Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Шәйхи: «Укытучы эшеннән китмәгән булыр идем, әгәр...»

5 октябрь көнне Укытучылар  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы уңайдан, «Мәгариф» журналы редакциясе «Бәйрәмегез белән, укытучылар»  сәхифәсен ачып җибәрә. Яраткан укытучыгызга җылы сүзлә...

5 октябрь көнне Укытучылар  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы уңайдан, «Мәгариф» журналы редакциясе «Бәйрәмегез белән, укытучылар»  сәхифәсен ачып җибәрә. Яраткан укытучыгызга җылы сүзләрегезне, котлауларыгызны видеоформатта  magarif@bk.ru электрон почтасына юллый аласыз. Бүген безнең сәхифәбезнең кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы комитетының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ  Шәйхиева.
Гөлназ Фердинантовна, Укытучылар көнендә иң беренче булып кемне исегезгә төшерәсез, шалтыратасыз?
– Мин үзем һөнәрем буенча – укытучы. Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясендә укытучы булып биш ел эшләдем. Һәм инде иң беренче котлауларым – әлеге гимназиягә. Иң беренче булып уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Фирдинә Садыйковага шалтыратам. Аннан соң минем сеңлем Лилия дә укытучы, ул да шул гимназиядә укытты. Әлбәттә, аңа шалтыратам.
– Мәктәптә укыган вакытта кайсы укытучыгыз Сезнең киләчәк язмышыгызга йогынты ясады?
– Укытучы – җаваплы гына түгел, нык авыр хезмәт. Мин үзем Әтнә районының Күәм урта мәктәбен тәмамладым. Укыган вакытта журналист булырга хыяллана идем. Ләкин әти-әнием, журналист хатын-кыз һөнәре түгел дип  уйлаганга, ул юнәлеш буенча укырга җибәрәселәре килмәде. Шуннан мин журналистикага якын дип укытучы һөнәрен сайладым. Бу һөнәрне сайлап һич тә ялгышмадым. Тарих фәнен бик ярата идем. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда,  тарих фәнен  имтихан буларак тапшыра алмадык. Ул вакытта тарих фәненең үзгәреш чоры кичергән вакыты иде. Мин Казан дәүләт педагогия  институтының тарих факультетын сайладым. Чөнки безне укыткан тарих укытучысы Нурия апа Батталова безгә бик тирән белем бирде. Ул тарихны шундый итеп өйрәтте, шушы тарихка булган мөнәсәбәт, кызыксыну мине шушы уку йортына алып килде. Һөнәр сайлаган вакытта юл күрсәтеп җибәрүче Күәм урта мәктәбенең директор урынбасары Хәлимә апа Зарипованың яхшылыклары беркайчан да онытылмас. Аның ярдәме, киңәшеләре белән мин укытучы һөнәрен сайладым.
-5xDyaEjY
– Сез хезмәт юлыгызны укытучы һөнәреннән башладым дип әйттегез. Укытучы эшеннән китүегез нәрсә белән бәйле?
– Мин укытучы һөнәрен бик яраттым. Мәктәптә укыткан дәвердә район, шәһәр мәктәпләрендә дә ачык дәресләр бирдем. Үз эшемне күңелем белән бирелеп башкардым. Оештыру эшләрендә дә актив катнаштым. Мәктәптән киткәнемә 27 елдан артык вакыт узса да, укыткан укучыларым белән аралашып яшим. Казан 15 нче татар гимназиясенә быел 30 ел була. Аның директоры Фанит Харисовны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләремне җиткерәсем  килә. Мәктәптән киткәч, «нинди яхшы укытучыбызны югалтканбыз икән» дип министр да шалтыратты. Кәгазь эшенең күп булуы, укытырга мөмкинлек  калмау мине бераз арытты кебек. Шул сәбәпле мин үзем теләгән журналист һөнәренә аяк бастым. Эшчәнлегемне Татарстан дәүләт радиосында башладым. Татар конгрессының башкарма комитетында эшли башлавыма егерме ел була.
– Сезнеңчә, бу заманда укытучы булып эшләү авырмы?
Бик авыр. Күреп торабыз бит,  укытучыларга болай эшләргә ярамый, тегеләй ярамый дип һәрвакыт тукып торалар. Шунысы кызык дип әйтимме, кызганыч димме, мәктәптә укучыларга дежур торырга ярамый, парта, такта сөртергә ярамый дигән сүзләрне дә ишетә башладык. Ничек ул ярамаска тиеш? Ул бит үзе язган язуны сөртә, үзе таптаган идәнне юа. Минемчә, хезмәт белән тәрбияләнеп үскән кеше беркайчан да начар була алмый. Без үскәндә, бәрәңгесен дә, чөгендерен дә алдык, идәнен дә юдык, дежур да тордык. Колхозга да ярдәм иттек. Балаларга сүз әйтергә ярамый диләр. Укытучы балаларны һич кенә дә начарлыкка өйрәтә алмый. Аның һәр сүзендә – изгелек, күңелендә – яхшылык. Укытучыларны чиксез хөрмәт итәм. Аларга сабырлык телим. Иң зур теләгем: мәктәпне тәмамласак та, озак еллар үтсә дә укыткан укытучыларыбызны бәйрәм көнендә генә түгел, башка вакытта да хәлләрен белеп шалтыратып, рәхмәт сүзләрен җиткерсәк, укытучы өчен шуннан да кадерлесе юк.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ