Логотип Магариф уку
Цитата:

«Идел» яшьләр үзәге Буадагы гимназиядә кунакта

Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикакүләм чара булып узды. Гимназиябездә Казаннан килгә...

Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикакүләм чара булып узды. Гимназиябездә Казаннан килгән «Идел» яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән киләчәккә таба» проектын тәкъдим итте.

Проект белән танышу ике өлештән торды. Беренчесендә Казан кунаклары аерым сыйныфларда мастер-класслар үткәрде. Аларда  укучылар әдәби әсәрләр – шигырь, хикәя иҗат итү, аларны сәнгатьле итеп уку, сәхнәдә  үзләрен дөрес тотып, тыңлаучыларны җәлеп итәрлек сөйләм серләренә өйрәнделәр. Проектның дәвамы төрле елларда «Иделем акчарлыгы» бәйгесенең Гран-при ияләре катнашында гимназиянең актлар залында оештырылды. Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр, мастер-класслар күрсәттеләр.

Чыгыш ясаучылар  арасыннан Буа районы  Яңа Чәчкап авылы егете Рифат Сәлахов 2005 елда «Иделем акчарлыгы» бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә Гран-прига лаек була.  Хәзер инде ул  – җиде  китап авторы.  Тормыш девизы: «Иҗат ул – яшәү рәвеше». Буа районы Бик-Үти авылы кызы  Ләйлә Фаяз (Ләйлә Хәбибуллина) 2018 елда «Поэзия» номинациясендә Гран-при ала.  Быел якташыбызның «Сөйләшәсе иде» дигән  китабы басылып чыгарга тора. Чирмешән егете Фәнил Гыйләҗев 2010 елда «Поэзия» номинациясендә Гран-прига ия була.  Яңа Чишмәдән  Алсу Сәлахова    «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә биш капкыр катнаша. Төрле елларда җиңүче  исеменә лаек була. Актаныш  районыннан Алинә Хәбибуллина 2020 елда «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә Гран-при яулый.

Проектның калган өлеше мәктәп фойесындагы күргәзмәдә дәвам итте. Анда мольбертларда «Тарих эзләреннән. По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрнең эшләре урын алган иде. «Идел» яшьләр үзәге директоры, якташыбыз Зөлфия Ибләминова, күргәзмәне ачып, бәйге турында сөйләде, җиңүчеләре белән таныштырды. Аннан  укучылар бу рәсемнәр белән таныштылар, киләчәктә үзләре дә бу бәйгедә  катнашырга теләк белдерделәр.

Гимназиябездә ел дәвамында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган зур күргәзмә эшләп килә. Килгән кунаклар күргәзмәне югары бәяләделәр. Зөлфия Зөфәр кызы Ибләминова, гимназиянең татар телен, тарихын саклауга, милли мәдәниятен үстерүгә өлешен югары бәяләп, уку йортына «Идел» яшьләр үзәгенең Рәхмәт хатын һәм  «Иделем акчарлагы 20 ел очышта» җыентыгын тапшырды. Гимназия исеменнән исә «Идел» яшьләр үзәгенә үземнең яңа гына чыккан китабымны бүләк иттем. Очрашудан гимназиябез укытучылары, укучылары һәм килгән кунаклар да күтәренке күңел белән таралышты.

Линар ЗИННӘТУЛЛИН,
Буадагы М.М. Вахитов исемендәге гимназия директоры,
Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ