Логотип Магариф уку
Цитата:

Фән олимпиадалары җиңүчеләренә бай мәктәп

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбендә 67 укучы гына укыса да, район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларының 16 сында катнаштык. Укучыларыбыз төрле фәннәрдән 13 тапкыр җиңүче булдылар, 11...

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбендә 67 укучы гына укыса да, район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларының 16 сында катнаштык. Укучыларыбыз төрле фәннәрдән 13 тапкыр җиңүче булдылар, 11 призлы урын яуладылар. Ә өч укучыбыз Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында катнаштылар. Ә XI сыйныф укучысы Энҗе Галимова химия фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында призлы урынга лаек булды. Укытучыларыбыздан 3 җиңүче һәм 4 призлы урын алган укучыларны әзерләгән химия һәм биология укытучысы Нәбиуллина Галия Гыймран кызын, шулай ук 4 җиңүче һәм 2 призлы урын алган укучыларны әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галимов Илнур Вәлит улын аерып билгеләп үтәсем килә.
Дамир НӘБИУЛЛИН,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ