Кирәкле әйберләр:
— ысланган тавык
— пекин кәбестәсе
— помидор
— сыр
— ак ипи
— майонез
Катлам-катлам ясала торган салат, продуктларны һәрбер катлам тәлинкәдә бер җәем булырдай итеп салабыз.
Әйберләрне тәлинкәнең зурлыгына карап алырга кирәк булачак.
Астан-өскә, араларына майонез салабыз:
1 катлам – тавык рулеты (ысланган тавык алсагыз да була);
2 катлам – туралган пекин кәбестәсе;
3 катлам – шакмаклап туралган помидор;
4 катлам – кабат пекин кәбестәсе;
5 катлам – тәменчә сыр;
Өске катламны шакмаклап туралган һәм газ мичендә киптерелгән ак ипи, күмәч, яшеллек белән бизәргә була.