Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Тукай әдәби музеенда кандидатлар очраша

 «Әйдә халыкка хезмәткә!» 31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2022 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип ата...


 









«Әйдә халыкка хезмәткә!» 31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2022 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла. Ел саен март-апрель айларында Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде. Г.Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Бу хакта Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

 

Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак. Исегезгә төшерәбез, Тукай премиясенә 2022 елда кандидатлар итеп «Яну дәверләрендә» (ТКН, 2013), «Вөҗдан үре — йөрәк түре» (ТКН, 2016) китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина; «Җил көймәсе» («Мәгариф», 2009), «Әкиятче малай» (ТКН, 2016) китаплары өчен Ләбиб Лерон; тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» (2015), «Дальние луга», избранная лирика (2017), «Мои поэмы» (2019), «Причастие», избранная лирика (2020) әсәрләр циклы өчен Николай Алешков; Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен Марат Кәбиров; «Уч төбендә–яшен» («На ладонях–молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен Рашат Низамиев; «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен Йолдыз Шәрапова; Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр); Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле (Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актёр): Әлмәт театрының «Кибет» спектакле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов); «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен «Әлиф» берләшмәсе (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев); «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров; татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен Кадим Җәмитов; «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен Илһам Байтирәк; музыкаль җыентыклары өчен Риф Гатауллин; тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен Фаяз Хуҗин; татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен Раилә Гарипова; милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен Рифхәт Якупов; «Казань. Кинематограф. Из века в век (1897–2014 гг. г.) китабы өчен Елена Алексеева; Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен Фирдәвес Ханов тәкъдим ителә. Керү ирекле.







Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ