Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь саны дөнья күрде

«Үзем дә, хатыным да әтисез үскәнгәдер инде, мин атаның гаиләдәге роленә бик зур урын бирәм.Балаларыма кечкенәдән үк яхшы әти булырга омтылдым. Безнең ике яктан да ярдәм итәрлек, кирәк чакта таяныч бу...

«Үзем дә, хатыным да әтисез үскәнгәдер инде, мин атаның гаиләдәге роленә бик зур урын бирәм.Балаларыма кечкенәдән үк яхшы әти булырга омтылдым. Безнең ике яктан да ярдәм итәрлек, кирәк чакта таяныч булырлык әби-бабайларыбыз юк, шунысы кызганыч. Аның каравы, балаларыбыз тулы гаиләдә үсә. Бу булачак шәхесне тәрбияләүдә бик мөһим. Кыз бала өчен дә, әмма ир бала өчен – бигрәк тә». Әти тәрбиясе җитми дип чаң суккан заманда арабызда менә шундый әти-әниләр, шундый мөгаллимнәр булуы яшәешебезгә ямь өсти. Шамил һәм Эльвера Шиһаповларның тәҗрибәсе бәлки күпләр өчен өлгегә әверелер.


1облМатурлык белән бергә янәшәбездә генә күпме фаҗига, яралы язмышлар да бар бит. Алексеевск районында әти-әниле килеш ятим исеме алган, чит гаиләгә эләгеп кыйналудан мәңгегә күзләрен йомган 9 яшьлек Жаннаның тарихы кемне генә битараф калдырды икән? Кечкенә кешенең олы фаҗигасе эзеннән журналист тикшерүен укыгыз.


«Эх мәктәпкә йөрми өйдә генә укы икән», дип хыялланучы балалар бардыр бәлки. Ә бит бу чынбарлык. Өйдә укыту турында сорауларга барлык җаваплар да бар безнең журналда. Шулай ук басмабыз битләрендә куллары белән матурлык тудыручыһөнәрле асыл затлар турында да, комсомол турында кызылы истәлекләр белән дә таныша аласыз.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ