Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озату

Кичә татар җәмәгатьчелеге язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән бәхилләште. Якыннары аны Республика клиник хастаханәсе моргыннан озатты.Туганнары сүзләренчә, күптән түгел Фәйрүзә Мөслимовага операция...

Кичә татар җәмәгатьчелеге язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән бәхилләште. Якыннары аны Республика клиник хастаханәсе моргыннан озатты.
Туганнары сүзләренчә, күптән түгел Фәйрүзә Мөслимовага операция ясаган булганнар, һәм ул комадан чыга алмаган. Операциягә кадәр шактый вакыт үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булган. Коронавирус аркасында үпкәләре 90 процент зарарланган булган.
Кичә соңгы юлга озату чарасында туганнары, хезмәттәшләре, дуслары бар иде. «Без аның белән якташлар да булдык, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күрше йортларда бергә яшәдек. Еш кына филармониядә, Камал театрында кичәләрдә бергә очраша идек. Аның вафаты турындагы сүз бик көтелмәгән булды», — диде Ләбиб Лерон.
«Авырганын белә идек. Бер ай дәвамында тыныбыз белән үлем тырнагыннан суырып алырдай булып яхшы хәбәрләр көттек. Кем-кем, Фәйрүзә җиңәр дип өметләнә идек… Шундый көчле, акыллы, тәвәккәл, һәрчак ярдәм итәргә әзер, башкаларны сөендерергә ашыгучы Фәйрүзә бит ул!» — дип уртаклашты 80 нче еллардан ук Фәйрүзә Мөслимова белән бергә эшләгән Эльмира Закирова.

Ул соңгы тапкыр 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова кичәсенә бергә барганнарын исенә төшерде.
«Үз җаена, беркемне борчымыйча, мәшәкатьләмичә, артык нәфселәнмичә, хөсетләнмичә, тормышында, эшендә дә тыныч кына яшәгән кеше. Бәхил булып кит!» — дип саубуллашты Гөлзадә Бәйрәмова.
Бик күпләр аны «туганнарыңа да әйтә алмый торган сүзләр була, ул шул сүзләрне тыңлый алган, төрле темага сөйләшеп, киңәшеп була торган кеше иде, юлда да яхшы иптәш була белде» дигән сүзләр белән бәяләде.
Фәйрүзә Мөслимованы Самосырово зиратында җирләделәр. 
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ