Логотип Магариф уку
Цитата:

Елга-океан буйсындыручылар Казанда укый...

Биредә урта мәктәптән килүчеләрне – студентлар, 9 нчы сыйныфтан соң  укучыларны курсантлар дип йөртәләр. Әмма ничек кенә атасалар да, аларның хезмәте хәрбиләрнекенә аваздаш.Шик-шөбһәне читкә куеп...

Биредә урта мәктәптән килүчеләрне – студентлар, 9 нчы сыйныфтан соң  укучыларны курсантлар дип йөртәләр. Әмма ничек кенә атасалар да, аларның хезмәте хәрбиләрнекенә аваздаш.
Шик-шөбһәне читкә куеп
Минем Идел  буе дәүләт су транспорты университетының (ИДСТУ) Казан филиалына баруым кышкы сессия вакытына туры килде. Сөйкемле генә кыз бала – Алияна Павлова бу сынаудан яңа гына «бик яхшы» билгесе алып  чыккан. Ул  пассажирлар ташуны оештыру һәм транспортта идарә итү бүлеге курсанты икән. Яхшы билге – яхшы кәеф, дигән сүз. Шуңа күрә киләчәктә елга-диңгезләрне иңләү турында хыялланучы кыз иркенләп сөйләшүдән һич баш тартмады.
– Безнең филиал Казан елга техникумы базасында оешкан, – диде ул. –Төркемебездә 25 кыз укый. Барыбыз да –  9 нчы сыйныфтан соң килүчеләр. Беренче курста мәктәп программасын узабыз.  Икенче курстан  «Пассажирларга хезмәт күрсәтү», өченчедән «Диспетчер хезмәте операторы» һөнәрләрен үзләштерергә керешәчәкбез.
Минем:
– Кызларны диңгез-елга эшенә алырлар микән соң?  Корабта хатын-кыз күренүне бәхетсезлеккә юраганнарын ишеткәнем бар, – дип шикләнү белдерүемә каршы Алияна:
–Хәзер үк Мәскәүнең «Водоход» компаниясе «Интурист» теплоходында эшләргә чакырып тора. Идел, Кама, Лена елгалары пароходчылыкларында да  көтәләр безне, – дип, балаларча ышаныч белән җавап бирде әңгәмәдәшем. – Без теләсә кайсы диңгез яки елга портында, пассажир теплоходларында, йөк ташу судноларында эшли алабыз. Сез әйткән диңгез ырымнары хәрби корабларга гына кагыла. Аларда хәтта коклар да ир-ат затыннан, чөнки анда ашчы булу белән бергә, кирәк чакта хәрби моряк булу да күздә тотыла.
 Курсант Казан кызы булып чыкты. Андыйлар турында үзе чибәр, үзе актив, үзе чая, туры сүзле дисәң дә һич арттыру булмас. Аның белән аз гына аралашкан вакытта, мин ИДСТУ курсантларының тормышы белән төрле яктан танышырга өлгердем.
–Төрле курс студентлары белән аралашып, үзара танышу, дуслыкны ныгыту өчен оештырылган концертларны, фәнни викториналарны студсовет урнашкан иске бинада уздырабыз. Мин татарча җырлар башкарам, биим, барлык чараларны оештыруда башлап йөрим. Шуңа күрә филиалдагы тормыш миңа бик ошый. Онытып торам икән: безнекеләр волонтёрлык хәрәкәтендә дә актив катнаша. Елга порты ярларын чүп-чардан арындыруда башлап йөри. Ветеран елгачыларны өлкәннәр көнендә  өйләренә барып котласак, һөнәри бәйрәмнәрендә, уку йортына чакырып, очрашулар уздырабыз. Мондый чараларда халык белән аралашырга өйрәнәбез.  Минемчә, бу – безнең киләчәк һөнәр өчен бик кирәкле сыйфат.

Яшьләрне хыял чакыра
Башкалабызда яшьләрне менә шундый романтик рух белән үзенә магнит кебек тартып торучы дистәләрчә һөнәри белем бирүче уку йортлары бар. Кемнәр генә әзерләнми аларда – гәрәбәдәй сары буралар бурап йортлар салучы балта осталары,  каюлы күн осталары, әрлән балчыгыннан йортка иминлек  өстәп торучы савыт-саба ясаучылар, металл чыбыклардан бизәнү әйберләре иҗат итүче зәркәнчеләр дисезме. Җир астының серле телен ачтыручы археологлар һәм геологлар, борынгы биналарны элекке хәленә китерүче реставраторлар... Боларның барысына да Казанда укыталар, өйрәтәләр. Инде менә яңа гасыр башыннан алар сафына Татарстанда су транспорты өчен елгачылар һәм диңгезчеләр әзерләүче югары уку йорты – Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы да өстәлде.
Университет филиалына тизрәк һөнәр алып, акча эшләргә омтылып яшәүче яшьләрне 9 нчы сыйныфны тәмамлаган килеш кабул итү  – бик отышлы вариант. Махсус  һөнәр үзләштерү белән бергә, урта белем дә аласың. Шунда ук укуыңны дәвам итеп, вуз дипломы алырга була. Быел беренче курста төп мәктәпне, ягъни 9  нчы сыйныфны тәмамлаган шундый 120 курсант укый.
–Укуны тәмамлаганнан соң, барлык курсантлар да эш белән тәэмин ителә, хезмәт хаклары яхшы, карьера баскычлары буенча үсәргә мөмкинлекләр дә бар, – дип ышандыра филиал (аны 2017 елдан җитәкли) директоры – ТРның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов.
Узган җәй Порт урамында тулы бер кампус –  3 катлы уку корпусы белән 5 катлы тулай торак  төзелеп, коллектив карамагына тапшырылу уку йорты тарихында зур вакыйга булган. Анда укучы 300 курсантка 38 укытучы белем бирә. Ә 250 урынлы тулай торакның беренче катында 50 урынга исәпләнгән ашханә, табиб кабинеты, тренажёр залы, бик күп ярдәмче бүлмәләр урнашкан. 4 нче катта 138 урынлы актлар залы бар. Сүз җаеннан әйтим, тренажёр залларның  берьюлы өч катта булуы курсантларның бергә шөгыльләнү мөмкинлеген тудыра. Барлык  ике һәм  өч урынлы фатир-бүлмәләр душ һәм башка санитар уңайлыклар белән тәэмин ителгән.
ИДСТУның Казан филиалындагы 991 укучының 405 е урта һөнәри белем алып чыгачак. Шуларның тагын берсе – суднолар йөртү бүлеге курсанты Рияз Хәлилов белән таныштык. Ул әле имтиханга керергә өлгермәгән. Сабыр гына чиратын көтеп тора. Егет туган ягы – Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын «4»ле, «5»ле  билгеләренә генә тәмамлагач, үзенең балачак хыялы – киләчәктә капитан булу теләген тормышка ашыру чарасына керешкән.
– Елга-диңгезләрдә капитан булудан башка хыял-уйлар башыма да кереп карамады, – дип серен ачты егет. – Әти белән әни минем нефтьче булырга теләмәвемә бик гаҗәпләнде, билгеле. Чөнки әтием дә, апам белән абыем да – нефтьче. Әнием алар предприятиесендә ашчы булып эшләде. Шулай да минем хыялыма беркем дә каршы төшмәде. Тик моның өчен нык кына тырышып, тагын биш ел укырга кирәк әле.
Күренеп тора: Алияна да, Рияз да – романтик күңелле яшьләр.  Шул ук вакытта алар тормышка аек күз белән карый. Аларны тыңлап торуы – җан рәхәте. Менә ничек фикер йөртә егермесе дә тулмаган егет:
–Монда, беренче итеп, Актаныш егете Айназ Горгиев белән дуслашкан идем. Кураторыбыз Вадим Рәхмәтуллин университетта барлык курсантларның да үзара дус булуы укуда да, киләчәк язмышыбызда да файдага булачагын төшендерде. «Беребез – барыбыз өчен, барыбыз – беребез өчен», – дигән омтылыш белән яшибез монда. Ничәнче курста укуга карамастан, тулай торакта да үзара дуслык хөкем сөрә. Өлкән курсларның түбән курсларда укучылар янында маҗара эзләп, болгану-тулгану гадәте юк. Гомумән, тулай торакта берәү дә сәбәпсез селкенеп йөрми. Болай да укудан соң гына арып кайтабыз, көн дә 4–5 пар дәрес. Аннан соң тау хәтле сыйныфтан тыш чаралар көтеп тора. Спорт секцияләренә йөрибез, төрле бәйрәмнәргә әзерләнәбез.
Күренеп тора: Риязга монда уку бик ошый. Моннан тыш, ул уңайлы яшәү шартларына да куанып туя алмый.
–Тулай торакта  блок системасы.  Ул  шулхәтле заманча итеп төзелгән: бусагадан атлап керүгә, бөтен дөнья мәшәкате тышта кала. Ике-өч кешелек иркен, якты бүлмәләрдә теләсәң – телевизор кара, теләсәң – китап укы. Тәрәзәдән Идел елгасы, Ослан таулары күренеп тора, – дип рухланып сөйли егет.
 Ризыкларны саклау өчен  бүлмә саен суыткыч бар икән.  Ашау-эчү бушлай оештырылганлыктан, курсант үзе таныганча, «башта бер кайгы юк, укы гына». Укуга бөтен күңелен салган курсант буларак, Рияз әти-әниләре янына Әлмәткә бары тик Яңа елга гына кайта алган. Кавышу шатлыгын да яшереп тормады егет:
–Шундый сагынып кайттым үзләрен. Алар да, армиядән кайткан солдатны каршы алган кебек, кочак җәеп каршылады, – диде ул, бәхетле мизгелләрне искә төшереп.
Ул укый торган беренче курста  9 нчы сыйныфтан соң  килүчеләр– 50 булса, урта белемлеләр төркеменә   25 егет һәм кыз кабул ителгән. Алар арасында чит ил студентлары да бар икән.

Тренажёр залыннан – капитан мәйданчыгына
Университет филиалына тулы урта белем белән килүчеләр бүген үк инде үзләрен киләчәктә диңгез-океаннар кичәчәк югары белемле офицерлар, кораб төзүчеләр итеп күз алдына китерәләр. Филиалда  барлыгы 586 студент белем алса, киләсе елда аларның саны 50 гә артачак.
Университет, судно йөртүчеләр, механиклар, электромеханиклар, кораб төзүчеләрдән кала, тармакны югары квалификацияле инженерлар, техниклар һәм эшче һөнәрләр – матрослар, шкиперлар, моторчы - рульчеләр, кранчылар, пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр һәм башка төр хезмәткәрләр белән тәэмин итә. Мондый кадрларның халык хуҗалыгы өчен әһәмияте зур булганга, филиалдагы киң колачлы төзелеш максатчан федераль программа буенча алып барылган, аны башкарып чыгуда ТР Президенты, Россиянең Транспорт министрлыгы ярдәме дә зур булган. Билгеле инде, филиал директоры Ильяс Сәлаховның хезмәтне дөрес оештыра белүе максатка тиз вакыт эчендә ирешү мөмкинлеге биргән.
Шундый шартлар тудырылган  уку йортына үсмерләрне романтика, яшьлек хыяллары гына түгел, киләчәккә ышаныч та тартып китерә.  Бирегә курсантлар, Татарстаннан һәм Идел буе төбәкләреннән генә түгел, бөтен Россиядән туплана. Марий Эл, Удмуртия,  Башкортстан, Киров өлкәсе, Түбән Новгородтан килгәннәр янына Азәрбайҗан, Төрекмәнстан егетләре өстәлгән. Киләсе елга Тунистан, башка гарәп илләреннән килергә теләк белдерүчеләр бар икән. Беренче каттагы капитан күперчеге урнашкан тренажёрлар залында танышкан студентлар арасында да төрле як вәкилләре бар иде. Имтиханга әзерләнүче бу егетләр – диңгез корабларында капитан булу турында  хыялланучылар. Казаннан Андрей Артемьев кнопкага басып,  диңгез офыклары күренеп торган экранда «дулкыннар»  кузгатканнан соң, руль белән ничек тә «корабның» тигезлеген саклап, «дулкыннарны» кистереп барырга тырыша. Туладан килгән Владимир Воробьёв  белән Башкортстан егете Дмитрий Чукаев Идел елгасы картасыннан судно белән ярлар, торак пунктлар арасындагы  ераклыкны өйрәнә.
–Су өстеннән караганда,  бар да якын күренгән кебек, – ди алар. – Әмма ераклыкны җир өстеннән генә дөрес чамаларга була, су алдалый ул. Шуңа күрә безгә су өсте ераклыгын үлчәү осталыгына җентекләп өйрәнү мөһим.
Елгачылар аудиторияләрдә генә үсә икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Тәгълими белемнәр, сүз дә  юк,  барлык һөнәрләрнең нигезе булып санала. Әмма курсант үзен чын диңгез сәяхы итеп тойсын һәм  дөрес һөнәр сайлавын аңласын өчен, аңа чын корабта елгалар, диңгезләр кичеп кайту кирәк.   Егетләр аны шундый түземсезләнеп көтә!   Практика вакытында курсантларны  штатлы вазифага урнаштыралар, алар законлы рәвештә хезмәт хакы ала. Курсантларның шул көннән һөнәри  стажлары башлана. Директорның укыту-методик эшләр һәм конвенцион әзерлек буенча урынбасары Илсөя  Тимербулатова сүзләренә караганда, ИДСТУның Казан филиалы курсантларга йөзү практикасы үтү өчен елга киңлекләрен ачарлык судночылык компанияләр белән килешүләр төзегән.
–Безнең студентлар, бигрәк тә чыгарылыш курсантлары, елга судночылыгында гына түгел, диңгезләр аша чит илләргә йөрүче пароходчылыкларда да рәхәтләнеп эшли, – диде ул,  үз укучылары белән горурланып. – 2020 елда Казан филиалын, беренче тапкыр, «Сыек табигый газ белән эшләүче энергетик  механизмлы пассажир судносында хезмәт итү өчен» программасы буенча укыган ике төркем курсант тәмамлады. Әлеге белгечләр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар заводы» АҖ базасында төзелгән «Чайка» күңел ачу- экскурсия пассажир  теплоходы өчен махсус әзерләнде. Мондый судно Россиядә бердәнбер! Узган ел ике группа Мәскәү һәм Санкт-Петербург калаларында практика узып кайтты. Пермь дә безгә үз йортыбыз кебек, җәй саен Кама пароходчылыгына берничә төркем егет һәм кызларыбыз эшкә барып кайта.
Әмма студент булу – ул  әле яхшы укып, һөнәр алу гына түгел, яшьлеккә хас  дәрт ташып торган актив тормышта кайнау да! Уку йортында баскетбол, волейбол,  өстәл теннисы кебек спорт секцияләре эшли. Монда хәтта хәрби дирижёр, майор Виктор Карасёв җитәкчелегендәге тынлы оркестрда шөгыльләнергә мөмкин. Яшьләр  күп кенә тармак ярышларында актив катнаша: 2017 елдан бирле WorldSkills стандартлары буенча үткәрелгән Бөтенроссия чемпионатларында филиал студентлары призлы урыннар яулый. Узган ел Түбән Новгород шәһәрендә үткән «ЯлФест–2021» фестивалендә Идел буе шәһәрләрендәге уку йортларында белем алучы елгачы курсантлардан тупланган 10 команда арасында казанлылар абруйлы өченче урынны яулауга ирешкән. Студентлар һәм педагоглар елның-елында уку корпусларының һәм лабораторияләрнең заманчалаша баруын, хәзерге буын тренажёр комплекслары барлыкка килүен укыту-тәрбия сыйфатының яхшыруына китерә дип саный. 2018 елда филиал  ирешелгән уңышлары өчен «Тармак лидеры» дипломы белән бүләкләнгән.
Девятаев рухы
2019 елда исә елгачы-диңгезчеләр әзерләүче уку йорты тарихында горурланып искә алырлык вакыйга була: аның курсантлары тәүге тапкыр Кызыл мәйданда Бөек Ватан сугышы истәлегенә уздырылган Җиңү парадында катнашканнар. Бу – һичшиксез, заманында Казан елга техникумы дип аталган уку йортын тәмамлаган данлыклы якташыбыз  –
 Советлар Союзы Герое  Михаил Девятаевка күрсәтелгән ихтирам билгесе дә. 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, техникумның ике йөздән артык кешесе – укытучысы һәм укучысы үз теләкләре белән  фронтка китә. Алар арасында 1938 елгы чыгарылыш вәкиле Михаил Девятаев та була. Бер төркем әсирләр белән фашист самолётын кулга төшереп, аны туган илгә алып чык-кан каһарманга хөрмәт, вакытлар узу белән, арта гына бара.2006 елда вузга әйләнгән уку йорты 2004 елдан  Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев исемен йөртә.
 Каһарман исемен йөрткән Казан елга техникумын Идел буе дәүләт су транспорты  университетына кушу, абруйлы статус өстәү белән бергә, югары уку йорты биеклегенә күтәрелерлек җаваплылык  та өстәгән. Нәкъ менә шундый чорда йөзләрчә «диңгез төеннәрен» чишү бурычы 50 елга якын гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог һәм алдынгы фикерле җитәкче Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховка тапшырыла. Республика җитәкчелеге монда аның башка урта һәм югары уку йортларындагы 30 еллык җитәкчелек тәҗрибәсен дә искә ала, билгеле.
Әлмәт районы Түбән Абдул  егете, Алабуга дәүләт институтын тәмамлагач, әлеге каладагы 2 нче мәктәпне татар гимназиясе итеп үзгәртүгә үзеннән күп көч куеп, элеккедән рус рухлы калада милли җанлы үзәк булдыруга ирешә. Туган ягына әйләнеп кайткач, аңа Әлмәт  сәүдә-икътисад  техникумы белән Әлмәт муниципаль институтын кушып, бер юнәлештә эшләүче уку йорты булдыру бурычы йөкләнә. Шулай итеп, күп баскычлы укыту системасын ул инде Казанга килгәнче үк үзләштерә. Аның нәтиҗәсе директорның 2017, 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Тармак лидеры» дипломнары белән бүләкләнүендә ачык чагыла.
–Хәзер Россия су транспортында глобаль үзгәрешләр ясау өчен стратегик карарлар кабул ителә. Бу тармакта эшләү  өчен яңача фикерли  торган, белемле яшьләрне тизрәк укытып өлгертергә кирәк, – дип сөйли Ильяс Рәхимҗанович. – Уку йорты белән тулай торакны берләштергән кампус шул зур эшләрнең юл башы булсын. Якын киләчәктә Несмелов урамындагы тузган биналар урынына инженерлык һәм транспорт инфраструктураларын берләштергән кампус төзеләчәк. Эшләрнең 50 процентын – федераль, яртысын республика казнасы финанслый. Һәр яңарышны үзебезнең республикада башларга омтылган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме булганда, анысын да уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам.
Тулай торакны үзе яшәргә теләрлек итеп кордыру, уку шартларын заманчалаштыруның иң алдынгы ысулларын куллану директор Ильяс  Рәхимҗан улы Сәлаховның педагоглык тәҗрибәсенә генә түгел, тормыш фәлсәфәсенә дә корылган. Менә нинди үзенчәлекле ул:
–Дөньяда иң көчле дуслык – диңгезчеләр дуслыгы. Диңгездә хезмәттәшеңне үзеңне, суны, диңгезне яраткан кебек яратырга кирәк. Су өстендә дуслыксыз исән-имин хезмәт итү, хәтта әйтер идем, сау-сәламәт калу мөмкин түгел. Безнең курсантлар шуны аңлап тәрбияләнергә тиеш. Үсмерләрнең үз-үзләрен тотышына, киеменә, сөйләменә нык игътибар итәбез. Моның өчен иң элек таләпне үз-үзебезгә куябыз. Корабта  һәр диңгезче капитаннан үрнәк ала.

Ирек Нигъмәти

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ