Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»: сентябрь саны 

Журналыбыз яңа уку елын 7 яшен тутырып каршылый. Әлеге вакыт эчендә күпме тәрбияче-мөгаллимнәр, табиблар, психологлар, юристлар, күптөрле өлкәдәге белгечләр, бик күп һөнәр ияләре белән танышканбыз. Һә...

Журналыбыз яңа уку елын 7 яшен тутырып каршылый. Әлеге вакыт эчендә күпме тәрбияче-мөгаллимнәр, табиблар, психологлар, юристлар, күптөрле өлкәдәге белгечләр, бик күп һөнәр ияләре белән танышканбыз. Һәр очрашу, һәр герой, һәр язма милләтебезнең киләчәге булырдай сабыйлар тәрбиясенә үз өлешен кертсен дип тырышканбыз. Республикабызның төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән, уңган-булган, тормыштан һәм эштән ямь табучы күпме гаиләләре басманың түрендә урын алды. Кемнәр генә юк биредә: тәрбиячеләр, җитәкчеләр, спортчылар, галимнәр, артистлар, нефтьчеләр... Һәр гаиләнең башкаларга үрнәк булырдай үзенчәлеге бар.
Яңа саныбызда геройлар эзләп Буа якларына барып чыктык. Әлеге кырларда үз эшен яраткан 12 гаилә экипажы эшли: сигез комбайнда – хатыннары белән, дүртесендә уллары белән хезмәт куя гаилә башлыклары.
– Ни өчен кыр ирләрнеке генә булсын! Гомергомергә басуда хатын-кызлар эшләгән бит. Сугыш еллары турында әйтмим дә. Ул чорларда урак уру бик авыр булган. Хәзер бит заманча техникада җилдерәбез, – ди уңган хатын-кызлар.
Узган саныбызда мәктәпкә керергә әзерләнсәк, монысын – үсмерләргә багышладык дисәк тә, ялгыш булмас. Уңышка ирешкән 100 баллчыларның үрнәген белеп тору чыгарылыш укучыларына, әти-әниләренә канатлар куйсын. Үсмер чактагы үзгәрешләр, җенси өлгереш вакытындагы проблемаларны ничек зурга җибәрмичә, бала белән уртак тел табарга? Бу хакта һәр әти-әни колагына киртләп куярга тиеш дип, сорауларга җавапларны белгечләр белән бергәләп эзләдек.
Үрнәк мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеген дә даими яктыртуыбызны дәвам иттек. Иң яхшыларны бөтен республика белеп торырга, аларга тиңләшергә тырышырга тиеш дип уйлыйбыз.
Ел дәвамында журналыбызда узган бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешкән укучыларыбызның исемлеге дә күптән көттерде инде. Алар белән дә басманың 9 нчы санында таныша аласыз.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ