Логотип Магариф уку
Цитата:

Индус Таһиров: «Үткәннәребездән сабак алып»

Яңа гына табадан төшкән, көзен илебездә үткәреләчәк җанисәп уңаеннан нәшер ителгән китап-җыентык гади генә «Үз җиремдә – үз телем» дип аталган. Икенче төрле аны татар халкына мөрәҗәгать дип тә атарга...

Яңа гына табадан төшкән, көзен илебездә үткәреләчәк җанисәп уңаеннан нәшер ителгән китап-җыентык гади генә «Үз җиремдә – үз телем» дип аталган. Икенче төрле аны татар халкына мөрәҗәгать дип тә атарга мөмкин.

Телебезне, милләтебезне саклыйк, халык саны алганда, бернинди янауларга, хәйләләргә, бутарга тырышуларга карамастан, татар булып язылыйк, иманыбыздан, кыйблабыздан тайпылмыйк, яшь буында милли, тарихи үзаң тәрбиялик! Бер җөмлә белән әйткәндә, бу җыентыкка кергән язмаларның – тезмә һәм чәчмә әсәрләрнең эчтәлеге шушы чакыруга сыйган да беткән.
И туган тел, үпкәләмә,
Син инде матур түгел,
Чит телдә сүгенә торгач,
Пычраттык сине бүген, – дип яза әнә олпат шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин.
«Кадерле милләттәш! Кайда гына яшәсәң дә, нинди генә эшләр башкарсаң да, онытма: җанисәп – ул милләтнең кем икәнен, аның куәтен раслаучы гамәл. Аллаһ һәр кавемне тулы көченә яшәсен дип яраткан, аңа үз-үзен саклау, камилләшү һәм барлык халыклар белән дус яшәү, аларга карата бары тик игелекле гамәлләр кылу миссиясен йөкләгән. Син, җанисәптә үзеңнең татар икәнлегеңне раслап, шушы бөек миссияне тормышка ашыручылар сафында  икәнеңне күрсәтәсең», – дип өнди танылган язучыбыз Фоат Садриев.
Бу җыентыкта классик әдипләребез белән беррәттән һәвәскәр шагыйрьләргә дә, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче җәмәгать эшлеклеләренә дә сүз бирелде. Бер генә таләп – язганың ихлас булсын! Әлбәттә инде, якты дөньядан үткән бөекләребезнең иҗатын да читтә калдыра алмадык. Бу  – табигый дә. Аларның рухы  бүген дә безне дәртләндереп, канатландырып тора, – ди бу күркәм эшкә хәер-фатиха бирүчеләр.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ