Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

8 июльдә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бүген татарстанлыларны әлеге бәйрәм белән ТР Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина котлады. «Бу  чагыштырмача яшь бә...

8 июльдә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бүген татарстанлыларны әлеге бәйрәм белән ТР Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина котлады. 
«Бу  чагыштырмача яшь бәйрәм, ул 2008 елда уздырыла башлады. Ләкин әлеге бәйрәм безгә ерак гасырлардан килгән һәм гаилә ныклыгын, мәңгелек мәхәббәтне, тугрылык, гаилә кыйммәтен символлаштырган.
Инде 100 елдан артык безнең илдә гаилә тарихлары һәм кеше язмышларының төп елъязмасы гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнары булып тора. ЗАГС  исеменнән барлык татарстанлыларны  күркәм, игелекле, гаилә бәйрәме белән котлый! Гаилә учагы җылысын, хисләр эчкерсезлеген һәм кешелек мөнәсәбәтләренең гармониясен кадерләп саклавыгызны телим! Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар тормышка ашсын! Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!», - диелә котлауда.
Гөлшат Нигъмәтуллина белән интервью «Гаилә һәм мәктәп» журналының июль санында дөнья күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ