Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гәүһәр» балалар фестивале «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларын берләштерәчәк

7  февраль көнне 15.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы, д...

7  февраль көнне 15.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының матбугат үзәге.
Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь–декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800 гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250 гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнгән. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: әлеге балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Арада кечкенәдән бию яки нәфис сүз белән профессиональ шөгыльләнүчеләр юк диярлек.
 
«Әлеге фестивальнең «Гәүһәр» дип аталуы да юктан гына түгел. Һәр баланың күңелендә асылташлар – яшерен талантлар яши. Алай гына да түгел, балалар үзләре үк һәркайсы – кыйммәтле таш. Ә мәдәниятебез җәүһәрләрен үзләренә сеңдерсәләр, ул ташлар тагын да ныграк балкып яначак, аларның кыйммәте, матурлыгы артачак», –ди оештыручылар.
Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган. Аларда Казанның 40 мәктәбе, 20 балалар бакчасы, 42 остаз катнашты. Һәр белем учреждениесендә 15–20 шәр укучы шөгыльләнгән. Сайлап алу туры 12 гыйнварда Казанның 18 нче гимназиясендә узды. 

7  февральдә узачак чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашуы көтелә.
«Гәүһәр» фестивалендә проектларның нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. Чарада остазлар да катнашачак.

Фәния Лотфуллина


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ