Логотип Магариф уку
Цитата:

Гәрәй ага Рәхимгә багышлана

Күңелләрдә мәхәббәт  бөреләре  уянган чорда,  миңа 13-14 яшьләр булгандыр, авылда бер җыр таралды.Карурманга табаЧишмә чылтырап ага,Җил көчәйтә аның агышын...Тышта апрель аеның карны кы...

Күңелләрдә мәхәббәт  бөреләре  уянган чорда,  миңа 13-14 яшьләр булгандыр, авылда бер җыр таралды.
Карурманга таба
Чишмә чылтырап ага,
Җил көчәйтә аның агышын...
Тышта апрель аеның карны кыш бабай ясарлык җепшеткән җылы киче  иде. Капка төбенә гармунымны кочып чыктым да, күрүкләрен сузып, шушы җыр көенә уйнап җибәрдем. Ни гаҗәп,  гармунны  өйдә бер тапкыр тотып карамасам да,  гармун күрүгеннән урамга  ургылып әлеге көй  агылды. Ул арада безнең капка төбенә күрше егетләре җыелды, бераздан кызлар чыкты. Барыбыз бергә күңелләребез булганчы шушы моңлы җырны җырладык. Өр-яңа җыр булганга күрә, аны җырлаганнан-җырлыйсы килеп тора иде. Апрель киченә дә ул бик тансык иде ахыры – аны су буендагы инеш таллары да, кардан арына башлаган тау битләре дә, иянке ояларындә бала чыгарган каргалар да йотылып тыңлады. Һәркайсыбыз күңелләрдә йөрткән, әмма бер тапкыр  кулларын тотып карарга да өлгермәгән сөйгән ярларыбыз турында уйлады. Җыр безне, хыялыбызга канатлар куеп, чылтырап аккан чишмә буйларына алып барды, йомшак җилләре белән маңгаебыздан сыйпады.  Капка төбендә җанга шул җырдан хыялга чумып утырудан да кадерлерәк нәрсә юк иде... Бу җыр безне яратырга өйрәтте. Шуңа күрәме, авылга кайткан саен, капка төбендә гармун тартканда, иң кадерле җырлар рәтендә  шушы  җырны да җырламый калмый идем. Мин аның Сафьян Ибраһимовның Гәрәй Рәхим шигыренә язылган «Сине уйлап янам» дигән җыр булуын үсеп җиткәч, Гәрәй аганың иҗат кичәсендә ишеткәч кенә белдем. Үземнең сөйгән ярларыма, кешеләргә, матурлыкка  гашыйк була алуымны апрельнең капка төпләрендә  шушындый мәхәббәт җырларын отуымнан да күрдем. Бүген менә шул җырның авторы, моңлы җырлары белән безне гашыйк булырга гына түгел, бай, талантлы  иҗаты белән тормышны яратырга өйрәткән,  милләтебез белән горурланырга чакырган аксакал әдибебез Гәрәй ага Рәхимне соңгы юлга озаттык. Татар халкы өчен бик зур югалту бу. Авыр туфрагың җиңел булсын, Әдип!
                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ