Логотип Магариф уку
Цитата:

Габделфәт Сафин җырчы булу өчен уку мәҗбүри түгел дигән фикердә

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин фикеренчә, җырчы булу өчен укырга кирәкми. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» хәбәр итә.“Җырчыга уку дигән сүзтезмә бар. Минем күңелемә хас нәрсә түгел бу. Тук...

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин фикеренчә, җырчы булу өчен укырга кирәкми. Бу хакта ул бүген «Татар-информ» хәбәр итә.
“Җырчыга уку дигән сүзтезмә бар. Минем күңелемә хас нәрсә түгел бу. Тукайны уятып: “Тукай, давай, тор. Монда шагыйрьләр академиясе ачылды. Син әле 300 генә шигырь язып киттең. Шунда укып чыксаң, гений буласың!” дисәләр. Ни үзгәрә? Андый шагыйрьләр институты юк бит. Кем шагыйрьгә укый – берәү дә. Художникка укытмыйлар. Бакый Урманче булу өчен дә укытмыйлар.
Операга кирәк укырга – кирәк. Төрле инструментларда уйнау өчен музыкантларга кирәк. Җырчыга уку – минем өчен - чит, ни әйтергә дә белмим мин”, - диде җырчы.
Габделфәт Сафин фикеренчә, җырга сәләт кешегә җан иңгәч тә билгеле була.
Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ