Логотип Магариф уку
Цитата:

«Фәйзуллин йөзүләре»нә барасызмы?

Быел Фәйзуллин йөзүләре Мамадыш шәһәрендә 14 август көнне узачак. Татар язучылары традицион әдәбият һәм спорт бәйрәменә әзерләнә.«Быел «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме Нократ е...

Быел Фәйзуллин йөзүләре Мамадыш шәһәрендә 14 август көнне узачак. Татар язучылары традицион әдәбият һәм спорт бәйрәменә әзерләнә.
«Быел «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме Нократ елгасында узачак. Ул 43 нче мәртәбә оештырыла», — дип хәбәр итә әлеге бәйрәмгә нигез салган халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
Бәйрәм быел Мамадышта халык шагыйре Зиннур Мансуров тәкъдиме белән уза. «Казаннан егермеләп кешедән торган делегация кайта. Алар арасында күренекле язучылар, артистлар һәм журналистлар бар», — ди Зиннур Мансуров.
Программа буенча язучылар башта Мамадышта Шәйхи Маннур һәйкәле янында районның әдәбият сөючеләр белән очраша. «Бу очрашуга безнең уртак максатларга хезмәт итүче кешеләр — әдәбият һәм мәдәният әһелләре җыела», — дип ачыклык кертте ул.
Аннары кунаклар җәяүләп Нократ буена төшә. Юл уңаеннан Туган якны өйрәнү музеена да кереп чыгу каралган. Яр буенда район тарафыннан төзекләндерелгән Яшьлек паркы бар — бәйрәмебез шушында булачак.
«Нократ суына башта Равил Фәйзуллин үзе кереп китәчәк. Башкалар — Казан кунаклары да, Мамадыш әдәбият сөючеләре дә аның артыннан кузгалыр», - дип тәгаенләде Зиннур Мансуров.
«Фәйзуллин йөзүләре» күп еллар Казансу буенда узды. Соңгы елларда ул Яшел Үзән, Арча һәм Бөгелмә районнарында оештырылды.
Чыганак: Татар-информ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ