Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең май саны 

Апрель ае тууга татар халкы Тукай дөньясы белән яши башлый. Хәер, редакциябездә әлеге рух күпкә иртәрәк – гыйнвар аенда ук туды бугай. Елдагыча, традициягә әйләнгән «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгес...

Апрель ае тууга татар халкы Тукай дөньясы белән яши башлый. Хәер, редакциябездә әлеге рух күпкә иртәрәк – гыйнвар аенда ук туды бугай. Елдагыча, традициягә әйләнгән «Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе игълан ителде. Шул көннән алып, укучыларыбыз ясаган эшләнмәләрдә, рәсемнәрдә сурәтләнгән геройлар чолгап алды үзебезне. 200дән артык эш килде. Нәтиҗәләр ясау исә Тукай бәйрәмендә әйләнде. Бу хакта журнал битләрендә һәм magarif-uku.ru сайтындагы ямьле фоторепортажны карап инана аласыз.
Илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Георгий ленталары таратыла, балалар патриотик рухтагы шигырьләр ятлый, гаиләләр үлемсез полкка чыгу өчен фоторәсемнәрне барлый, санаулы гына калып баручы ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары, дулкынланып, дәһшәтле елларның хатирәләрен яңарта. Теләче районы Субаш авылында яшәүче ветеран, гомерен мәктәпкә багышлаган мөгаллим Иван Егоровның истәлекләрен исә журнал битләрендә мәңгеләштердек.
Төрле-төрле язмышларга бик бай булды бу сан. 120 еллык тарихы булган өч буын нефтьче Вәлиевләр династиясе; иҗатлары белән чит илдә дә популярлык казанган «НеЗаМи» ансамбленең күрмәүче яшьләре; балалары үсеп беткәч, һөнәр алыштырып, хыялын чынга ашырган, сәяхәт итеп, Австралиягә хәтле барып чыккан Раушания ханым... Әле тагын авылда яшәп, менә дигән тормыш алып баручы яшь гаиләләрне дә өстәсәк!
Кыскасы, алар хакындагы һәм башка язмаларны укып, уңганнардан үрнәк алыйк, матурлык тудыра белүчеләргә сокланыйк, сугыш еллары дәһшәте гыйбрәт булсын.
Киләсе яртыеллыкта да бергә калыйк. Журнал битләрендә укырга теләгән, үзегезне борчыган мәсьәләләр хакында безгә дә хәбәр итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ