Логотип Магариф уку
Цитата:

Горурлыгыбыз сез, Хәкимҗан ага!

Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезнең сафлыгын саклый торган изге урын. Авыл ул –милли моңнарыбыз чишмәсе. Шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, җырчылары...

Авыл – үзенчәлекле бер дөнья. Авыл – гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезнең сафлыгын саклый торган изге урын. Авыл ул –милли моңнарыбыз чишмәсе. Шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, җырчыларыбызның барысы да диярлек авылда туып-үсүен искә алсак, шулай дип әйтергә тулы хакыбыз бар.
Ул – авыл баласы. Инешендә коенып, болыннарда уйнап, хезмәт белән «пешеп» үскән. Шуңадыр, нәкъ җырындагыча, яраткан ул туган авылын. Кешеләрне яраткан. Сүзем – якташыбыз, танылган балалар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәкимҗан ага Халиков хакында Ул 1933 елның 16 гыйнварында безнең Әтнә районындагы Мамыш авылында туган. Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында укый, аннары читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, озак еллар районыбызның Иске Өҗем мәктәбендә укытучы булып эшли.
2018 ел 16 нчы гыйнвар. Мәктәптә очрашу мизгеле.
(Сулдан уңга): Мөхәммәтҗан ага Халиков – шагыйрьнең бертуган энесе. Тәнзилә һәм Эдгар – шагыйрьнең оныклары, Нурия ханым – шагыйрьнең хәләл җефете. Роза Халикова – авылдагы туганы. Илгиз Мөхәммәтҗан улы Халиков – Яңа Шашы төп мәктәбе директоры.
1963 елдан Казанда яши: «Ялкын» журналында мәктәпләр бүлеге мөдире, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) әдәби хезмәткәр, Татарстан язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, «Идел» альманахы мөхәррире, «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының педагогика-методика бүлеге редакторы вазифаларын башкара. 1973 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы.
Елның-елында гыйнвар аеның кыл уртасында мәктәбебездә якташыбыз, күренекле балалар шагыйре Хәкимҗан ага Халиковның туган көнен зурлап билгеләп үтү гадәткә кергән. Быел да бу нәкъ шулай булды. Бу көндәге сыйныф сәгатьләрен дә, әдәбият дәресләрен дә Хәкимҗан Халиковның тормыш юлына һәм иҗатына багышладык.
Мәктәп китапханәсендәге күргәзмәдә шагыйрьнең берничә дистәдән артык китабы тупланган. Аларның барысы да балалар өчен дип язылган, һәммәсе дә балаларга багышланган. Араларында рус телендә басылып чыкканнары да бар. 1969 елда кече яшьтәгеләрләр өчен «Йолдызлар ничәү?» исеме астында басылып чыккан беренче китабы безнең өчен аеруча да кадерлесе. Анда авторның култамгасы саклана.
Мәктәбебез директоры Илгиз Халиков та – шагыйрьнең бертуган энесе Мөхәммәтҗан абыйның улы. Ул да Хәкимҗан абый кебек үк башта Арча педагогия училищесын тәмамлаган, аннары югары белем алган.
Без якташ шагыйребезнең гаиләсе белән элемтәдә торабыз. Алар –мәктәбебездә көтеп алынган кунаклар. Хакимҗан ага Халиковның иҗатына еш мөрәҗәгать итәбез. Сыйныфтан тыш чараларда да файдаланабыз. Укучыларыбызның якташ әдипләр иҗатын белеп үсүләрен телибез. Бу өлкәдә китапханәчебез Надия Котдус кызы Нәҗмиева да зур эш башкара.
Гөлнара КОРБАНОВА,

Әтнә районы Яңа Шашы төп мәктәбенең татар теле һәмәдәбияты укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ