Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукай эзләрен саклаган Арча җирендә быел шигырь бәйрәме ничек үтте?

Татар халкының сөекле улы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукай үзенең варисларын ел саен ташулар агып, бар табигать яшәрә башлау белән туган якларына дәшеп кайтара сыман. Элекке Казан...

Татар халкының сөекле улы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукай үзенең варисларын ел саен ташулар агып, бар табигать яшәрә башлау белән туган якларына дәшеп кайтара сыман. Элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килгән, язмыш сынавына дучар булып, кечкенәдән дөм ятим калган Мөхәммәтгариф улы Габдулланы якыннары, авылдашлары, милләттәшләре тормыш чүплегенә чыгарып ташламаганнар. Әйтерсең лә чордашлары бу баланың болгавыр, бөек халкына тугры хезмәт итүче асылзат, милләт улы – Габдулла Тукай булачагын алдан сизенгәннәр. Сабый чагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздырган, авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алырга өлгергән, үсә төшкәч Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбиягә алынган Габдулла чыннан да үзен татар милләте өчен хезмәт итүгә әзерли. Белем алуын дәвам итә, төрле халыкларның әдәби мирасы белән таныша, шигырьләр, чәчмә әсәрләр иҗат итә. XX гасыр башында илдә барган вазгыять Тукай тормышына, дөньяга карашына да яңа сулыш өрә, аның иҗат офыклары киңрәк ачыла бара. Ул зыялы затлар белән аралаша, халык арасында, тормышның эчендә кайный. Тукай кыска вакыт эчендә бөек шагыйрь, каләм остасы буларак танылу ала, исән чагында ук Габдулланы татар халкы үзенең сөекле улы итеп кабул итә. Аның шигъри тәлгәшләре китап битләренә күчеп зур тираж булып басылып чыга, башка халыклар телләренә дә тәрҗемә ителә.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләрен саклаган Арча җирендә, Яңа Кырлай авылында олуг әдипнең туган көне уңаеннан быел кабат Шигърият бәйрәме үтте. Анда катнашучы әдәбият-сәнгать әһелләре үзләренең чыгышлары, Тукайны югары күтәреп искә алулары, әдипнең халкына калдырган бай әдәби һәм мәдәни мирас хәзинәсендәге әсәрләрен башкарып, тамашачыларның күңелләрен җырга-моңга күмеп олы бәйрәм ясадылар. Әлеге күркәм чара башта Арча төбәгеннән чыккан олпат язучыларның бюстлары урнашкан аллея каршындагы мәйданда узды.


Килгән кунаклар, әдипләр әлеге бәйрәм кысаларында «Тукай марафоны»нда катнашучы республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган дистәләгән йөгерешчене Арча үзәгеннән Яңа Кырлай авылына уңышлар теләп озатып калдылар. Бу төрле яшьтәге спортчыларның үз заманында авыр тормыш юлы узган әдипкә карата булган олы ихтирам билгесе иде. Йөгерү буенча 2006 елда Татарстан чемпионы булган, 2008 елда «Казан-Брюссель» марафонында катнашкан Кукмарадагы Лубьян урман көллияте физкультура укытучысы Рөстәм Гарифуллин старт алдыннан ярышка зур дулкынлану белән килүен белдерде. Үзе кебек 30-39 яшьлекләр арасында (үзе 35 яшьтә) 24 чакрым араны уңышлы үтәчәгенә ышандырып чабышка кузгалды, нәтиҗәдә икенче булып килде.

Арча үзәгендә бәйрәм чаралары тәмамланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлеге делегациясе составында килгән бер төркем әдипләр ихтирам йөзеннән Габдулла Тукай бюстена чәчәкләр куйдылар. Төркемнең алгы сафында традиция буенча Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең быелгы лауреаты – шагыйрь, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон булды. Тукайның Яңа Кырлай авылындагы музей-йортына кунакка килгәч тә, алар шундый ук рәхмәт хисләре белән Габдулла Тукай һәйкәлен кызыл канәфер чәчәкләренә күмделәр, музейдагы экспонатларны янә күздән кичерделәр, бирегә килгән мәктәп укучыларына үгет-нәсыйхәтләрен әйттеләр, татар халкының бөек улы, аның яшьлек еллары, иҗатына кагылышлы хатирәләре белән уртаклаштылар, туган телебезне саклау һәм төпле белем алырга, тырышып укырга кирәк икәнлеген янә ассызыклап үттеләр.

Шагыйрә һәм журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бу төркемдә кунакка килгән һәрбер әдип – Габдулла Тукай бүләге иясе, олпат шагыйрь Зиннур Мансуров, якташлары – язучы һәм галим, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, драматург Хәбир Ибраһим, шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗат юлын дәвам иттерүче кызы галимә һәм язучы Гәүһәр Хәсәнова белән таныштырып чыккач. «Бу көн сезнең күңелләрдә якты истәлек булып калсын, балачакта без бу әдипләр белән очрашкан идек дип, искә алырлык булсын», – диде.

Шигърият бәйрәменә җыелган әдипләр чын мәгънәсендә Тукай варислары булулары белән, Тукайлы халык уллары, кызлары булулары белән горурланулары аларның һәр чыгышында кызыл җеп кебек сузылып барды.

– Бу күрешү соңгысы булмас, без әле Тукай бүләге лауреаты Ләбиб Леронны Арча якларына очрашуга аерым көтеп калабыз, – диде әлеге чараларны оештыруны үзәгендә кайнаган Арча районы мәдәният идарәсе башлыгы Илфар Әюпов. – Әдәбият-сәнгать әһелләре белән иҗади очрашулар төбәгебездә даими булып тора. Якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың иҗат бәйрәмен әле шушы көннәрдә генә зурлап билгеләп үттек. Алдагысы – Тукай бүләге иясе Айдар Фәйзрахманов, аны тамашачы-якташларыбыз ул җитәкләгән фольклор иҗат төркеме белән бергә көтеп кала.

Тукаебыз һәр буынны яңа иҗатка рухландырып тора. Райондагы «Каурый каләм» берләшмәсе шигърияткә тартылганнарны берләштерсә, сәнгатькә һәвәс затларыбыз югары уку йортларында белем алып Мәдәният йортларында, авыл клубларында эшлиләр, араларында җырчылар, нәфис сүз осталары, төрле уен коралларында уйнаучы талантлы белгечләребез байтак. Алар яшьләрнең әйдәманнары, бергәләшеп районда һәм республикабызда уза торган төрле мәдәни чараларда катнашалар. Әлбәттә, бу эшләр район хакимияте башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улының даими кайгыртучанлыгын тоеп, аның актив катнашуында уза.


Альберт САБИР
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ