Логотип Магариф уку
Цитата:

Игенченең максаты бер генә

ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән игеннәрне урып-җыюга багышланган очрашу үткәрде.Министр каләм әһелләрен республика и...

ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән игеннәрне урып-җыюга багышланган очрашу үткәрде.
Министр каләм әһелләрен республика игенчеләренең яңа уңыш өчен басуларда катлаулы һава шартларында алып барган фидакарь хезмәте белән таныштырды.
- Әгәр дә урып-җыю кампаниясе әйбәт һава шартларына туры килгән булса, республика буенча 5 млн тонна ашлык җыеп алу кулыбыздан килә иде, - дип башлады брифингта үзенең сүзен Марат Әхмәтов. – Әмма, күреп торасыз, урып-җыю авыр шартларда, зур югалтулар барәбәренә барды. Игеннәр өлгерүгә карамастан, басуларга техника кералмады, яңгырлар туктаусыз койды. Кайбер районнарда явым-төшем тәүлегенә 80 мм (54 мм иң кыры чик булып санала) тәшкил итте. Югалтуларыбыз нәкъ менә шул көннәрдә күп булды. Шуңа күрә 5 млн тонна ашлык җыеп алачакбыз дип фаразлый алмыйм. Әмма барыбер максатыбыздан чигенергә уйламыйм.

Марат Готыф улы сүзләренә караганда, урып җыю башланганнан бирле барлыгы 2,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.Уңыш һәр гектардан уртача 30,9 центнер тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 4,3 центнерга күбрәк. Игеннәр барлык мәйданның 880 гектарыннан (62%) җыеп алынган. Иң югары урып-җыю темплары Зәй районында, анда уңыш 61 процент мәйданда җыелган һәм 105 тоннадан артык ашлык суктырылган, Нурлатта – 65, Әлкидә 68 процент мәйданда эш башкарылган. Бер гектардан уртача уңыш 6 районда 40 центнердан артып киткән. Болар – Зәй, Тукай, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Актаныш районнары. Тәнкыйть зонасын республиканың төньяк районнары били. Бу аларның урып-җыюны соңга калып башлаулары белән бәйле.
Министр игеннәрне җыюда катнашучыларга 500 премия каралуы турында да әйтте. Аның гомуми суммасы 25 млн сум тәшкил итә. Шуннан 280 премия 4 төркем комбайннар арасында иң күп ашлык суктырганнар өчен бирелә; 20 премия – иң күп урылган мәйдан буенча бүленә; 200 премия район эчендә җиңүчеләргә каралган.
Марат Әхмәтов игенчеләрне ярышларга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә, бүләккә лаек механизаторларны кыерсыту очракларын булдырмаска кирәк, дип хуҗалык җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте.
- Хәзерге заман комбайннары тәүлегенә 150 тонна ашлык суктырырга сәләтле. Алда тагын 600 мең гектар мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар. Алар – арпа белән сабан бодае. Сентябрьнең икенче яртысында кукуруз, көнбагыш һәм рапс уңышын җыярга керешәчәкбез, өметләр зур, - дип тәмамлады сүзен министр.

Ирек НИГЪМӘТИ‌

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ