Логотип Магариф уку
Цитата:

География дәресләре нигә татарча укытылмый?

Заманында география укучыларның иң яратып укый торган, дөньяның моңарчы күз күрмәгән почмаклары барып күрүгә ымсындыручы романтик фәне иде. Тик соңгы елларда география дәресләренә карата караш үксез б...

Заманында география укучыларның иң яратып укый торган, дөньяның моңарчы күз күрмәгән почмаклары барып күрүгә ымсындыручы романтик фәне иде. Тик соңгы елларда география дәресләренә карата караш үксез балага булганнан артык түгел. Бердән, мәктәпләрдә бу фәнгә каралган сәгатьләр саны бермә-бер кыскарды. Әйтик, 6 нчы сыйныфта география атнасына элекке 2 сәгать урынына 1 генә дәрес укытыла. 10 – 11 нче сыйныфларда география бөтенләй укытылмый. Югары сыйныфларда укытылмый башлагач, география бердәм дәүләт имтиханнары исемлегеннән бөтенләй төшеп калды. Инде хәзер ун еллап бер генә вузга укырга кергәндә дә географиядән БДИ билгеңне сорамыйлар. Тагын икенче бер бәлагә дә шул ук БДИ гаепле. Ник дисәгез: БДИны бары русча гына тапшырасы булгач, күпләр ансат фән дип санаган һәм моңарчы күп кенә гимназия һәм мәктәпләрдә татар телендә укытылып киленгән география дәресләрен олы агай телендә алып бару гадәтигә әйләнде. Казан шәһәре мәгариф идарәсе методистына бирелгән «Бүгенге көндә Казандагы кайсы мәктәпләрдә география дәресләре саф татар телендә укытыла?» дигән соравыбызга да ул бары Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназияне генә атый алды. Ә башкаларда?.. Югыйсә Туган телләр елы дип игълан ителгән 2021 елда, күңел өчен булса да, география фәне татар телендә укытыла башлаган мәктәпләр саны тагын бергә арткан булса да, болай ук уфтанмас та идек. География булып географияне татар баласы үз туган телендә укудан мәхрүм ителгәч, Телләр турында программа арты программа кабул итеп, милли телләрне үстерәбез дигән сылтау белән җиде-сигез урынлы суммада бюджет акчасын урдым-сурдым китерүдән ни файда?!




Тик шулай да бу мәсьәләгә карата битараф булмаганнар да бар икән әле арабызда. Берән-сәрән булсалар да.
Казандагы 155 нче татар гимназиясендә КФУның география һәм экология белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы башлангычы белән мәркәзебездәге милли җанлы бер төркем география укытучылары катнашында «Милли мәктәптә география фәнен укыту» дигән темага оештырылган фәнни-методик семинар – шуның ачык бер мисалы. Аның эшендә КФУ, Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге, Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге белгечләре һәм галимнәренең катнашуы күңелдә беркадәр өмет чаткысы уятты.
Казандагы 155 нче гимназиянең география укытучысы Гөлназ Миңзакир кызы Ханнанова, 14 нче гимназия директоры урынбасары Алия Илдус кызы Хөсәенова, мәркәзебезнең         103 нче урта мәктәбенең һәм 149 нчы лицейның география укытучылары Гүзәл Ибраһим кызы Ибраһимова белән Гөлүсә Разит кызы Сабировалар мәктәптә география укытуда туплаган эш тәҗрибәләре, килеп туган уку-укыту проблемаларын нинди юллар белән чишәргә тырышу юллары белән таныштырдылар, географияне татар телендә укыту мөмкинлекләренә карата үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бу урында аларга артык тукталмыйча, шуны гына җиткерәм: бу мөгаллимнәрнең чыгышларын, язмалар итеп әзерләп, якын көннәрдә «Мәгариф» журналы сайтына һәм «Магариф.РФ» электрон журналына урнаштырырга килешенде. Әлеге семинарда чыгыш ясаган КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин, педагогика фәннәре кандидаты Светлана Ивановна Бекетова, Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Юрьевич Агарков, Казандагы 155 нче гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Светлана Алексеевна Борисовалар милли мәктәптә география фәнен укыту, ФББДСтагы үзгәрешләр, география укытканда функциональ грамоталылыкка ирешү мәсьәләләрен яктырттылар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Альбина ХӘЯЛИЕВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ