Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» — Кыш бабай филиалы

Гыйнвар аенда «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш редакторы Галия Хәбибрахманова үзенең Инстаграм битендә ятим балалар өчен акча җыю турында игълан урнаштырган иде. Сәбәбе – аяныч язмышлы абыйлы-сеңелле...

Гыйнвар аенда «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш редакторы Галия Хәбибрахманова үзенең Инстаграм битендә ятим балалар өчен акча җыю турында игълан урнаштырган иде. Сәбәбе – аяныч язмышлы абыйлы-сеңелле Хәйбуллиннардан редакциягә килеп төшкән хат.

Декабрь аенда журналда «Кыш бабайга хат язам» рубрикасы астында конвертлар урнаштырылды. Аны балалар үзләре кисеп, ябыштырып, теләк-хыялларын язып, Кыш бабай почтасына җибәрергә мөмкин иде. Шундый хатларның берсе кире журнал редакциясенә кайткан.
Аны Шәледә яшәүче Данис Хәйбуллин җибәргән. Ул, ятим калып, әби-бабасы һәм бертуган сеңлесе Зәринә белән яшәвен һәм аларның иң зур хыяллары  телефонлы һәм ноутбуклы булу теләкләрен тәфсилләп язган.

Галия ханым һәм аның дуслары тарафыннан ике телефонга һәм ноутбукка җитәрлек акча җыела. Кыш бабай бүләген Данис белән Зәринәгә Шәле мәктәбе директоры Миңзифа Хәсәнова линейка вакытында тантаналы рәвештә тапшырган.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ