«Гаилә һәм мәктәп» журналының август саны нинди ул?

Гаилә булсын өчен ким дигәндә ике кеше кирәк. Ир-хатын, әни һәм бала, әби һәм оныкмы – барыбер. Гаилә ул – җәмгыятьнең иң кечкенә күзәнәге. Әлбәттә, ишле гаиләләр – җәмгыятьнең бизәге, мактанычы, горурлыгы. Журналыбызның яңа, август саны шундый бер затлы нәселнең ике гасыр көзгесендәге хәяты, көнкүрмеше хакындагы Илсөяр Хәйруллина язмасы белән ачыла.

   Гаилә  төшенчәсенә милләт яссылыгыннан да карап була. Әгәр милләттә катнаш гаиләләр күбәя, варис булыр дип көткәннәр башка халык теленә, диненә, яшәү рәвешенә күчә икән, әлеге бәндәләр башка кавемнәрне ишәйтү  өчен ашлама-тирес вазифасын гына башкара. Инде кайберәүләр, халкыбыз бик сыегая, катнаш никахлар илле процентка җитеп килә, дип чаң какса, шөкер, ТФА каршындагы Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова безне, республикадагы никахларның биштән бере генә катнаш гаилә, дип тынычландырырга ашыкты. Дөрес, тынычланырга иртә. Катнаш гаиләләрдә балалар күбрәк туа икән. Хәер, ул балаларның кем булып үсәчәге, кайсы милләтне сайлап алачагы безнең ихтыяр көченә бәйле. Әнә яһүдләр һәм әрмәннәр кем белән генә гаилә корса да, балалары яһүд яки әрмән итеп тәрбияләнә, ди этнологлар.  

Илебез мәгариф кырында ясалган үзгәрешләр, аерым алганда, РФ милли республикаларында яшәүче халыкларның телләрен укытуны ата-аналар ихтыярына бәйләп калдыру җәмәгатьчелектә, туган телләр язмышы өчен, зур борчылу уятты. Бу вәзгыятьтә ни-нәрсә эшләргә була дип, тарихчылар, этнологлар, социологлар да уйлана («Сыерчык оялары гына түгел, «тел оялары» да кирәк»).

Милләт дигәннән. Октябрь аенда илебездәге халыкларның  никадәр ишле булуын ачыклаячак җанисәп алу кампаниясе уздырылачак. Кайбер мөтәгалимнәр, хәсрәт чиновниклар, үз халыкларын ишлерәк итеп күрсәтү өчен,  татар халкын бүлгәләү, үз ишләре итеп күрсәтү эшенә тотынды. Тарихчы галимнәр Дамир Исхаков белән Илнар Гарифуллин менә шундый омтылышларга җавап бирә.

Әлбәттә, үзеңне кайсы милләт, нинди дин вәкиле итеп исәпләү мәсьәләсе беренче чиратта тәрбиягә бәйле. Детдом баласы Алексей Гусевның гыйбрәтле язмышы – моңа бер җитди мисал («Алмаз булырга ант иттем»).

Адәм баласына дини, милли тәрбия бирү белән беррәттә һөнәри белем бирү дә бик мөһим. Юкка гына халкыбыз, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз, дип әйтми. Саба аграр көллияте әнә шундый кулга тотып эшли торган һөнәр-белгечлек бирүе белән шөһрәт казанды («Университет ышыгындагы көллият»).

Кеше булган кешедә йөз кешенең эше бар, дип әйтергә ярата халкыбыз. Җәмгыятебез шундый «чын» кешеләре белән матур да. Бөек Ватан сугышы вакытында 88 яһүд баласын фашист коллыгыннан коткарып калган кырымтатары  Сәйдә Арифова язмышы –  фидакарьлек,  кешелеклелек үрнәге. Халыклар дошманы Сталин золымын да кичергән, сынмаган, сыгылмаган әлеге кардәшебез. «Бакчасарай кыйссалары» нда шул хакта бәян ителә.

   Бүген күп кенә галимнәр тарихи шәхесләребез – Чыңгыз хан, Батый хан, Мәхмүт хан тегенди, мондый булган дип фаразлый. Аерым алганда, Чыңгыз ханны зәңгәр күзле, җирән чәчле булган дип расларга тырышучылар бар. Әгәр шулай икән, ул, гомумән, европалы зат булып чыга. Хәер, бу җәһәттә һәркем үз фикерен тәкъдим итеп карарга хаклы. Әйтик, цифрлы портретлар ясау белән мавыгучы Айрат Газизуллин каһарман бабаларыбызны үзенчә күрә. Журналыбызның бу санында укучыларыбыз Айрат тәкъдим иткән фараз-сурәтләр белән таныша ала.

Рәшит МИНҺАҖ

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.