Логотип Магариф уку
Цитата:

Елый белеп еласаң... мәктәпле дә буласың

Хәтерләсәгез: быел кышын Казан тирәсендәге Питрәч районына караган Көек авылы балалары үзләрендә мәктәп булдыруны сорап, карга ятып, үзгә акция уздырганнар иде. Җирле түрәләр арасында моны ата-аналар...

Хәтерләсәгез: быел кышын Казан тирәсендәге Питрәч районына караган Көек авылы балалары үзләрендә мәктәп булдыруны сорап, карга ятып, үзгә акция уздырганнар иде. Җирле түрәләр арасында моны ата-аналар махсус оештырды диючеләр дә булды. Тик Көек балаларының зары массакүләм мәгълүмат чаралары аша Мәскәүдәгеләргә дә барып иреште.
Ә инде, үз заманында Тукаебыз язганча, «тотса Мәскәүләр якаң...» селкенмәс җиреңнән селкенерсең. Шулай булып чыкты да: Питрәч районы түрәләре дә, республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән Көек җирлегендә 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзергә тотынып, аны быелгы яңа уку елына өлгертергә сүз бирде. Биредә бүген чын мәгънәсендә кызу «урак өсте»: инде тышкы кыяфәтенә карап та, Көек мәктәбенең күп кенә Казан мәктәпләрен дә көнләштерердәй булачагын күзалларга мөмкин. Исеме заманча: «Алгоритм» дип йөртеләчәк. Бу көннәрдә мәктәпкә укучылар туплау бара. Инде «Светлый», «Яңа Көек», «Яшьлек» торак комплексларында һәм Көек авылында яшәүчеләрдән генә дә 700 гариза алынган. Иртәгә исә Богородский, Яңа Салмачы авыллары ата-аналарыннан балаларын биредә укыту өчен гаризалар  кабул итү оештырыла. Ә якшәмбе көнне башка адреслар  буенча яшәүчеләр, Көектәге «Алтын балык» балалар бакчасына килеп, документларын тапшыра ала. Аннан алдагы атналарда  ата-аналардан документларны һәр атнаның сишәмбесендә иртәнге якта  кабул итәргә җыеналар.

Бер уйласаң, Питрәч районындагыдай елның-елында башкалабыз мәктәпләренә тиң заманча белем йортлары республикабызның тагын кайсы төбәгендә салына. Юк бит! Узган ел Питрәчнең Царево торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән Г.Камалиев исемендәге күп профильле лицей сафка баскан булса, быел исә, алда әйткәнебезчә, Көек халкы «Алгоритм» лицееның өй туен уздырырга җыена. Казанга терәлеп торуының Питрәчкә файдасы бар шул.
                       Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ