Логотип Магариф уку
Цитата:

Фидакарь мөслимә

Башкалабызның “Ярдәм” мәчетендә Әлмира ханым Әдиятуллинаның елына багышлап Коръән мәҗлесе уздырылды. Каләмдәшебез Әлмира абыстайның тормыш юлын яктыртуга багышланган “Фидакарь мөслимә” китабын тәкъдим...

Башкалабызның “Ярдәм” мәчетендә Әлмира ханым Әдиятуллинаның елына багышлап Коръән мәҗлесе уздырылды. Каләмдәшебез Әлмира абыстайның тормыш юлын яктыртуга багышланган “Фидакарь мөслимә” китабын тәкъдим итү кичәсе буларак та үткәрелде ул.

Кичәдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Казан шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Гадел” мәчете остазбикәсе Гөлфәния Җәләлиева, журналистлар Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова, Роза Туфитулова, Әлмира ханымның бертуган энесе Рубис ага, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов хатирәләре белән уртаклашты. Вәсилә ханым Рәхимова Әлмира ханым турында истәлекләр китабын ничек туплавын, Казан шәһәре Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм Илдар хәзрәт Баязитов ярдәмендә нәшер итүен хәбәр итте.
Әлмира ханым вафат булганнан соң, Фәрит Мифтахов Конгрессның Казан бүлеге тарафыннан Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия булдырылуы, мөселманнарыбыз, дини тормыш турында актив язган журналистларга шул бүләген тапшырачагын хәбәр иткән иде. Кичә вакытында ул шундый өч журналистка – Мөслимә Шәфыйкка, Вәсилә Рәхимовага һәм Рәшит Минһаҗга шул бүләген тапшырды.

Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ