Логотип Магариф уку
Цитата:

Илаһият мирасыбызны кайтаралар

Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап республикабызда оештырыла торган чаралар уңаеннан, Россия Ислам университеты җитәкчеләре матбугат җыелышы уздырды.Тәгаен алганда,...

Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап республикабызда оештырыла торган чаралар уңаеннан, Россия Ислам университеты җитәкчеләре матбугат җыелышы уздырды.
Тәгаен алганда, юбилей кысаларында РИУ мөселман уку йортлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы, фотоконкурс (сүз уңаеннан, ул 21 апрельдә башланды инде, 31 майга кадәр дәвам итә) уздыра. Шуның өстенә  РИУ мөгаллимнәре һәм студентлары киләсе атна азагында Казанда оештырылачак KazanSummit 2022 эшчәнлегендә, Изге Болгар җыенын үткәрүдә дә актив катнашачак. Бу җәһәттә уку йортының “Россиядә ислам тарихы” басмасын әзерләүдә, чыгаруда һәм тәкъдим итүдә, шулай ук “Мөселман илаһият фикере”, “Татар илаһият фикере антологиясе” сериясен нәшер итүдә дә шактый көч сарыф итүен искә алмасак, дөрес булмас.

Аерым алганда, матбугат җыелышы барышында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиаданы быел халыкара дәрәҗәдә, һич югы БДБ күләмендә уздырырга җыенуларын, халыкара вазгыятьнең катлауланып китүе сәбәпле, бу ниятне киләсе елга кичектереп торуларын хәбәр итте. 1100 еллыкны билгеләп үтү көннәрендә башкалабызда РИУ мөгаллиме, хәттат Рамил Насыйбулловның каллиграфия эшләреннән күргәзмә оештырылуы да – күңелле хәбәр. Рамилның эшләре, һичшиксез, Татарстан, хәзерге татар нәкышчелегендә яңа сүз, яңа сулыш ул.

РИУда шәригать аудиторларының әзерләнүе, мөселман журналистикасы бүлегендә, бакалавриат белән генә чикләнеп калмыйча, киләсе уку елында магистратура ачарга җыенулары да өммәттәшләребез өчен файдалы, кызыклы мәгълүмат булыр дип уйлыйбыз.
Икътисад, азак-төлек җитештерү, банк эшчәнлеге бер караганда барча кешелек өчен уртак булырга тиеш кебек. Әмма ислам хокукы чикләре, хәләл таләпләре һәр өлкәгә үз төсмерен кертә. Матбугат җыелышы тәмамлангач та, РИУ проректоры Рөстәм Нургалиев менә шушы үзенчәлекләр, хасиятләр турында журналистларыбызга кат-кат аңлатты.

Рәшит Минһаҗ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ