Логотип Магариф уку
Цитата:

Меренгалы торт

Кирәкле әйберләр:Меренга өчен:• 4 йомырка агы• 180 г шикәр комы• 40 г шикәр вагы• 20 г крахмал• 33 процентлы 300 мл сөт өсте (сливки)• 50-60 г шикәр вагы• 1 бананЭчлек өчен:Суыткычта торган йомырка аг...

Кирәкле әйберләр:
Меренга өчен:
• 4 йомырка агы
• 180 г шикәр комы
• 40 г шикәр вагы
• 20 г крахмал
• 33 процентлы 300 мл сөт өсте (сливки)
• 50-60 г шикәр вагы
• 1 банан
Эчлек өчен:
Суыткычта торган йомырка агын, бер чеметем лимон кислотасы кушып, күбексыман булганчы күпертәбез. Болгатудан туктап тормый гына шикәр комы кушабыз. Куерып, катып киткәнче туглыйбыз. Шикәр вагы һәм крахмал кушып, кабат болгатабыз. Калай табага җәелгән пергамент кәгазе өстенә тигез итеп меренганы җәябез. Чикләвек сибеп җибәрергә була. Меренганы 140 градуска кадәр җылытылган мичтә, кырыйлары бераз кызарып киткәнче, киптерәбез. Крем өчен сливки белән шикәр вагын яхшылап туглыйбыз. Меренгалы корж өстенә крем ягабыз, бананны тезәбез һәм рулет итеп төрәбез. Пленка белән урап, 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Әзер рулетны җиләк-җимешләр белән теләгәнчә бизәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ