Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган "Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм вазифаларым" дигән парламент укулары кысаларында узган республика конкурсларында җиңүч...

Бүген Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышланган "Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм вазифаларым" дигән парламент укулары кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
"Вакыт парламент дәресенең кирәкле булуын күрсәтте. Мәктәпкә депутатның килеп, Конституция, сәяси тормышның заманча үзенчәлекләре, хокуклар һәм бурычлар турында сөйләве балаларда зур кызыксыну уята. Мин үзем дә парламент дәресләрендә катнаштым. Һәм үзем өчен нәтиҗә ясадым: балалар кызыксынучанлык күрсәтәләр һәм гади булмаган сораулар бирәләр. Мондый дәресләргә укытучылар арасында да ихтыяҗ зур булды", - диде парламент җитәкчесе.

Татарстанда мәгариф системасы аерым хөрмәткә лаек, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. «Күпмилләтле республикада туган телләрне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Балаларыбызның ике-өч телдә сөйләшүләре бик күңелле. Күп тел белү аларга бары уңыш кына алып киләчәк", - дип билгеләп үтте ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда барлык милләт вәкилләренә хөрмәт белән каравын, аларның барысына да белем алу һәм эшкә урнашу өчен тигез шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова фикеренчә, бүген һәр баланың язмышы педагогның осталыгына һәм зирәклегенә бәйле. «Безнең тармакта 50 меңнән артык укытучы һәм тәрбияче эшли. Без кадрлар белән горурланабыз, педагогларыбызны кадерлибез. 11 ел дәвамында һәр бала, ФДБС нигезендә, мәктәптә 11 меңнән артык дәрес уза. Һәм без кайсы дәреснең бала язмышына йогынты ясавын белмибез. Шуңа күрә тәрбия эшен һәм уку эшчәнлеген берләштерергә кирәк", - диде ул.

Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Проект укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән. Ул инде 2009 елдан бирле тормышка ашырыла һәм төрле форматта – дискуссия клублары, депутатлар белән очрашулар, лекцияләр, эшлекле уеннар, викториналар, мәктәп парламентлары утырышлары һ.б. уздырыла.

Ел саен Парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре буенча республика конкурслары үткәрелә. Быел алар 1 февральдән 31 мартка кадәр 11 номинация буенча узды. Социаль челтәрләрдә рәсем, иншалар, эссе, мәгълүмати роликлар, мәктәп проектлары һәм медиаконтент конкурсларының республика этабында 1–1 нче сыйныфларда белем алучы 374 укучы, 43 педагог дәресләр һәм класстан тыш чаралар методик эшкәртмәләрен тәкъдим итте. Быел мәктәп укучылары өчен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә парламент дәресендә иң яхшы медиаконтент конкурсы үткәрелде.

Фәния Лотфуллина


Фото: gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ