Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»: июнь саны 

«Гаилә һәм мәктәп» журналының «Үрнәк гаилә» сәхифәсендә Ульяновск өлкәсендә яхшы таныш Рамис Сафин гаиләсе турында язма урын алган. Шуннан бер өзек: «Гаилә архивында ике ел дәвамында дуслар арасында й...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының «Үрнәк гаилә» сәхифәсендә Ульяновск өлкәсендә яхшы таныш Рамис Сафин гаиләсе турында язма урын алган. Шуннан бер өзек: «Гаилә архивында ике ел дәвамында дуслар арасында йөргән хатлар да урын алган.
– Рамис дүртәр битлек хатлар яза иде. Ул хатларда хезмәт иткән Монголиянең табигате, солдатның көн режимы сурәтләнгән. Ә мин исә авыл яңалыклары белән уртаклашам. Мәхәббәт, гыйшык-мыйшык турында язу түгел, уйлау да юк ул чакта, – дип ачыла Рамилә апа. Быел Энҗе туйларын билгеләп үтәргә әзерләнүче гаилә турында язманы журналның июнь саныннан укыгыз.

1 июнь – Балаларны яклау көне. Аллы-гөлле киемнәргә киендергән сабыең белән шуңа багышлап оештырылган бәйрәмдә күңел ачканда, әлеге көннең тирән мәгънәсен дә, әһәмиятен дә аңлап бетермибез кебек. Ата-ана назына төренеп яшәүчеләр белән янәшә авыр хәлле, эчкече, тәртипсез гаиләләрдә иза чигүче балалар да яши. Шундый сабыйларның бар өмете социаль яклау органнарында эшләүче белгечләргә кайтып кала. Шул нарасыйлар язмышын күреп кайтканнан соң язылган «Дәүләт балалары» юлъязмасы күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр.
Күптән түгел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының «Ана даны» медале белән бүләкләү турында указын имзалады. Бишәр балага тормыш бүләк иткән, тотрыклы гаилә үрнәген булдырган ханымнар турында «Данлы аналар» язмасын укып белә аласыз.
«Ниһаять, бергәләп физкультура белән шөгыльләнергә, иртәнге-төшке ашларны бер өстәл артына утырып ашау мөмкинчелеге туды. Кичләрен бергә җыелып, гитарага кушылып җырладык. Көнозын балалар өйдәге төрле музыка коралларында уйнадылар. Күршеләрнең колагы гына чыдасын! Дәресләрдән, музыкадан бушаган арада инглиз теле белән шөгыльләнәләр», – ди Мәскәүдә яшәүче күп балалы Гөлчәчәк Хасенова. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең өйдә утыру тарихлары «Без җирдә кунак кына» материалында.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ