Логотип Магариф уку
Цитата:

Фото – истәлек кенә түгел

Хәзер бөтен кешенең кулында телефон. Ул инде сөйләшү өчен генә түгел, ә адәм баласының һәр баскан эзен, тормышындагы кабатланмас мизгелләрен фото- һәм видеоматериал хәлендә «теркәп» баручы да. Ягъни т...

Хәзер бөтен кешенең кулында телефон. Ул инде сөйләшү өчен генә түгел, ә адәм баласының һәр баскан эзен, тормышындагы кабатланмас мизгелләрен фото- һәм видеоматериал хәлендә «теркәп» баручы да. Ягъни төшерә беләсеңме-юкмы дип тормады телефон – һәрберебезне, фотограф-видеооператор итте дә куйды. Бер караганда шәп бит! Ә менә профессионалларның фикере башкачарак: «Социаль челтәрләр «чүп» белән тулды. Фото яки видео төшерәм дип телефон төймәсенә басканчы, син иң беренче чиратта: «Моны башкаларга җиткерүнең хаҗәте, мәгънәсе бармы?» – дип уйларга тиеш. Хәзер эфирда болай да хаос шул дәрәҗәгә җитте ки, кайчагында берни дәшмичә, тып-тын каласы килә», – ди алар. Бу очракта, миңа калса, алар бер нәрсәне – үзләренең дә кайчандыр өйрәнчек булып йөрүләрен, осталыкка үз ялгышлары аша ирешүләрен онытып җибәрә шикелле.

https://www.youtube.com/watch?v=4LBu2pXLt4w
Бүген без яшь фотографларга ярдәм йөзеннән өр-яңа проект ачып җибәрәбез. Аны ел дәвамында ТР Фотографлар берлеге рәисе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, фоторәссам-репортёр Рамил Якуб улы ГАЛИЕВ алып барачак. Ул – СССР вакытында ук танылу алган осталарның берсе. Туган шәһәре Чиләбедә профессионал журналистлар арасында узган бәйгедә I урын алганда (1985), аңа әле нибары 27 яшь була. Фотографның «Советское фото» журналында эшләре пәйда булу да әлеге вакыйга белән бәйле. 1990 елда «Отчий дом» конкурсында I урын яулавы шулай ук эзсез үтми – автомат рәвештә СССР Фотографлар берлегенә кабул ителә. Мәскәүдә узган «Пресс фото России» бәйгесе (2003) аңа шулай ук уңыш китерә: «Көндәлек тормыш – фотография» категориясендә II урын! Шул рәвешле, елныкын-елга саный барсаң, алар шактыйга җыелыр иде. Татарстанда өч рәттән беренче урынны яулаган чаклары да була егетнең. Озын сүзнең кыскасы дигәндәй, мәйдан тотучы фото остасы белән безнең якыннанрак танышу мөмкинлеге бар.


 


 

Фото: Рамил ГАЛИЕВ
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ