Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучы иң яхшы 15 укытучы игълан ителде

23 мартта «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшы 10 укытучы һәм «Ел укытучысы» номинациясендә иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән, дип хәбәр итә Т...

23 мартта «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшы 10 укытучы һәм «Ел укытучысы» номинациясендә иң яхшы 15 укытучы игълан ителгән, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
«Ел укытучысы» номинациясендә Алабуга, Азнакай, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Алексеевск, Лениногорск, Актаныш, Ютазы, Мамадыш районнары, шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Казанның Мәскәү һәм Идел буе районнары укытучылары «унбишлек» кә кергән. «Педагогик дебют» номинациясендә Чаллы, Әлмәт, Казанның Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин районнары, Нурлат, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лениногорск районнары укытучылары — иң яхшы ун укытучы исемлегендә.
«Ел укытучысы» бәйгесе нигезләмәсе буенча, сынау нәтиҗәләренә карап, башта иң яхшы 15 укытучы сайлана, аннары 15 укытучы арасыннан иң көчле 5 укытучы сайлана. Биш укытучының берсе Татарстанда җиңүгә ирешеп, Бөтенроссия бәйгесе финалына республика данын якларга җибәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ