Госман Исхакый: исемгә бозым салып буламы?

Исеме җисеменә җитсен

Яңа туган сабыйга исем кушу зур вакыйга түгел. Меңләгән исем бар ич,  озак эзләп  баш ватасы юк… Ни кызганыч, шактый күп милләттәшебез шулайрак уйлый. Югыйсә йөрәк парәсе гомер буе шушы исемне йөртәчәк. Шөкер, соңгы елларда  исеме милли-дини асылыбыздан шактый ерак булган егет-кызларыбыз да намазга баса, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне төгәл үтәргә тырыша башлады. Мондый яшьләргә нишләргә, асылыбызга туры килми торган исемнәрен алыштырыргамы? Башкалабызның «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакыйның уйланулары менә шушы четерекле мәсьәлә хакында.

Иске исем, имеш

Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Милләттәшләребезгә, өммәттәшләребезгә мәсьәләне аңлатырга Аллаһ ярдәм бирсен, кимчелекләребезне гафу әйләсен, телләребезне – үткен, йөзләребезне нурлы кылсын.

Моны сакаллы мәсьәлә дисәк тә була. Мәгълүм ки, инкыйлабтан соң безгә Көнбатышта таралган, марксизм идеологиясенә бәйле бик күп исемнәр килеп керде. Әйтик, малай туса – Рево, кыз булса  Люция дип кушканнар. Вил, Марлен, Мэлс, Феликслар да, Альберт, Роберт, Тимур, Марс, Артурлар да читтә калмады. Замана шаукымы булдымы бу. Партиягә яраклашырга, диненнән, милләтеннән качарга тырыштылармы – бөтенесен дә аңлавы кыен. Гаеп итеп тә булмый: өстән басым ясау да булмый калмагандыр. Модага иярүне дә истә тотарга кирәк.

Ләкин замана үзгәреп бара. Бер таныш хәзрәтем моннан кырык ел элек, дошманнар аяк чала, коммунистлар эшләргә ирек бирми, дип әйтә торган иде. Әле дә шуны тәкрарлый. Беркем дә аяк чалмый хәзер. Шайтан аздырган, имеш, юлдан яздырган, имеш; кире татар, иң элек вөҗданың белән килеш, дип әйткәнме әле Тукаебыз?!  Күптән үзгәрергә, фикерне үзгәртергә  вакыт!

 Исем – кеше өчен бик әһәмиятле нәрсә. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне исемләп яратты. Раббыбыз Адәм галәйһиссәламгә бөтен исемнәрне өйрәтте. Аны башка пәйгамбәрләрдән дә өстен яратып, аңа сәҗдә кылдырды. Шуңа күрә үзгәрик, җәмәгать!   Уфада, Тәлгат хәзрәт җитәкли торган нәзарәттә сәркатип булып эшләгән вакытымда, 1981 елны улым Мөхәммәт туды (аңа хәзер кырык яшь). Шул вакытта сабыйдан, исемең ничек, дип сорыйлар иде. Ул, Мөхәммәт, дип җавап кайтаргач: «Улыгызга нигә шундый иске, борынгы исем куштыгыз?» – дип аптыраттылар. Менә шул көннәрдән 30–40 ел үтте, хәзер бик күп малай шушы Мөхәммәт исемен йөртә. Хәмит, Әхмәтләр дә күп. Хәзер Европа илләрендә яңа туган нарасыйларның статистикасын карасаң, икенче, өченче урында – Әхмәт исеме.

Элегрәк кызларыбызга Камилә, Нәфисә, Гайшә исемнәрен куйгач, әбиемнең, әбиемнең әнисенең исеме ич бу, дип әйтәләр иде. Хәзер Камиләләр дә, Нәфисәләр дә, Гайшәләр дә тулып ята. Чынлап та, ниндидер испан, итальян исеме кушканчы, Кәрим кебек исемне куйсаң, нинди күркәм! Ул Аллаһы Тәгалә каршында юмарт, юаш, дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез исән вакытта, кемнеңдер исеме исламга карата тупас, кырыс ишетелә торган булса, аны үзгәрткән. Әйтик, бер кешедән исемен сорагач, тегесе, Хәрб, дип әйткән. Сугыш дигән мәгънәне аңлата әлеге кәлимә. Ул аны тынычлык, иминлекне аңлатучы, ягъни  Сәлим дип үзгәртә. Шуңа күрә матур яңгырашлы, яхшы мәгънәле булсын, дип хәзер дә исемнәрен үзгәртүчеләр бар. Кайбер кеше, мәшәкатеннән куркып тормыйча, паспортын, хәрби билетын да алыштыра. Кайберәүләр, паспортын үзгәртеп тормыйча, шул исем белән йөри дә, дөньядан үткәндә, җеназа укылганда шул исеме белән әйтелә.

Сөннәтсез Эрот

Мин Башкортстанның Октябрь районында имам-мөхтәсиб һәм «Нурулислам» мәдрәсәсенең ректоры булып эшли идем. Күрше-тирә республикалардан да укырга килүчеләр булды. Шулай бервакыт татарча матур гына сөйләшүче, күркәм генә егет килде. Исемен сорадым. Эрот, Мәхәббәт алласы, ди егет. Эротиканы аңлата түгелме соң, дим. Шулай инде, ди. Мәдрәсәне тәмамлагач, сиңа Эрот хәзрәт дип эндәшсәләр, нәрсә диярсең, дип сорадым. Әйдә, хәзрәт, үзгәртик, дип килеште ул. Аңа «Әхмәт» дип исем куштык. Шәкертләр белән җыелышып, бер ахшам намазыннан соң, кичке ашта яңа исемен игълан иттек. Ул хәтта паспортын, хәрби билетын, балаларының туу таныклыгын (ул чакта өйләнгән иде инде) да үзгәртте.

Берничә ай гына вакыт үтте. Хәзрәт, минем тагын бер проблема бар бит әле, дип мөрәҗәгать итте бу. Нәрсә булды, дим. Сөннәткә утыртылмаган икән. Сораштырып карасам, ул тарафтан килүче егетләрнең күбесе сөннәтсез булып чыкты. Бер таныш хирургым бар иде. Шуның белән сөйләшеп, егетләрнең берсе арты берсен сөннәткә утырттык. Менә шушылай мәдрәсәгә сөннәтсез, Эрот булып килгән егет берничә елдан сөнләтле Әхмәт хәзрәткә әйләнде дә куйды. Күрегез: гади генә бер мисал. Бер караганда, көлке дә, икенче яктан, кызганыч та. Исемнең адәм баласы тормышына тәэсире зур. Матур, мәгънәле исем бирелсә, иншалла, балалар шушы исемгә лаеклы булып үсәргә тырыша.

«Габде» һәм «хәмде» кебек алгы кушымчалар кергән исемнәр дә бик матур. Габдулла, Габделкаюм, Габдрахман, Габдерәхим, Габдесамат  – шундыйлардан. Аллаһының туксан тугыз  сыйфаты бар икән, шуңа «габде» дигән сүз кушыла да, исем барлыкка килә. «Хәмде» дигән сүз кергән исемнәр дә күп. Мәсәлән, Мөхәммәт, Хәмит, Мәхмүт, Хаммат… Мин горурланып та әйтә алам: беренче улым – Мөхәммәт, мәрхүм булган улым Габдрахман иде. Кемгәдер наданлык, җаһилият белән сабый чакта ямьсез, мәгънәсез исем кушылган була. Хәтта хәзрәтләребез арасында да шундыйлар бар иде. Исемнәрен мөселманчага үзгәртеп, гайрәтле, дәртле, шөһрәтле имамнар булып киттеләр. Арабызда керәшен мөселманнар булуга да аптырарга кирәкми. Алар да исемнәрен үзгәртеп, хәзер зур галимнәр булып үсеп киләләр. Шуның өчен дә исеме җисеменә җитсен, дип әйтә әби-бабаларыбыз.

Коръәндә, ата һәм бала белән ант итеп әйтәм, дип башлана торган бер сүрә бар. Әлеге гыйбарә ата һәм баланың, алар арасындагы багланышның бик әһәмиятле икәнен күрсәтә. Ата-ана дөрес тәрбия бирсә, дөрес, гадел яшәсә, әдәп-әхлаклы булса, балалар шуңа карап үсә. Ата-ананың хакы – дөрес тәрбия бирү, аннан да алда –
 матур исем кушу.

Пәйгамбәр исеменнән бәрәкәт арта

Мөхәммәд пәйгамбәребез, балаларыгызга пәйгамбәрләр исеме кушыгыз, дип әйтеп калдырган. Карагыз нинди матур исемнәр : Йосыф, Муса, Ибраһим, Яхъя, Зәкәрия, Гайсә, Ильяс, Салих… Шушы исемнәрне нигә куймыйбыз?! Дәшкән саен бәрәкәт арта торган була. Исемнәрен кушып кына калмыйбыз, балаларга шул пәйгамбәрләрнең тарихларын сөйлибез. Йосыф галәйһиссәлам һәм аның тарихы. Нинди күркәм, чибәр, акыллы зат булган. Аллага шөкер, хәзер күп кенә балаларыбыз, оныкларыбыз әлеге исемнәрне йөртә башлады.

Исемнәрнең иң хәерлесе – Габдулла! Нигә руслар оялып, читенсенеп тормый: үз баласына Иван дип исем бирә. Бер яктан караганда, русларның шушы Иваны татарларның Габдулласы кебек инде. Читенсенергә кирәкми. Революциягә хәтле ике татарның берсе Габдулла исемен йөрткән. Үзебезнең Тукаебыз да Габдулла исемле ич.  Хакыйкатьтә сез кыямәт көнендә аталарыгызның һәм үз исемегез белән  чакырылырсыз, шуңа күрә исемнәрегез күркәм, мәгъ-
нәле булсын, дигән Пәйгамбәребез.

Ни кызганыч, кайбер милләттәшләребез, үзләре ачкан ширкәткә чит-ят атама биргән кебек, балаларына да әллә нинди ясалма исемнәр бирә башлады. Әйтик, атасы һәм анасының исемендәге беренче иҗекне ала да, шуларны кушып, яңа исем китереп чыгара. Хәтта үз исемнәрен кирегә әйләндереп яңа исем уйлап табучылар, шулай мөгез чыгаручылар бар. Мондый хәл  кечкенәдән динебез, милләтебез тарихыннан мәхрүм булуыбыз турында сөйли. Бу җәһәттән мәрхүм Габделхак Саматов бик күркәм китап чыгарды,
үзебезнең дә исемнәргә баглы хезмәтебез бар. Әгәр бүген Интернетта, мөселман исемнәре, дип язып куйсаң шунда ук мәгънәсен бирә. Әле менә күптән түгел, беренче августта чираттагы, ундүртенче оныгыбыз туды. Аңа Хәнифә дип исем куштык. Карагыз: нинди матур, борынгы исем! Шуңа күрә исемегезнең мәгънәсез, ямьсез  икәнен беләсез икән, аны алыштыру ягын карарга кирәк. Рафаэль исемле бер танышым бар. Никах вакытында исемен сорагач, әнисе, туган вакытында мөәзин аңа Рафаэль түгел, Билал исемен кушкан иде, дип, улының сабый чагын искә төшерде. Таныклыгында итальян исеме булса,  үзебезчә мөселман исеме бар икән. Аңа шушы Билал исеме белән никах укылды. Матур итеп яшиләр.

Сабый ник елый?

Бервакыт мине, Октябрь районында эшләгәндә, исем кушу мәҗлесенә чакырдылар. Матур гына бер кыз балага ямьсез ят  исем кушмакчылар. Югыйсә әтисенең дә, әнисенең дә исеме матур гына. Тик кызларына әллә нинди чит-ят, шөкәтсез исем бирергә җыеналар. «Теләсә нишләгез, мин бу исемне кушмыйм. Коръән укыйм, дога кылам, ризыкларыгыздан авыз итәм. Кушсам да үзем уйлаган исемне кушам», – дидем. Болар инде,  мәҗлеснең ямен җибәрмик, дип тарткалашып тормады. «Сез теләсә ничек атап йөртегез, мин үзем уйлаганны кушам. Нинди исем кушканны әйтмим», – дидем. Бик нык ачуым чыккан иде. Мәҗлес үтте, мин кайтып киттем. Төнлә сабыйның әбисе шылтыратты. «Хәзрәт, ачуланмагыз, балабыз елый, туктата алмыйбыз. Нинди исем куштыгыз: әйтегез әле», – ди. Мәрьям исеме куштым, дидем. Бәләкәч тынычлангач, болар бик сөенеп, шул вакыттан сабыйны Мәрьям дип йөрттеләр. «Сабый исемен яратмады, үзгәртергә туры килде», – дип ишетсәгез, моңа гаҗәпләнмәгез.

Шундыйрак тагын бер кызыклы вакыйга Сөләйман хәзрәт Зарипов белән бәйле. Бик әдәпле, әхлаклы, гыйлемле хәзрәт иде. Моны бервакыт исем кушу мәҗлесенә чакырганнар да оныкларына Алиса исеме кушарга җыенганнарын әйткәннәр. Сөләйман хәзрәт, бичара, мин бу исемне кушмыйм, дип каршы килгән. Тегеләр, безнең башка исемебез юк, менә шушы исемгә тукталдык, бер дә булмаса, Әлисә, дип әйтербез, диеп, үз дигәннәрендә нык торганнар. Шулвакыт хәзрәт бу кыен хәлдән чыгу юлын тапкан. «Әлисә дип кушканчы, Халисә исемен бирсәгез ни була? Мәгънәсе дә яхшы –
 ихлас дигәнне аңлата. Бик борынгы, хәзер дә матур яңгырашлы исем», – дип тәкъдим иткән. Тегеләр киңәшләшеп алганнар да килешкәннәр. Күптән түгел бер мәҗлестә булдым. Шунда миңа бер хатын: «Хәзрәт, сез бу кызны танымыйсыздыр. Аның исеме – Халисә. Кызыбызга Сөләйман хәзрәт исем кушкан иде», – дип дәште. Чибәр, күркәм, әдәпле, нурлы йөзле бер туташ каршымда басып тора. Менә шулай ничә еллардан рәхмәт тә ишетерсең. Әйтергә, төзәтергә кирәк.  Без, хәзрәтләр дә әйтмәсәк, кем әйтер?! Балага исеме тәэсир иткәнен онытмыйк. Гомумән, сүзнең, исемнең  матди тәэсире бар. Уй-фикерләребез дә дөрес, исемнәребез дә матур булырга, бала шул исемгә лаеклы булып үсәргә тиеш.

Соңгы елларда Эльмира–Эльмир, Эльвира–Эльвир, Карина, Элина, Камилла дигәнрәк исемнәр кушу шаукымы да сизелә. Әлбәттә, инде үзебезчә, татарча, мөселманча түгел болар. Ярый, шушы тәнкыйтем белән чикләним. Югыйсә кайберәүләр мине яратмый-өнәми  башлар. Һәр аерым исемгә тукталу мөмкин дә түгел. Һәрхәлдә, дару биргәнче чир кайдан килгәнен тикшерергә, ачыкларга кирәк. Моның сәбәбе, билгеле, динебезне, телебезне, тарихыбызны начар белү, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр белән санлашмау, шәригать хөкемнәрен беренче урынга куймау. Гафу итегез: шушындыйрак чит-ят яки ясалма исем йөртүче  балалар күп очракта  ни Аллага, ни муллага  дигән кебегрәк үсә. Ни милләтен, ни шәҗәрәсен, нәсел-нәсәбен белми.

Тагын бер мисал китерәсем килә. Бер танышым малаен Англиягә укырга җибәрде. Малаеның исеме татарча булса да, әллә ни матур түгел иде. Яхшы гына укып йөри бу. Шимбә көнне яһүдләр – синагогасына, мөселманнар – мәчеткә, католик, праваслаулар  чиркәүгә бара. Бу өйдә калгач, син кайсы диндә соң, дип сорыйлар икән бу егеттән. Әти-әнисе динне  өйрәтмәгән, мәчет юлын күрсәтмәгән. «Тукта әле, мин татар булгач, мөселман ич инде», – дип бу, төрекләргә, гарәпләргә ияреп, әкренләп мәчеткә йөри башлаган. Инглизчә вәгазьләр тыңлап,  җомга намазларында катнаша икән, биш вакыт намазга керешкән. Хәтта исемен дә үзгәрткән. Кайткач, суыткычтагы дуңгыз итләрен, коньякларны алып куегыз, дип әтисенә әйтә икән. Шул сәбәпле әтисе куркуга калып: «Моны тикшерергә кирәк: тәмам ваһһабчыга әйләнмәгән микән?» –
 дип, миңа мөрәҗәгать итте. Бер караганда көлке инде. Төптән уйлап карасаң, ата-ананың динебезгә, милләтебезгә битарафлыгы бит бу!

Исемгә бозым салып буламы?

Янә исемемә бозым салганнар, нишлим икән, дип килүчеләр бар. Исемемә бозым салганнар, ризыкка нидер кушканнар, дисә, гадәттә, андый кеше үз-үзен «ашый», чиргә сабыша. Күпме шикләнсәң, чир шулкадәр көчәя. Безне бозмасалар да, шулай шик-шөбһәгә бирелеп, үзебезне үзебез бозабыз. Аллаһының исеме белән эшемне башласам, юлымны Аллаһының исеме белән дәвам итсәм, миңа күктән дә, җирдән дә бер нәрсә дә зыян салмый, чир тими, дип Аллага тапшырсаң, агу капсаң да зарары булмас. Шуңа күрә үз башыңа әллә ниләр юрап китерергә кирәкми.

Инде кемдер исемен алыштырырга теләсә, моның өчен мәчеткә бару шарт түгел. Азан әйтә белгән бер кешенең өйдә кыйблага каршы утырып, уң ягына азан әйтеп, сул ягына камәт төшереп, әтисенең исемен әйтеп, менә шулай булырсың, дип игълан итүе җитә. Шулай әкертенләп, исемем үзгәрде, хәзер исемем шундый, дип белгертә кеше. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк. Кемдер гаеп итә, кемдер соклана. Бөтен кешегә ярап булмый инде. Иң мөһиме: кешенең ризалыгын эзләргә түгел, Аллаһ ризалыгын алырга кирәк.

Госман хәзрәт Исхакый,
«Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы
Фото: kazan-nury.ru

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.