Логотип Магариф уку
Цитата:

Горький музеенда Шолохов күргәзмәсе ачыла

Горький музеенда «Тын Дон битләре» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда Шолохов Музей-тыюлыгындагы  күчмә экспонатлар урын алачак. Әлеге күргәзмәдә Михаил Шолоховның һәм аның гаилә әгъзаларының...

Горький музеенда «Тын Дон битләре» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда Шолохов Музей-тыюлыгындагы  күчмә экспонатлар урын алачак.

 Әлеге күргәзмәдә Михаил Шолоховның һәм аның гаилә әгъзаларының төрле еллардагы фоторәсемнәрен, кулъязмаларын, хатларын, документларын, казак көнкүреше предметларын, Дон җире өчен традицион булган әйберләрне күрергә мөмкин булачак.

Казанда күргәзмә өчен Горкий әдәби музееның сайлануы да очраклы түгел. Шолохов һәм Горький икесе дә бөек язучылар, үзләре яшәгән чорны әсәрләрендә бик оста яктыртканнар.

Күргәзмәгә 12 октябрьдә 16 сәгатьтә  ачыла һәм 6 декабрьгә кадәр эшләячәк. Казанга кадәр Шолохов күргәзмәсе Ульяновск, Саратов калаларында яшәүчеләр танышты, ул аларда зур кызыксыну уятты.
Альберт САБИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ