Логотип Магариф уку
Цитата:

Географиядән БДИ нәтиҗәләре ник куандырмый?

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең бүген булып узган утырышында тикшерелгән мәсьәләләр арасында иң күңелгә тигәне, мөгаен, укучылар арас...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең бүген булып узган утырышында тикшерелгән мәсьәләләр арасында иң күңелгә тигәне, мөгаен, укучылар арасында елдан-ел география фәненең дәрәҗәсе кимүенә багышланганы булгандыр. Бер карасаң, нинди кызыклы, мавыктыргыч фән инде үзе. Тик яшьләр, Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә, география фәнен сайларга бик үк атлыгып тормыйлар шул. Ник дисәң, вузларга укырга кергәндә, географиядән БДИ баллары исәпкә алына торган белгечлекләр юк дәрәҗәсендә. Бик күпләре җәмгыять белемен, ә соңгы елларда информатиканы сайларга тырыша.
   
Башлангыч мәгълүматларга караганда, быел республикабызда  төп этапта нибары 147 чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшырган. Шуларның 58 е – Казаннан, ә 27 се – Чаллыдан. Шул ук вакытта Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Саба, Тәтеш, Ютазы районнарында нибары берәр укучы гына географиядән БДИ тапшырырга җөрьәт иткән. Ә республикабызның 17 районында географиядән бөтенләй имтихан тапшыручы булмаган. 

Географиядән БДИ нәтиҗәләре дә артык сөенерлек түгел. Ни хикмәт: республика буенча БДИның уртача баллы елдан-ел кимүгә бара. Әйтик, 2016 елда ул 69,9 балл булса, узган елда 69,42 иде. Быел исә 62,43 балл белән канәгатьләнергә калды. Узган ел географиядән биш укучы 100 балл туплады дип үз күңелебезне күргән булсак, быел андыйлар берәү дә юк. Географиядән иң күп балл туплаган ике укучының күрсәткече дә 96 баллдан артмады.  БДИ тапшыруда катнашкан 147 баланың нибары унҗидесенең генә уртача баллы 80 баллдан югары. Бу хәл барыннан бигрәк география укытучыларын, педагогик җәмәгатьчелекне уйландырырга тиеш. Уйланып кына калмыйча, кичекмәстән конкрет чаралар да күрелергә тиеш.

Бу җәһәттән, бүгенге утырышта география фәнен популярлаштыру  юнәлешендә күздә тотылган чаралар планы да тәгаенләнде. Аерым алганда, июнь ае башында КФУда  бик тә кызыклы GeoFest фәнни-популяр проект булып узган. Сентябрь аенда исә яшь натуралистларның республика слёты узачак. 18 августта исә географлар көне уңаеннан «География һәм экология белеме» тематик комиссиясенең күчмә утырышын Апас районында уздырырга килешенде.



 Таһир САБИРҖАНОВ


Рөстәм Фәрхуллин фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ