Логотип Магариф уку
Цитата:

Гарәп язуында Коръән һәм татар тарихы

Кичә Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында татар телле  китап язмышына багышлап, ел саен үткәрелә торган “Татар гыйлеме” халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшли башлады.   Галимҗан Ибр...

Кичә Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында татар телле  китап язмышына багышлап, ел саен үткәрелә торган “Татар гыйлеме” халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшли башлады.   Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты     тарафыннан оештырылган  әлеге мәктәп укуларының максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү,   фәннең өстенлекле юнәлешләре буенча  фундаменталь фәнни-тикшеренүләрдә катнашуга талантлы яшьләрне җәлеп итү, халыкара кооперация һәм яшь  галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның эшләү сәләтен арттыру хисабына фән һәм мәгарифнең дәрәҗәсен арттыру.  Фәнни мәктәп үзенең хезмәт юнәлешендә  чыганаклар буенча эшләү,  сәнгать белеме һәм  археография өлкәсендә Казанда, шулай ук Россия һәм якындагы чит илләрдә яшәүче  әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләр укуын, семинарлар үткәрүен эченә ала. 
    
Пленар утырышта чыгыш ясаучылар арасында иң истә калганнары, мөгаен,  Россия ислам институты (Казан) доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина белән  Үзбәкстанның Нәманган дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Абдулла Рәсүловныкы булгандыр.
Кайсы ягы белән игътибарны җәлеп итте соң танылган галимә Резеда Риф кызы Сафиуллинаның “Гарәп телле татар китабы” дип исемләнгән чыгышы?
Исеменнән үк күренгәнчә, бу чыгышта татар китапларында татар халкының язмышы чагылуында иде.
–Татар китапчылык тарихы турында сүз алып барганда, – диде Резеда ханым, – берничек тә бөек галимебез, академик Миркасыйм ага Госмановның шушындый тирән мәгънәле сүзләрен искәртми калалмыйм. “Һәр халыкның  милли холкын билгеләүче үзенә генә хас үзенчәлекле  сыйфаты  бар. Татар халкында да бар андый матур сыйфат.  Халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген тасвирлый торган үзенчәлек, ул да булса – китапчылык,” – ди Миркасыйм ага. – Ягъни  галим татар милләтенең борынгыдан ук язулы, динле, дәүләтле халык булуына ишарәли. Бу байлык борынгы төрки бабаларыбыз мирасыннан башлана һәм хәзерге көнгә кадәр килеп җитә.

Татар китабы тарихының иң гүзәл күрсәткече – ул, әлбәттә, басма Коръән. Татарлар төрки халыклар арасында иң беренчеләрдән Коръән бастыручылар. Ислам дөньясында, голәмәләр шурасы фикере буенча,  Коръән бастыру, гомумән, катгый тыелган. Татарлар   иҗтиһат юлында шундый күрелмәгән җиңүгә ирешәләр һәм Коръәнне басма рәвештә бөтен дөньяга  таныталар.
Гомумән, төрки халыкларның бик борынгы язма тарихы бар. Бу тарих Күлтәгин язмаларыннан башлап дәвам итә. Борынгы дәүләтләрдә   руник язуы белән бергә гарәп язуында да шактый бай мирасыбыз сакланып калган. ХI гасырларда яшәгән   төрки язучысы, философ һәм дәүләт эшлеклесе Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег” әсәре – шул  гасырлардан безнең көннәргә килеп җиткән  борынгы төрки мирасыбыз.

Борынгы Болгарыбызда  язма мирас гарәп телле китаплардан гыйбарәт. Барлык фәннәрнең язма нигезен  гарәп теле тәшкил иткән.  Биредә гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадланның Багдад илчеләре белән бөек Болгарга ислам динен алып килүен тасвирлаган мәгълүм сәяхәтен бәян иткән юлъязмасын әйтеп узу бик тә мөһим.  Әмма зыялы гаиләләрдә дини һәм башка дәреслекләрне гарәп телендә язылган китаплар буенча үзләштерсәләр дә, әдәби әсәрләр белән фарсы телле китаплар аша танышканнар. Чөнки элек-электән шигърият теле булып фарсы теле саналган. Әниләр балаларын кич белән йокларга яткырганда, Руми, Алишер Навои кебек фарсы шагыйрьләренең шигырьләрен укыганнар. Алтын Урда чорындагы мәдрәсәләрдә дә шәкертләрнең кулларында гарәп телендә иҗат ителгән китаплар булган. Казан ханлыгы чорында,  чал Казаныбызны шагыйрьләр каласы дип атаганнар. Хан сараенда   ханнар, вәзирләр алдында фарсы, гарәп шагыйрьләре белән бергә,  Казан ханлыгының үз шагыйрьләре дә  сынау тоткан. Ханлык җимерелгәннән соң да, китапчылык юкка чыкмаган, шундый авыр шартларда  халык арасында мөселман укымышлылары әкренләп бер тирәгә тупланган. Монда әйдәүче көч булып суфи шәехләре торуын да әйтергә кирәк. XIX гасырда Казанда яшәгән олуг галим һәм этнограф, Казан император университеты ректоры  Карл Фукс татарлар турында: “ Татарлар арасында наданлык – бик сирәк күренеш. Укый һәм яза белмәгән өммәттәшләренә, мөселманлыкларына карамастан,  җирәнеп караганнар, “ – дип язып калдырган. Хәтта православие галиме, миссионер Петр Знаменский, максаты җирле мөселман халыкларын руслаштыруга бәйле булуга карамастан, татарларны уңай тасвирлаган. Татар хатын-кызларының  укый-яза белүенә исе киткән. Армиядәге татар солдатларының рус телендәге китаплар аша рус телен үзләштерүен искәрткән. Китап бастыру эшендә,  православие дине  китабы булуга карамастан, төп эшне татар басмачылары, татар хәреф җыючылары башкарган. Миссионерның  аларның русчаны әйбәт белүенә исе киткән.  Бер уңайдан, Советлар иле юлбашчысы Владимир Ильич  Ленинның да татарларның русларга караганда укымышлырак халык булуын,  мең православие динендәге кешегә бер чиркәү – приход мәктәбе туры килсә, татарларда  ул   йөз кешегә бер мәдрәсә һәм мәктәп чагыштырмасына туры килүен билгеләп узуын әйтү урынлы булыр. Халык арасында гарәп телле китаплар аша гыйлем таратуда, әлбәттә, авылларда яшәүче суфи муллалар,  имамнар күп көч куйган.  ХVIII  гасырда Россия патшабикәсе Екатерина II  Казанга килеп, татарларга мәчетләр салырга рөхсәт биргәннән соң, татар халкы арасында, гомумән,  рухи уяну башлана.
Үзбәкстанның Нәманган дәүләт университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Абдулла Рәсүловның чыгышы ХIX гасыр азагы –ХX гасыр башында Төркестанда хезмәт куйган  татар полиграфчыларына багышланган иде.
 Абдулла Нуретдин улы иң элек үзенең кайчандыр Казан дәүләт университетының тарих факультеты  аспиранты булуын, өч ел  биредә белем алуын, соңгы елларда Татарстан һәм Үзбәкстан Фәннәр академияләре арасында   үзара хезмәттәшлеге көчәюен билгеләп үтте, уртак ярдәм белән үзенең “Татарлар Төркестанда гасырның борылган читендә” исемле китабы чыгуын ( ХХ гасыр башы) әйтеп узды.
1869 елда Төркестанны патша  Россиясе яулап алганнан соң, рус губернаторлыгы алдында  тарихи-этнографик, социаль-сәяси мәсьәләләрне газета аша яктырту мәсьәләсе килеп баса. Бер уйласаң, бик вак мәсьәлә  кебек. Әмма Төркестанда беркайчан да  газета чыкмый. Башта аны рус телендә генә чыгарырга уйлыйлар. Әмма губернатор, немец кешесе Кауфман  җирле туземецлар телендә дә яңа газета чыгарырга кирәклегенә басым ясый.   Моның  өчен мөселман шрифты кирәк була.  Шуннан чыгып,  Санкт-Петербург академиясеннән экспертлар, татар мәгърифәтчеләре Шәриф Биккулов, Абдуллатыйф Яушев, Али Биктимеров  дөяләргә төяп (ул вакытта Казан белән Санкт-Петербург арасында тимер юллар сузылмаган әле)  шрифтлар алып кайта. Газета чыгаруда татар укымышлысы Шаһимәрдән Ибраһимов зур көч куя. Аның мөхәррирлегендә 1872 елда “Төркестан вилаяте газетасы” исемле газета чыга башлый. Аннан соң газетаны берара Хәсән Чанышев җитәкли. Шунысын да әйтү урынлы: газетаның мөхәррирләре барысы да татар егетләре була. Хикмәт шунда: бу татар егетләре рус һәм татар телләрен генә түгел, үзбәк, казах һәм башка җирле халыкларның телләрен яхшы белгәннәр һәм газета өчен җирле халыкларга укырга аңлашылсын  өчен, уртак шрифт уйлап тапканнар. Ул гарәп алфавитына җирле халыклар сөйләмендә кулланылган   аваз хәрефләрен өстәп барлыкка килгән.  1906 елның 27 июнендә Исмаил Абидов “Тәраккый” дигән газета чыгарырга керешә. Аның нибары 40 саны гына чыгып кала. Әмма 1926 елның Үзбәкстанның Югары Советы 27  июнь көнен матбугат көне итеп игълан итә. 72 көн генә яшәп калса да, татар журналистлары ярдәме белән тудырылган газета стиле ( гарәп, татар, үзбәк сүзләреннән торган яңа стиль) шуннан соң дөнья  күрәчәк барлык матбугат органнарының язу стиленә  әйләнә. Кызык бит, ул гарәпчә дә, татарча да , үзбәкчә дә түгел, чөнки аның авторлары акыллы татар егетләреннән тора. 1873 елда Шаһиморат Ибраһимов “Календарь” исемле сәүдә өчен бик тә кирәкле 80 битле китап чыгара. Ул озак еллар кооператорларның яраткан китабына әйләнә, берничә тапкыр яңадан басыла. 1878 елда Шаһиәхмәтов дигән татар егете “Төркестан ягы”, Али Биктимеров “Азия”, Булат Салиев “Ил байрагы” дигән газета чыгара башлый. Әстерхан татары Булат Салиев Үзбәкстандагы  беренче тарих фәннәре докторы да. Кәбир Бәкеров “Олуг Төркестан” газетасы башында тора.  1917 елга кадәр чыккан әлеге газета үзенең тирән эчтәлекле булуы белән аерылып тора, аны татарлар гына түгел, үзбәкләр дә яратып укый. Барлык татар газеталарының оештыручылары һәм мөхәррирләре татарлардан тора. Хәтта “Кызыл Фирганә” дигән рус телендәге газетаны да татар кешесе җитәкли.  Үзбәкстанның халык шагыйре Гафур Голәм 1970 елларда Казанга килгәч, Үзбәкстандагы барлык газета-журналлар, китаплар чыгаруга татарлар нигез салды, дип бик дөрес әйтә.

                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ