Кеше тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог», «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы». Шәһәр конкурсында җиңүчеләрнең һәм призёрларның исемнәре Казан Ратушасында март башында игълан ителәчәк.
«Ветеран-педагог» номинациясе буенча конкурста катнашучы педагоглар өчен сынаулар эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә ике ел үткәрелмәде, быел алар яңартылды. «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы» номинациясе буенча үз проектларын тәкъдим итүче педагоглар өчен сынаулар беренче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.
Жюри әгъзалары – шәһәр вузлары, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогикя көллияте вәкилләре, һөнәри конкурсларда җиңгән педагоглар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ