Логотип Магариф уку
Цитата:

Географлар да бәйрәмле булды

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе үзенең бу уку елындагы соңгы утырышын уздырды. Анда республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә анал...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе үзенең бу уку елындагы соңгы утырышын уздырды. Анда республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә анализ ясады, киләсе елга бурычлар билгеләде. Әлеге утырыш күңелле яңалыкларны бәян үтүдән башлангангамы, күтәренке рухта үтте. Беренчедән, Россия Президенты Указы нигезендә быел беренче тапкыр илебездә Географлар көне бәйрәм буларак билгеләп үтеләчәк. Ул 18 августка билгеләнгән. Икенчедән, география фәне үсешенә аеруча зур өлеш керткән затларга «Россиянең атказанган географы» дигән мактаулы исем бирелә башлаячак.
Соңгы вакытта илдә география фәненең дәрәҗәсе, яшьләрнең бу фән белән кызыксынуы нык кына кимесә дә, география фәне дип җан атып йөрүче фидакарь затларыбыз тырышлыгы белән бу фәнне популярлаштыру буенча республикабызда шактый эшләр башкарыла. Бу хакта утырышта чыгыш ясаган КФУ профессоры Илгизәр Тимергали улы Гайсин докладында да бу ачык чагылды. Татарстан укучылары Бөтенроссия география олимпиадасында да, яшь географларның республика турнирында да быел уңышлы чыгыш ясаганнар. Географларның киләчәккә дә планнары зурдан. Әйтик быел сентябрь аенда Казанда Россия географлары-җәмгыять белеме белгечләре ассоциациясенең X еллык фәнни ассамблеясе узарга тиеш. Шулай ук сентябрь ае ахырында Казанда Геогафия фестивале үткәрү күздә тотыла. Ә инде октябрь ае башында узасы Идел буе һәм Урал федераль округларындагы география җәмгыятьләре методик комиссияләре җитәкчеләре слеты да республикабыз географларыннан зур хәстәрлек чаралары күрүне сорый. Ничек тә сынатмаска, Татарстан йөзенә кызыллык китермәскә иде инде.
Комиссия утырышын КФУның беренче проректоры, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Гатаулла улы Минзарипов алып барды.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ