Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике кулга бер эш

Татарстан автономияле республикасы оешкан 1920  елда ук башкалабызда күн эшкәртү техникумы ачылган. Инкыйлабка хәтле Рәсәйнең күн үзәкләреннән берсе булган, күн эшкәртү фабрикалары гөрләп эшләп т...

Татарстан автономияле республикасы оешкан 1920  елда ук башкалабызда күн эшкәртү техникумы ачылган. Инкыйлабка хәтле Рәсәйнең күн үзәкләреннән берсе булган, күн эшкәртү фабрикалары гөрләп эшләп торган Казан өчен бик табигый вакыйга булган ул. Рухи тормышта барган үзгәрешләр белән бергә, илебездә уздырылган сәнәгать  революциясе  күн эшкәртү, күн өс һәм аяк киемнәре белгечләре әзерләүне, элеккечә, остаханәләрдә берәмтекләп түгел, уку йортларында күпләп укытып-өйрәтеп чыгаруны максат итеп куйган.
Исеме үзгә, җисеме – бер
– Йөз ел элек куелган максат бүген дә көн кадагында, – дип каршы алды безне Казан технология һәм дизайн көллияте директоры Ирек Даутов. – Дөрес, узып киткән йөз ел эчендә уку йортыбыз берничә тапкыр исемен үзгәрткән. Киез басучыларны әзерләүчеләр кушылгач –  технология техникумы; механик, электрчы әзерләү башлангач,  механика-технология техникумы буларак көн күргән ул. Шактый еллар җиңел сәнәгать техникумы дип йөртелгәнбез. Хәзер, соңгы таләпләргә туры китереп, яңача аталабыз: технология һәм дизайн көллияте. Исеме үзгәрсә дә, җисеме –төп белгечлекләребез шул ук калды. Болар – күн әйберләре технологиясе, конструкцияләү һәм калыплау (модельләштерү); мех әйберләр технологиясе, конструкцияләү һәм калыплау; тегү технологиясе, конструкцияләү һәм калыплау; күн һәм мех технологиясе; тукыма әйберләре технологиясе.
Хәер, соңгы елларда биредә, җәмгыятьтә ихтыяҗ артты дип, товар белеме һәм куллану товарларының сыйфатына экспертиза ясаучыларны, программалаштыручыларны әзерли башлаганнар. Якын елларда җитештерүдә ихтыяҗ зур булган тагын берничә белгечлеккә укытырга исәпләре бар.

Сер түгел, соңгы елларда мәгълүм сәбәпләр аркасында, илебездәге җиңел сәнәгать сүнеп-бетеп барды. 2000 елларда күп кенә мех, күн фабрикалары, аяк киемнәре, өс киемнәре тегү фабрикалары ябылып бетә язды, кайберләре кечкенә остаханәләр хәленә төште.
–Хәтта студентларны практикага җибәрү зур мәсьәләгә әйләнгән иде. 25 студентны 6–7 ширкәткә таратканнан соң, аларны контрольдә тоту,  укучыларны нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген өйрәтү бик кыен булды, – дип искә алды ул вакытларны директорның укыту-җитештерү эшләре буенча урынбасары Алсу Шиһабетдинова.
Бер яманның бер яхшысы булмый калмый, диләр. Илебезгә карата санкцияләр игълан итүләр, дөньяда пандемия башлану аркасында, чит ил товарлары килми башлады. Шул сәбәпле соңгы вакытта җиңел промышленность белгечләренә ихтыяҗ артты. Тәгаен алганда, башкалабыздагы Химградта 300 кеше эшли торган СИТИ-СТАРТ ширкәте, Казанның икенче башында «КазХимНИИ» ширкәте аякка баскач, көллият җитәкчелеге әлеге проблеманы хәл иткән. Хәзер, үзара килешүләр төзеп, студентларны төркемнәре белән шул сәнәгать оешмаларына практикага юллыйлар.
  «Милена» аяк киеме тегү фабрикасы студентларны даими чакырып тора икән. Соңгы вакытта ай саен диярлек күн-галантерея остаханәләре ачыла. Анда зур сумкалар гына түгел, акча янчыклары, каешлар, ачкыч савытлары, башка сувенир әйберләр дә тегәләр.
–Укучыларыбыз бездә алган теоретик белемнәрен шунда ныгыта, машинада гына түгел, кул белән дә тегәләр. Үзебезнең көллияттә дә эшкә өйрәнергә мөмкин, бездә дә заманча җиһазлар куелды, – дип сөйли  көллиятнең  махсус фән укытучы, студентларны практикага йөртүче Наталья Куклина. – Соңгы вакытта аяк киеме тегүче вак ширкәтләр пәйда булды. Дөрес, аларныкы бик кыйммәткә –  40 мең сум һәм аннан да югарырак бәягә төшә. Аерым калып алып, шәхси заказ буенча тегә алар. Әлегә хәлле кешеләр өчен генә булса да, бу юнәлешнең киләчәге бар. Шәт, тора-бара аяк киеме җитештерү җайга салыныр.
Көллиятнең «Мода студиясе»н студентлар теккән шундый күркәм аяк киемнәре белән танышырга була. Сөбханалла, арада итальянныкыларга биргесез бик матурлары бар. Технолог-конструктор белгечлеге алып чыгучылар уку йортын тәмамлаганда, диплом эше яклау белән бергә, кул күнекмәләрен раслау өчен үзенчәлекле аяк киеме тегеп күрсәтергә тиешләр икән.
 Сабый чактан тегүче
Сер түгел, бүген кайбер яшьләр уку йортын тәмамлап чыга да, нинди эшкә тотынырга белми, аптырап йөри. Кул белән эшли торган җиргә урнашыр иде, анык һөнәре юк. Бу көллият нәкъ менә баш һәм кул эшли торган һөнәр бирүе белән отышлы да инде. Билгеле, бөтен кеше дә калыплаучы (модельер), технолог-конструктор булып бетә алмый. Яңа укып чыккан белгечнең мондый вазифага алынырга тәвәккәллеге дә җитмәскә мөмкин. Әле бит шунысы да бар: кечкенә ширкәтләрнең күбесе калыплаучы-конструктор штаты тота алмый. Зыян юк: көллияттә бер уңайдан эшче һөнәре – III разрядлы тегүче белгечлеге дә биреп чыгаралар. Мөмкинлеге, вакыты  булганда, ике эштә дә эшли торырга – тегәргә дә, технолог вазифасын да башкарырга мөмкин. Иң мөһиме, теләк кирәк!
Шунысы кызык: кайберәүләр көллияткә килгәндә үк тегә  белгән, күпләре укый-укый   өйрәнгән. Аз гына булса да башта ук әзерлекле  булып килгәннәр, табигый, һөнәри осталыкны сыный торган Worldskills стандартлары буенча дөнья чемпионатында да уңышлы чыгыш ясый икән. Әйтик,  Виктория Малецкова 2019 елда,  шушы дөнья чемпионатында катнашып, санлы калыплау (модельләштерү) компетенциясе буенча I урын алган һәм алтын медальгә лаек булган. Һөнәри осталык бәйгеләрендә призлы урыннар яулаган Диана Хәкимова, Артур Мөшәрәпов белән дә горурланалар монда.
Журналыбызны укучы кызлар, егетләр өчен гыйбрәтле булыр дип, көллиятнең берничә укучысына бер үк сорау белән мөрәҗәгать иттек: ни өчен нәкъ менә технология һәм дизайн көллиятенә укырга килергә булдыгыз?
Иң беренче күрешкәнебез былтыр  Worldskills cтандартлары буенча Евразия чемпионатында мода технологиясе компетенциясендә алтын медаль откан ингуш кызы Хаува Гагиева булды. Ул безнең сорауга болайрак җавап бирде:
– Мин әүвәл документларымны Петербургка  җибәргән идем. Аннары, мөселман республикасында, өммәттәшләребез арасында укуы, яшәве җиңелрәк булыр дип, Татарстанны сайладым. Бер абыем –
 юрист, икенчесе – медик. Мин кечкенәдән курчакларыма күлмәкләр тегеп, шул эшне яратып үстем. Абыйларым мине, үгетли-үгетли, медицина юлыннан җибәрмәкчеләр иде. Мин үз дигәнемдә нык тордым. Дизайн, мода юнәлеше минем өчен кызыграк. Беренче күлмәгемне бишенче сыйныфта укыганда ук тегеп кидем. Аны күпләр ошатты, бик матур булган, диделәр. Шуңа бик горурландым. Мәктәптә оешкан  кул эшләре түгәрәгендә балалар өчен күлмәк тектек. Дөрес, югары сыйныфларда КВН, биюләр белән мавыгып, тегү эшеннән бераз читләшеп тордым. Монда килгәч, кабат тегә башладым. I курс азагында практика вакытында ныклап тегәргә өйрәндем. II курста укыганда  (2016 ел),   көллият буенча икенче урынны алдым. 2019  елда  мода технология-
се буенча дөнья чемпионаты кысаларында – Россиядә, 2021 елда Евразиядә  беренче урынны яуладым. Хәзер мин  ярышларда Россия командасы вәкиле буларак катнашам. Анда 25 яшькә кадәр катнашырга мөмкин.  Хыялым – конструктор-калыплаучы булу.
Көллияттә лаборант һәм студентларны һөнәр осталыгы буенча ярышларга әзерләүче тренер  булып эшләве өстенә, тырыш кыз КХТИның конструкцияләү факультетында укый икән. Аннан күреп, тагын ике ингуш, бер чечен кызы көллияткә укырга килгән.
Тегү технологиясе, конструкция-
ләү, калыплау белгечлеге алучы Мария Шуклина:

– Мин Удмуртиянең Кизнер шәһәреннән.  6–7 нче сыйныфта ук тегә идем,  түгәрәкләргә йөрдем.   Технология буенча олимпиадаларда катнаштым. Бу эш миңа бик ошый. Хәзер монда туганнарымда торам. Бер туганым шушы көллияттә укыган булган. Аның тәкъдиме белән бирегә килдем. Модельер булачакмын.
Шул ук бүлек студенткасы Мәликә Хисаметдинова:
– Мин – Казан кызы. Хәзер
III курста укыйм.  Калыплаучы-конструктор булу– балачак хыялым. Кечкенәдән әбием янында үстем. Ул кул эшләренә бик оста: тегә, чигә, бәйли. Әбием булышкач, балалар бакчасына йөргәндә үк тегә башладым. Дусларыма кунакка барганда, курчакларына күлмәк тегеп алып бара идем. Үземнең курчакларыма да тектем. Мин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укыдым. Безгә технология дәресе керә иде. Анда кулъяулыклар чиктек, алъяпкычлар тектек. Энә белән бәйли, чигә беләм,  уенчыклар да бәйлим. Мәктәптә укыганда ук, үземә итәк, сарафан, энекәшләремә күлмәкләр тектем. Тугызынчыны тәмамлагач, озак уйлап тормыйча, шушы көллияткә килдем. Без дәресләрдә, практикада кечкенәрәк әйберләр тегәбез. Әлегә мода технологиясе ярышларында катнашканым булмады. Мин күбрәк сәхнәдә. Көллиятебездәге «Арнуво» («Яңа сулыш») мода театрын җитәклим.
Калыплаучы-конструкторлыкка укучы Елизавета Шеховцева:
–Мин – Пензадан. Бу уку йортын Интернеттан эзләп таптым. Кечкенәдән тегәргә яратам. Әниемнең үз исемендәге, «Жанна» дигән
ательесы бар. Укып бетергәч, шунда модельер булып эшкә кайтачакмын.
Күн һәм мех технологиясе белгечлегенә укучы Никита Костин:
– Без биредә энем Артём белән бергәләп укыйбыз. Мин II курста, ул I дә. Без «Ярдәм» мәчетенең Теләче районындагы Иске Җөри авылында урнашкан ятимнәр приютында тәрбияләндек. Хәзер Казанда «Ярдәм» мәчетендә яшибез, шундагы тернәкләндерү үзәгенә кулдан килгәнчә булышам. Дөрес, мин башта Арчадагы төзүчеләр көллиятенә укырга кергән идем. Тора-бара күн белгече булырга дигән фикергә килдем. Миннән күреп, энем дә бирегә укырга керде. Күн эшкәртү җиңел түгел, әмма эштән курыкмыйм. Әле җәй көне бер кафеда официант булып эшләп алдым.
Тегү  технологиясе, конструкцияләү, калыплау белгечлегенә укучы Салават Садретдинов: 
– Мин Чистай шәһәреннән. Сабый чагымнан кием дизайнеры булырга хыялландым. Гаиләдә, туганнарым арасында тегү белән мавыгучы булмаса да, әлеге омтылыш кечкенәдән күңелемне кытыклап торды. Тугызынчыны тәмамлаганда, бу көллиятне Интернеттан табып, «Ачык ишекләр» көненә килдем.   Укытучылар  бик ошады. Көллияткә килгәнче текмәсәм дә, балачакта туганнан туган сеңелләремнең курчакларына кәнфит кәгазьләреннән, башка төрле  материаллардан киемнәр ясый идем. Беренче курс-
та ук тегәргә өйрәндем. Әле менә үземә ыштан тегеп кидем. Мин, мөгаен, модельер-дизайнердыр инде. Уйлап табу, иҗат итү бик ошый миңа.
 Шифалы җил очкыны
Көллияткә килеп, татар теле укытучысын күрми китсәк гөнаһ булыр дип, Гөлфизә Мулланурова кабинетына да сугылдык. Дөрес, аны кабинетында түгел, клуб вазифасын да үтәүче җыелышлар залында очраттык. Анда көллиятнең «Дастан» иҗат клубына йөрүче кызлар «Каз канаты» биюен «шомарту»  белән мәшгуль иде. Әлеге клуб биредә инде 17 ел эшләп килә икән.
– Монда мин 30 ел укытам инде. Студентлар белән җырларга, биергә өйрәнәбез. Шәһәр, республика күләмендә уздырылган бик күп конкурсларда катнаштык. Ел саен «Көллият гүзәле» конкурсы уздырам. Егетләр арасында да шушындыйрак конкурс үткәрәбез. Бездә егетләр азрак булганга, ул ике елга бер тапкыр гына оештырыла. Элек татарча исәнләшсәң, өнәмичә караучылар була иде. Шөкер, хәзер андыйлар очрамый, – дип сөйләде безгә мөгаллимә ханым.
 Халкыбызның гореф-гадәтләре, телебез нечкәлекләре турында Гөлфизә ханым кебек оста сөйләүче, борынгы җыр-биюләребезне өйрәтүче булса, бүтән милләт вәкилләрендә  милләтебезгә карата ихтирам хисләре тиз уяныр иде, дип уйлап утырдым мин, чәчләренә чал кунса да энергиясе ташып торган өлкән мөгаллимәне тыңлаганда. «Дастан»ның шифалы тәэсирендә көллият студентлары телевидениедәге «Башваткыч», «Җырлыйк әле», «Манзара» тапшыруларында катнаша, газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә башлаган. Быел дүртенче мәртәбә «Көмеш каләм» конкурсы уздырганнар. Шушы бәйгеләрнең нәтиҗәсе буларак, көллиятне тәмамлаган бер туташ хәзер КФУда журналист булырга укый икән. Икенче бер туташ көллияттән соң КФУның филология институтында, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый башлаган. «Күрәсең, тел белән кызыксыну кайчандыр күңелендә булган, тик уянып җитмәгән. Шифалы җил кагылса, андый очкын гөлт итеп кабынып китә. Шәт, без шул очкынны кабызганбыздыр», –
 дип аңлатты моны остаз. Дөнья үзгәреп тора. Кем белә, бәлкем бу туташлар тора-бара көллияттә алган белгечлекләренә әйләнеп кайтыр. Алган һөнәр-күнекмә  һич югалмый. Тиктомалдан гына, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, дип әйтмәгән бит халкыбыз. Кеше бер һөнәр белән генә чикләнеп калмаска тиеш, дип әйтергә яраткан Гөлфизә ханым үзе, күптән түгел генә психологлар курсын тәмамлап, көллияттә психология фәне дә укыта башлаган. Географлар әзерләүче курсларны тәмамлаганга, көллияттә берничә ел география фәне укыту да насыйп булган аңа. Үрнәк алырлык, шаккатмалы  мөгаллимнәр бар бу уку йортында.
Киләчәккә билет 
Көллияттә илебезнең 33 төбәгеннән килгән студентлар укый. Шуларның өчтән икесе үзебезнең республикадан. Аларны ничек җыя-
лар соң?
–Без «Киләчәккә билет» проектында катнашабыз,– дип аңлатты бу уңайдан Алсу Шиһабетдинова. – Ул республика мәктәпләренең 6–
11 нче cыйныфларында гыйлем эстәүче 960 укучыны колачлый. Болар, нигездә, Кукмара, Норлат, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Тәтеш укучылары.
 Ай саен онлайн-форматта «Ачык ишекләр» көне үткәрәләр икән. Уку елы азагында «ишекләр» атна саен ачыла. Уку шартлары, һөнәри мөмкинлекләр  турында элек көллиятнең үзенә чакырып аңлатсалар, пандемия шартларында бу мөмкинлек беткән. Казандагы 61нче коррекцион мәктәп белән хезмәттәшлек итә башлаулары аеруча мактауга лаек, минемчә. Гомумән, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри күнекмәләр бирү һәр көллият өчен абруйлы, мөһим эш дип саналырга тиештер.
Илдә эшчеләр, һөнәр осталары әзерләүгә юнәлтелгән Worldskills хәрәкәте җәелгәннән соң,  көллият укытучылары һәм осталарына ихтыяҗ арткан. Санлы калыплау (модельләштерү) менеджеры булып эшләүче Айрат Шәрәфиев студентларны Worldskills стандартлары буенча дөнья чемпионатына әзерләүче төп белгеч санала. Алай гына да түгел, Айрат әфәнде төбәк, сайлап алу чемпионатлары уздыручы, гомумән, илебездә 3D калыплауны үстерүгә җаваплы төп хезмәткәр булып чыкты.
– Санлы калыплау (модельләштерү) – киләчәк һөнәре ул. Бу ысул кулланышка кереп кенә бара әле. Әлеге ысулны кулланып эшләүчеләр булса да, бармак белән генә санарлык.  Бернинди кәгазь, карандаш кирәкми. Булачак кием-салым әүвәл бөтенләе белән 3D форматында күзалланган рәвешкә китерелә. Булачак киемнең сурәте, рәвеше сызылып, саналып, зәңгәр экранда барлык-
ка килә, – дип, ул минут эчендә берничә сылуны «киендереп-чишендереп» күрсәтте. Гади генә әйткәндә, җиңсез, кыска җиңле, озын җиңле, кыска, озын итәкле күлмәкләрнең өлге-үрнәкләре болар. Иҗат ителгән калып-модельләрне кисү җиһазының (берничә миллион сум торучы әлеге станокны ике ел элек кенә кайтартканнар) программасына кертеп, тиешле тукыманы куеп, өлгеләргә бүлгәләгәч, станоктан чыгарасы гына кала. Соңгы этап –
 тегү эше, билгеле, тегүче осталарның үз җаваплылыгында. Кем белә, бәлкем тора-бара анысын да робот-компьютерлар башкарыр.
– Көллият белән килешү төзеп, инде берничә ширкәт санлы калыплауны гамәлгә кертә башлады. Без әүвәл аларның белгечләрен укытабыз. Кайбер эшләрне бергәләп башкарабыз да, тора-бара алар мөстәкыйль эшләүгә күчә. Студентларыбыз әлеге ширкәтләрдә практика үтә, – дип өстәде үз чиратында җитәкчеләре Ирек Даутов.
Рәшит Минһаҗ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ