Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә «Нур» татар мәктәбе ачыла: беренче сыйныфка укучылар кабул ителә

1 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән «Нур» исемле яңа татар мәктәбе үз ишекләрен ачачак. Татар телендә белем бирүче урта гомумбелем бирү мәктәбендә...

1 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Әлмәт мөхтәсибәте башлангычы белән «Нур» исемле яңа татар мәктәбе үз ишекләрен ачачак. Татар телендә белем бирүче урта гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга, дөньяви фәннәрдән тыш, факультатив нигездә дин сабаклары да укытылачак. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Фото:  dumrt.ru Фото: dumrt.ru
«Нур» мәктәбендә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Хәзерге вакытта беренче сыйныфка укучылар кабул итү игълан ителде. 2018-2019 уку елында 15 ир бала һәм 15 кыз бала кабул итү планлаштырыла. Мәктәп Әлмәт шәһәре, Волгоградская урамы, 20 нче йорт адресы буенча Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге белән янәшә урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: +79272485802.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июлендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында мәктәптәге ремонт эшләре, уку өчен шартлар һәм «Нур» мәктәбенең уку-укыту программалары белән танышты. Бинаны төзекләндерү дәвам итә.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ