Идел-Урал – халыклар йорты: Ильяс Алкин

Европа дәүләтләренең хәзерге заман картасы Беренче бөтендөнья сугышы елларында һәм шуның нәтиҗәләре буенча төзелә. Бер төр империяләр, башка империяләрне җимерү яки үз милли төбәкләрен саклап калу өчен, гаскәр арты гаскәр оештыра. Россиядә хәрби әсирләрдән чех-словак гаскәрләре (ак чехлар), әрмән һәм латышлардан хәрби частьлар (латыш укчылары) әнә шулай төзелә. Февраль революциясеннән соң шуңа охшаш хәрәкәтләр Россиянең титулсыз халыкларыннан саналган хәрбиләр арасында башлана. Алар, үз төбәкләренең иминлеген саклау өчен, милли хәрби комитетлар һәм частьлар оештыра. Моның җитди тарихи сәбәбе дә була: 1915 елдан кузгалган милләтара бәрелешләр йөзләрчә мең россиялеләрнең гомерләрен кисеп өлгерә. Әйтик, 1916 елда Төркестанда кабынган кораллы фетнә төбәктә яшәүче меңнәрчә мөселманнарның үлеменә һәм чит илләргә качуына китерә.

Россия мөселманнары арасында әйдәүче рольне татарларга үз кулларына  алырга туры килә, чөнки ул чорда патша хөкүмәте Төньяк Кавказ, Кавказ арты, Үзәк Азия мөселманнарын хәрби хезмәткә чакырмый. Идел – Урал мөселманнары арасында төбәк иминлеген саклау максаты белән төзелгән Хәрби Шураның алыштыргысыз җитәкчесе Ильяс Алкин була. Ул – Казан шәһәренең күренекле җәмәгать эшлеклесе, I Дәүләт Думасы һәм «Иттифак әл-мөслимин» Үзәк Комитеты әгъзасы адвокат Дәүләтгәрәй Алкинның улы. Ильяс Казандагы реальный училищены тәмамлагач, Петроградтагы Политехника институтына укырга керә (нәкъ Мулланур Вахитов кебек). Шуннан хәрби хезмәткә чакырылып, артиллерия училищесенә укырга җибәрелә. 1915 елда Петроградтагы студентлары татар милләтенең сәяси мәдәниятен үстерүне һәм аңа яңалык кертүне үзенең максаты итеп куйган «Татар учагы» дигән җәмгыять оештыралар. Аны оештыручылар арасында Ильяс һәм Җиһангир Алкиннардан тыш, Галимҗан Шәрәф, Солтанбәк Мамлиев һәм башкалар катнаша.

1917 ел башында Алкин хезмәтен дәвам иттерү өчен Казанга җибәрелә. Казан Хәрби Округы, Идел буе һәм Урал төбәген колачлап, Россиянең Европа өлешендәге төп тыл округы булып санала. 1917 елның мартында Казан гарнизоны роталарыннан сайланган делегатлар Ильяс Алкин җитәкчелегендә Казан Мөселман Хәрби Комитеты (Хәрби Шура) төзү турында карар кабул итә. 1917 елның 23 мартында Хәрби Шура мөселман хәрби частьлары оештыру инициативасы белән чыга һәм шуңа ирешә  дә.

1917 елның 28 мартында Хәрби Шура Ильяс Алкинның докладын тикшерә. Алкин анда Россиядәге эчке губерналарның барлык территорияләрендә хезмәт итүче солдатлардан торган Татар Хәрби Округы төзү турында тәкъдим кертә. Анда гаскәрнең бөтен җитәкчелеге мөселманнардан торырга тиешлеге әйтелә. Округның рәсми теле татар теле дип игълан ителә. Әлеге Округ «гаскәрләрнең барлык төрләрен» һәм хәрби уку йортларын берләштерергә тиеш була.

1917 елның 30 апрелендә Мәскәүдә мөселман сугышчыларының киңәшмәсе башлана. Анда Алкин җитәкчелегендә Вакытлы Үзәк Совет оештырыла. Армияне ашыгыч рәвештә милли билге буенча үзгәртеп кору һәм мөселман гаскәрләре төзү турында карар кабул ителә. Алкинның мөселманнар арасында чын-чынлап шөһрәт казануы Казанда июль азагында узган I Мөселман Хәрби съезды белән бәйле. Съезд Ильяс Алкин җитәкчелегендәге даими рәвештә эшли торган Бөтенроссия Хәрби Советын (Хәрби Шура) сайлый.

Большевиклар җиңгәннән соң, Хәрби Шура баштарак аларның хакимиятен яклый. 1917 елның 30 октябрендә Казан Хәрби Округы мөселман-сугышчыларының II Съезды башлана. Алкин Учредительное Собраниегә сайлаулар уздырганчыга кадәр, ниндидер көчләрне яклап, яки каршы төшеп, хәлиткеч хәрәкәтләр ясауны кичектереп торуны яклап чыга. Моңа каршы Хәлил Сафиуллин: «Тарихыбызга борылып карасак, бердәм булмавыбыз аркасында үз дәүләтебезне үз кулларыбыз белән урыслар кулына бирүебезне күрергә мөмкин», – дип белдерә. Габдулла Габдеррәшитов запастагы өч мөселман полкыннан (Казан, Уфа, Оренбург) I Укчы бригадага берләшкән милли гаскәрләр төзү турында тәкъдим кертә.

1917 елның 12 ноябрендә Ильяс Алкин рәислегендә Казандагы милли оешмаларның икенче утырышы уздырыла. Ул Милләт Мәҗлесен Уфадан Казанга күчерергә, аңа татарларга хезмәт итә торган Учредительное Собрание вазифаларын бирергә һәм аның сессиясендә территориаль автономия игълан итәргә дигән тәкъдим белән чыга. 1918 елның 5 гыйнварында Россия Федератив Республикасы оешу турында игълан ителә. Шуның икенче көнендә үк, ягъни 6 гыйнварда Милләт Мәҗлесе аның субъекты – Идел-Урал штаты тууын белдерә. Бер үк вакытта Урал-Идел штаты коллегиясе (КУВШ) саналган территориаль автономия комиссиясе Уфада Штатның оештыру съездын чакыруны тәэмин итәргә алына. Хәрби Шура КУВШка буйсына. Алкин абсолют өстенлекне социалистлар – Казан вәкилләре тәшкил иткән КУВШ әгъзасы булып тора.

1917 елның 24 декабрендә Казанда узган мөселман хәрби оешмаларының уртак утырышында Ильяс Алкин урыс халкы арасында урыслар белән татарларның үзара сугышып торулары, киләчәктә урысларны җәберләү өчен татарларның бөтен хакимиятне яулап алачаклары турында имеш-мимешләр таралуын, ләкин моның ялган булуын әйтеп, ул Штаттагы хакимият барлык халыклар белән тигез итеп бүленәчәк дип белдерә. 1918 елның гыйнварында II Бөтенроссия Мөселман Хәрби съезды милли хәрби округ һәм Идел-Урал Штаты төзергә тиеш була. Ләкин съездда аның делегатлары – Ильяс Алкин җитәкчелегендәге милли күпчелек белән сул социалистлар арасында бәрелеш килеп чыга. Казан гарнизонының хәрби ахуны Гатаулла Баһаветдинов доклады буенча Идел-Урал төрки-татар Штатын оештыру турында карар кабул ителә. Штат хөкүмәте пропорциональ нигездә башка милләт вәкилләре дә кертелгән, әмма күпчелекне мөселманнар тәшкил иткән солдатлар, эшчеләр һәм крестьяннар Советлары тарафыннан оештырылырга тиеш була. Хәрби Шура, чынлыкта, Совет хакимиятен таный.

Әмма төбәкләрдәге Советлар җитәкчелеге арасында коткы таратыла. Аның максаты Идел-Урал Штаты оешуга каршы төшү була. Совет яклылар Съездны үзенә буйсындырырга маташа, ләкин җиңелү кичерә. Алар Казандагы Шура частьлары арасында, советлыларны яклау өчен үгетләүгә керешеп, анда таркалыш тудыралар. 1918 ел февраленең икенче яртысында Хәрби Шура башка урыннардагы, аеруча Оренбург, Уфадагы гаскәрләрнең таркалуы турында хәбәрләр ала башлый. 1918 елның февралендә Уфада уздырырга ниятләнгән Идел-Урал Штатын оештыру съезды урынына Казанда Идел буе һәм Көньяк Урал Советларның өлкә съезды үткәрелә. Гамәлдә, барлык мөселман делегатлар Штат идеясен хуплый. Ләкин Советлар съезды милли автономиягә каршы килә. Моңа җавап итеп мөселман фракциясе съездны ташлап чыга. Ә 1918 елның 26 февралендә Казандагы мөселман оешмаларының гомуми утырышында Штатны игълан итү турында карар кабул ителә. 27 февральдә бу хакта Фәрман тексты язылган плакатлар эленә. Казан Советы каршындагы Мөселман комиссариатыннан кала, барлык мөселман оешмалары  Штатны игълан итүдә катнашырга тиеш була. Моңа җавап итеп 1918 елның 26 февралендә үк Казан губерна Советы җитәкчелеге Казан Совет Республикасын оештырып куя. Шәһәрдә хәрби хәл игълан ителә. 1918 елның 28 февраленнән 1 март төненә каршы Шура җитәкчелеге кулга алына. Алкинны төрмәгә ябу бик тиз башкарыла. Әмма ул, азат ителгәч тә, кораллы көрәш идеясеннән баш тарта.

Ильяс Алкин гражданнар сугышының тизлеген арттыра барган маховигын туктатырга омтылып карый. Ләкин максатына ирешә алмый. Шулай да Башкортстан, Кырым, Кавказ һәм Кавказ арты, Үзәк Азиянең таулы районнарыннан аермалы буларак, Идел-Урал Штатының төп «биләмәләре» милләтара бәрелешләр мәйданына әверелми. Ильяс Алкин үзара җанкыйгыч сугышны сәяси кагыйдәгә әйләндергән ил тәҗрибәсен үз милләтенә каршы кулланылуын теләми. Мөгаен, аның төп батырлыгы да шундадыр. 

Айдар ХӘБЕТДИНОВ,
тарих фәннәре докторы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.