Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Сәгыйтова: «Максатыбыз – татар теленә кызыксыну уяту»

«Без бу фестивальгә исемне бик озак сайладык. Ниһаять, гәүһәр дигән матур, мәгънәле сүз килеп чыкты һәм күңелгә җылы керде. Бу асылташны табар өчен, ясар өчен бик күп көч кирәк. Безнең бу балаларда ни...

«Без бу фестивальгә исемне бик озак сайладык. Ниһаять, гәүһәр дигән матур, мәгънәле сүз килеп чыкты һәм күңелгә җылы керде. Бу асылташны табар өчен, ясар өчен бик күп көч кирәк. Безнең бу балаларда ниндидер сәләтнең очкыннарын табып, 20 дәрес эчендә аларның зур сәхнәгә әзерләгән остазларны шушы гәүһәр ташын табучылар дияр идем. Киләсе елда әле бәлки остазлар өчен дә төрле урыннар биреп, тагын да зуррак кызыксындыруга ирешербез дип уйлыйм. Әлбәттә, иң зур максатыбыз – татар теленә кызыксыну уяту һәм яшьләребезне туган телгә өйрәтү», – дип сөйләде «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган «Гәүһәр» балалар фестивале ачылышында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
 
Чараны ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Ул әлеге фестивальне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм аның дәвамлы булуын теләде.
Балаларның чыгышыннан соң, проектның остазлары сәхнәгә чакырылды.

Яңа гасыр каналы режиссёры Нурания Җамали: :«Шушы проектта балаларны өйрәтүгә ярдәм сорагач, бик теләп ризалашкан идем һәм бик җайлы булыр дип уйладым. Әмма балалар төрле, талантлы булсалар да, оялып торучылар, куркып калучылар да булды һәм иң авыр мәсьәлә аларны саф татар телендә сөйләшергә өйрәтү иде. Чыннан да балалар белән эшләве бик авыр. Мине бигрәк тә остазларның яшьләр булуы сөендерде. Аларның шушы эшкә алынуларына рәхмәтемне җиткерәсем килә», – дип сөйләде.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ