Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады. «Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халык...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады. 
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм.
Бу истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклау проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә гамәлгә куелган иде. БМО Генераль Ассамблеясы башлангычны хуплады һәм бу бәйрәм җир шарының бөтен почмагында да билгеләп үтелә", - дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул телләр вәзгыятенең һәрдаим үзгәреп торуына басым ясый: "Хәзерге вакытта дөньяда җиде меңнән артык тел һәм диалект исәпләнелә. Ләкин, барлык тереклек кебек үк, аралашу теле дә яшәүдән туктарга мөмкин. Соңгы вакытта аларның саны кими бара һәм күпчелегенә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Бу – билгеле бер дәрәҗәдә коммуникацияләр үсешенә, глобальләшү басымына, халыкның миграциясенә бәйле һәм бөтен дөньяны борчый торган мәсьәлә".
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Россия дәүләте күпгасырлык тарихы, үз лингвистик мохите һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган йөзләгән халык өчен туган йортка әверелгән. "Дәүләтнең күптеллелекне булдыру һәм аңа ярдәм итү буенча максатчан адымнары, законнар чыгарып җайга салуы, җәмәгатьчелекнең бу өлкәдәге эшчәнлеге аеруча мөһим", - дип искәртеп үтә Татарстан халыклары Ассамблеясы Рәисе.
"Кадерле дуслар! Беркайчан да үз тамырларыгызны онытмагыз, чөнки Туган телне сөймичә, Туган илне яратып булмый. Күпмилләтле республикабызда яшәүче һәркем өчен бу көн һәрвакыт Тынычлык, Мәрхәмәтлелек һәм Татулык бәйрәме булсын!", - диелгән Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында».

Фото: gossov.tatarstan.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ