Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең февраль саны дөнья күрде

Табигатьнең үз кануннары. Кар көртләре, битне чеметтерә торган суыклар көтсәк тә, әллә көз китмәде, әллә яз иртә килде дип, җиңелчә киенеп йөри бирәбез. Хәер, уфтанучылар кимеде бугай, чөнки календарь...

Табигатьнең үз кануннары. Кар көртләре, битне чеметтерә торган суыклар көтсәк тә, әллә көз китмәде, әллә яз иртә килде дип, җиңелчә киенеп йөри бирәбез. Хәер, уфтанучылар кимеде бугай, чөнки календарьдә инде – февраль. Димәк, һава торышына карамастан, ир-атларга игътибар күбрәк булырга тиеш. Журналның икенче санында нәкъ шулай килеп чыкты да: геройларыбыз – бер дигән ир солтанары.Арчадан Алмаз Борһанов туган ягындагы яшь егетләрне ватан сакчылары булырга өйрәтә әнә. Армиягә чакырылган булачак 90 солдат утырткан 90 агач шаулый анда бүген. Үзе дә дүрт бала үстерә, уллары аның сукмагын сайларга тели.
Тышлыктагы гаилә – мактаулы Саба ягыннан. Лилия һәр Фәрит Вафиннарга бала тәрбияләү турында сорау да бирү артык. Аларның бар тәрбиясе үз үрнәкләрендә чагыла. Гаиләдәге мәхәббәт, бер-береңә терәк була белү, тормыш арбасын икәүләп тарта алучылар күп түгел бит. Ә аларның күз явын алырлык чигүле мендәр тышларын күрсәгез! Менә ул милләтебезнең йөзек кашыдай гаиләләре!
Актаныш районы Усы авылында яшәүче Гариповлар гаиләсе – тагын бер ачыш. Алары башка төр шөгыль белән тирә-юньгә танылган – телеңне йотарлык тәмле чәкчәк пешерәләр!
Казанда яшәүче Руфат Вәлиев – ике катлы өен үз кулы белән салган, үзе тимерюлда машинист булып эшли.
Мамадышта яшәүче героебыз исә – 93 яшендә дә иҗаттан, җәмәгать эшеннән туймаган, һаман да сүзе үтә торган җитәкчелек сыйфатларын саклаган, якташларының хөрмәтен казанган ил агасы – Вахит Галиев.
Барлык серне дә ачып бетермибез. Менә шундый геройлар хакында әйтеп узу гына да җитә. Әти тәрбиясе җитми дип зарланган заманда гаиләне саклаучы әтиләр, эшендә үзен тапкан, уңышка ирешкән чын ирләр нинди булуын беләсегез килсә, журналыбызның икенче санын укыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ