Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Хәсәнова: «Конкурста өченче тапкыр катнашканнан соң гына финалга чыктым»

«Авыл укытучысы - 2020» бәйгесендә икенче урынны яулаган Биектау муниципаль районы Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Хәсәнова конкурста катнашуы һәм җиңүгә ничек ирешүе...

«Авыл укытучысы - 2020» бәйгесендә икенче урынны яулаган Биектау муниципаль районы Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Хәсәнова конкурста катнашуы һәм җиңүгә ничек ирешүе турында редакция белән бүлеште.

– Гүзәл Ирековна, конкурста катнашу идеясе ничек туды?
– «Мәгариф» журналын күп еллар алдырып киләм. Журнал үткәреп килгән бәйгеләр белән дә танышмын. Бу бәйге шартлары ничектер күңелгә якын, эссе өчен бирелгән темалар, аларда күтәрелгән проблемалар бүгенге авыл мәктәбе, укытучысы өчен бик тә таныш. Шуның өчен бәйгедә үземнең көчемне сынап карыйсым килде.
– Конкурста алган хис-кичерешләрегез?
 – Конкурс 6 ай дәвам итте. Әлбәттә, үз өстемдә  күп эшләргә туры килде. Ә бу үз чиратында педагогик осталыкны арттыра. Мин бу бәйгедән бик канәгать. Финалда катнашучыларның берсе әйткән иде: «Мондый бәхет гомергә бер генә килә»,– дип. Бу чыннан да шулай. Хәйран вакыт узса да, әле дә танып, сез бит «Авыл укытучысы-2020» бәйгесендә катнашучы, диләр. Бу – гади авыл укытучысы өчен бик күңелле күренеш.  Форсаттан файдаланып, конкурсны оештыручыларга пандемия шартларында да бәйгене оештыра алуларына олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Конкурста алган хис-кичерешләр күңелләрдә озак сакланыр дип уйлыйм.
– Катнашучыларга нинди теләкләрегез бар?
– Мин үзем конкурста өченче тапкыр катнашканнан соң гына финалга чыктым. Шуңа күрә бәйгедә катнашучыларга төшенкелеккә бирелмәскә, кайчан да булса уңыш киләчәгенә ышанырга чакырам.
Хөрмәтле укытучылар! Конкурсның беренче этабы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. 31 майга кадәр иҗади эшләр (эссе) көтеп калабыз сездән!
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Юлия Калинина фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ