«Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенең вакыты озайтылды. Исегезгә төшерәбез, бәйгедә 10-15 яшьлек балалар катнаша ала.
Шартлар бик гади:
– Г. Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга;
– аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма яисә электрон вариантына 2022 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы [email protected] электрон почтасы буенча безгә юлларга.
Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләре буенча билгеләнәчәк.