Логотип Магариф уку
Цитата:

Галиҗәнап укытучы Илдар абый

Сиксән икенче елның август ахырлары иде. Без, тугыз-унике яшьлек авыл малайлары, җәйге каникулның соңгы аенда мәктәп алды мәйданына велосипедларыбыз белән җыелып, кызыклы уеннар оештырып, осталыкларыб...

Сиксән икенче елның август ахырлары иде. Без, тугыз-унике яшьлек авыл малайлары, җәйге каникулның соңгы аенда мәктәп алды мәйданына велосипедларыбыз белән җыелып, кызыклы уеннар оештырып, осталыкларыбызны шомартып, үз күңелебезне үзебез күреп яткан бермәл...

Авылда ул елларда җиңел машиналар бер-ике булгандыр. Иң шәбе, билгеле, авыл председателенең ак «Волга»сы. Шуңа да мәктәп каршына ул елларда әле «дефицит» булган ак «Нива» машинасы килеп туктагач, барыбыз да шул якка омтылдык. Машинадан костюм-чалбардан, галстуклы олы яшьләрдәге бер абый һәм шулай ук костюм-чалбардан, ак күлмәктән, галстуклы бер яшь егет чыктылар. Безнең өчен бу – вакыйга иде, мондый очрашулар авылда ул вакытта көн дә булып тормый. Шәхсән минем өчен бу «джентльмен»нар ниндидер фильмнан, әйтик «Шерлок Холмс һәм доктор Ватсон» сериалыннан, безнең тузанлы авыл урамына адашып кына килеп кергән, ниндидер бик тә мөһим, бик тә «суперважный» бурыч үтәп йөрүче «суперменнар» булып хәтеремә кереп калган. Җитмәсә, яше озын буйлы һәм мыеклы да әле. Алар саф татарча, бездән, аларны кызыксынып күзәткән авыл малайларыннан, мәктәп директоры Фәһим абыйны сорадылар. Фәһим Шәрәфи улы Әхтәмов, урыны җәннәттә булсын, сугыштан кайткан, авылыбызның олысы-кечесе ихтирам иткән математика укытучысы иде... Без, бер-беребезне уздырып, директор абыйның өен күрсәтергә ашыктык. Башлангыч сыйныфтан соң дүртенчедән алып сигезенче сыйныфка чаклы Буа районы Югары Лашчы авылы урта мәктәбендә безнең сыйныф җитәкчебез булачак Илдар Миңнеисламович Җамалетдинов белән очрашу әнә шулай булды.
Ул елларда мәктәбебездә сыйныфларда егермешәр, утызар бала белем алды. Безнең сыйныф иң кечкенәсе. Башлангыч сыйныфта барлыгы ун бала идек, шуларның икесе – кызлар, калганнары – малайлар. Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле укырга барырга хыялланган малай. Көн дә матур киенгән, портфельләр күтәргән балалар безнең өебез каршыннан шау-гөр килеп укырга китәләр, укудан кайталар. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән Рушания апа, мәктәп тирәсендә уйнап йөргәндә: «Улым, «җәренгә» син дә керәсеңдер инде?» –дип сорап куйды. «Рушания апа, ниндидер «җәренгә» керәсеңдер, диде, минем мәктәпкә укырга керәсем килә», – дип, әнидән сораганым әле дә хәтердә. «Җәренгә» сүзе «киләсе елга» дигән сүз икәнлеген әни аңлаткач, бераз тынычландым тагы. Әнә шундый әкияти, бик тә күңелле булып истә калган балачак.
Югары Лашчы урта мәктәбендә Илдар абый Җамалетдинов тормыш иптәше белән бергә эшләде. Галина Павловна – рус теленнән, Илдар абый безгә математика, физика фәннәреннән белем бирде. Мәктәпкә Югары Лашчы, Татар Аксуы, Чуваш Аксуы, Тутай, Яңавылдан татар, чуваш балалары җыелдык. Гомер-гомергә дус, тату бер гаилә булып укыдык, чын тәрбия алдык.
Укуга аңлы караш тәрбияләүдә Илдар абыйның роле чиксез зур булды. Ниндидер мәсьәлә чыкмаса да орышмый, «черновик»ны сорый, безнең мәсьәлә чишкәндә, нәрсәне аңламавыбызны тикшерә. Кулда «черновик» юк икән, бераз «эләктереп тә ала». Чишә алмаган мәсьәләләрне укытучыбызның өенә барып өйрәнеп йөрдек, чөнки Илдар абый шулай таләп итте.
Сыйныфта шук чуваш малайлары да укыды. Алар, мәктәпкә килү белән, сыйныф җитәкчебезгә кушамат та тактылар – «Выгыр» («үгез»). Дөрестән дә, Илдар абыйның спорт белән шөгыльләнгәне күренеп тора: зур гәүдәле, нык, таза кеше иде ул.
Бездә, авыл малайларында, нык ихтыяр көче тәрбияләүдә дә Илдар абыйның роле бик зур булды. Сыйныф җитәкчесенең һәр әйткән сүзе, һәр эшләгән эше бөтен яктан үрнәк иде. Тора-бара кушамат онытылды. Укытучыбыз, шахматта шәп уйнап, бездә бу спортка мәхәббәт уятты. Дәресләрдән соң, өйдә әти-әниләргә хуҗалык эшләрендә булышкач, яңадан мәктәпкә җыелабыз. Илдар абый «Яшь фотограф» түгәрәген җитәкли. Инде алтынчы сыйныфта барыбызда да «Смена», «ФЭД» кебек фотоаппаратлар булды. «Важный» кыяфәт ясап, мәктәптә үткәрелгән чараларны фотога төшереп йөрибез. Яңа ел бәйрәменең, ел саен авылыбыз каһарманнарына куелган һәйкәл янында үткәрелүче Җиңү бәйрәмнәренең фотосурәтләрен ясыйбыз.
Илдар абый Буадагы китап кибетеннән фотография ясау буенча бик «дефицит» саналган берничә китап алып кайтып бирде. Ул сары тышлы китапның исе әле дә истә. Плёнканы «проявить» итүләр, фотосурәтләр ясау бер могҗиза булып хәтердә калган.
Сыйныф җитәкчебез Илдар абый ял көннәрендә дә безнең белән булды. Табигатькә, походларга, спортка тартты. Кыш уртасының бер ял көнендә, 23 февраль алдыннан, ике сыйныф авылдан 2–3 чакрым ераклыкта урнашкан урманга «Аҗаган» уены уйнарга бардык. Бөтен көчкә ярышып, флаглар күтәреп, авыл урамына «Дан приказ: ему – на запад» җырын җырлап, шау-гөр килеп кайтып кердек.
Яз, җәй айларында авылыбызның плотина буйларына куаклар утыртып йөрүләр дә хәтердә матур истәлек булып саклана. «Менә армиягә барып, хезмәт итеп кайтырсыз, су буйларына килеп, шушы агачлар янында рәхәтләнеп ял итәрсез», – дип әйтә иде укытучыбыз.
«Үрнәк» күмәк хуҗалыгы каникулларда безнең өчен Казан, Волгоград, Ульяновск шәһәренә экскурсияләр оештырырга җай таба иде. Сәяхәткә барыр алдыннан, җәмәгать урыннарында, шәһәрдә үз-үзеңне тәртипле тоту, әдәп кагыйдәләренә Илдар абыйдан өйрәндек.
Яшь, перспективалы укытучыны 1986 елда Буа районы Кайбыч урта мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Илдар абый бу җаваплы эштә дә сынатмады: 30 ел бу вазифаны да җиренә җиткереп, җаны-тәне белән эшкә бирелеп башкарды. Хәзерге вакытта да ул шул мәктәптә физика, математика фәннәрен укыта.
Илдар абый һәм аның тормыш иптәше Галина Павловна бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Хәзер алар – әти-әниләренең шатлыгы да, горурлыгы да.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә укытучыларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Белем бирү системасында ир-ат укытучылар кимегәннән-кими бара. Фән-техника казанышлары чорында укытучыларга эшләү тагын да авыррак. Яңа техниканы өйрәнергә, алдынгы технологияләрне үзләштерергә кирәк, яңа алымнар белән таныш булу таләп ителә. Малайларга ирләр тәрбиясен (инициативалы, көчле ихтыярлы, һәр эштә актив ир бала тәрбияләү) хатын-кызлар тулысынча бирә алмый, чөнки менталитет башка. «Ир-ат укытучылар мәктәпкә кирәкме?» Бу сорауны «Гаиләдә ир (ата) кеше кирәкме?» дигән сорау белән янәшә куеп карарга кирәктер, минемчә...
...Сиксән икенче елның август аеннан соң күпме еллар узган. Ул вакыттагы сабый балалар хәзер гаиләле, бу тормышта үз юлын тапкан әти-әниләр булдык. Инде иң тырыш, иң сөйкемле кызларыбызның берсе Илсөяр дә безнең арада юк, урыны җәннәттә булсын. Дустым Ирек җибәргән фотосурәт тә уңган, төсен югалткан. Шулай да 60 яшен тутырган укытучыбыз Илдар Миңнеислам улы Җамалетдиновка булган хөрмәтебез еллар узган саен тоныкланмый, фәкать арта гына бара.
Дәрестә генә түгел, тормышта да безгә үрнәк булган, күңелебезгә гаделлелек, үҗәтлек, тырышлык, ихтирамлылык орлыкларын салган, нык ихтыяр көченә ия булу, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләгән укытучыбызга мең рәхмәтлебез. Сыйныфташлар белән бергә очрашканда, Илдар абыйлы кыңгыраулы мәктәп елларын һәрвакыт матур истәлек итеп сөйлибез. Еллар узса да, мәктәп еллары, якты хатирә булып, күңел түрендә озак сакланыр әле.
Илһам Шакиров
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ