Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналист кызларга багышлап

«Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөхәррире Ирек НИГЪМӘТИ рәдакциядә эшләүче кызларга багышлап шигырь язды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бик шәп бүләк булды ул.   Сорасалар әгәр: бу җиһа...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөхәррире Ирек НИГЪМӘТИ рәдакциядә эшләүче кызларга багышлап шигырь язды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бик шәп бүләк булды ул.  
 
Сорасалар әгәр: бу җиһанда
Гүзәл затлар күбрәк кайда дип...
Күз алдына килә безнең кызлар,
“Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”.
Язса алар сүзен чарлап яза,
Телеп әйтә әйтәм дигәнен.
Гаиләсен барлап, тоеп яши
Милләтенә нәрсә кирәген.
Шундый безнең кызлар, карашлары
Явызлыкны кире борырлык.
“Мәгариф”тән алган гыйлем белән
“Гаилә һәм мәктәп” булырлык.
Безнең кызлар сөйсә, шашып сөя,
Йөрәкләргә сагыш салырлык -
Утлар ягып сөя, үзләре үк
Шул утларда янып калырлык.
Күмерләргә калып янырлык.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ