Илсур Һадиуллин: «БДИ – укытучы өчен дә сынау ул»

2022 елдан Россия, шул исәптән Татарстан мәктәпләре дә, яңа мәгариф стандартларына күчәргә җыена. Бу уку елы шушы яңа стандартларга күчүгә әзерлек, сынап карау елы булачак. Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин  хәбәрчебезгә әлеге гамәлнең үзенчәлекләрен бәян итте. Әңгәмә барышында министр узган уку елына йомгак ясады, алда торган максат-бурычларга тукталды.

БДИ – укытучыны да сынау ул

– Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру – мәгариф системасы өчен бик җаваплы чор. Тулаем алганда, без аңа беренче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфка кадәр әзерләнәбез. Эшчәнлекне шулай оештырганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – дип башлады сүзен министр. – Пандемия дәвам итүгә карамастан, быел да фараз иткәннәргә ирештек. Мәгълүм булганча, 2020 елның 19 мартында дистанцион укытуга күчкән идек. Россиянең күп кенә төбәкләреннән аермалы буларак, без узып киткән уку елында читтән торып укытуга күчмәдек. Республика җитәкчелегенең һәм мәгариф системасының катгый позициясе бу. Узган уку елының нәтиҗәләре начар түгел. БДИ буенча барча фәннәрдән күрсәткечләребез уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак. Дөрес, биш фәннән – җәмгыять белеме, тарих, әдәбият, физика, немец теленнән – күрсәткечләребез элгәресеннән түбәнрәк булды. Без моны башкалар белән түгел, былтыргы ирешкәннәребезгә чагыштырып әйтәбез. Мондый ачыклау методик, матди-техник тәэмин ителеш, оештыру ягыннан янә тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлау, тынычланып калмас өчен зарур.

Бер яктан, БДИ – безнең эш күрсәткече, икенче яктан, укытучылар коллективы, ата-аналар һәм укучыларның системалы эшчәнлеге ул. Билгеле, мәктәп тәмамлаучылар, имтихан нәтиҗәләре ничек булыр икән, дип бик борчыла. Укытучы имтихан көннәре якынлашканда гына түгел, укучы белән даими элемтәдә булганда, ата-аналарны, балаларны канатландырып, уңышка дәртләндереп торганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. БДИ – укытучы өчен дә сынау ул. Узган уку елын рус теленнән яхшырак күрсәткечләр белән тәмамладык. Тәгаен алганда, нәтиҗә математикадан – 2 балл чамасына (элгәре уку елында уртача 59, 50 балл иде, монысында 61,41 булды), информатикадан 3 баллга (элгәре уку елында 66, 61 балл иде, монысында 69,61) артык булды. Быел беренче мәртәбә информатиканы, барча Россиядәге кебек, компьютерда тапшырдык.

– БДИ нәтиҗәләренә башка яссылыкта да карап була. Нинди фәннәрне сайлап алу кими?

– Ни кызганыч, математика, физика, химия, биология һәм чит телләрне сайлап алучылар кими. Инде чыгарылыш имтиханы тапшыручы тугызынчы сыйныфларга тукталыйк. Болар – 36 мең укучы. Шуларның 659 ы аттестат ала алмаган. Алар математика, рус теле буенча 3 сентябрьдән соң кабат имтихан бирәчәк. Әлеге балалар мәктәптә яки башка белем алу учреждениеләрендә укуын дәвам итәр дип уйлыйм.

Унберенчене 16,5 мең укучы тәмамлады. БДИны 17 993 укучы тапшырды. Бу санга былтыр тәмамлаучылар да, урта техник белем алучылар да керә. Быел 42 укучы аттестат ала алмады. Белгәнегезчә, быел БДИ шактый катлаулы, үзенчәлекле шартларда үткәрелде. 2019 елда андыйлар алтау гына иде.

Беренчеләр артуга китте

– Мәктәп тәмамлаучыларның динамикасы нинди: сан артамы, әллә, киресенчә, кимиме?

– Чыгарылыш укучылары артып килде. 2022 елдан башлап, тугызынчыны тәмамлап китүчеләр дә, унберенчене бетерүчеләр дә акрынлап кими башлар дип торабыз. Шул ук вакытта беренче сыйныфка килүчеләр арта. Быел, мәсәлән, беренчегә керүчеләр 55 меңгә җитәчәк, былтыр ул 54 меңнән чак кына артык иде. Төгәл санны 5 сентябрьдән соң гына әйтергә мөмкин. Чөнки миграция бара: килүчеләр, китүчеләр булып тора.

– Мәктәп тәмамлаучыларның күпмесе – вузларга, күпмесе урта техник белем бирү йортларына керүе турында исәп алып барыламы?

– Соңгы елларда, гадәттә, унберенчене тәмамлаучыларның 88 проценты укырга вузга керә. Быелгы санны әлегә әйтә алмыйм. Чөнки һәр елны кабул итү кагыйдәләре үзгәреп тора. Хәзер мөмкинлек күп: документларны төрле вузга, берничә белгечлеккә биреп карарга була. 6 августтан соң кабул итү турында боерыклар чыгарыла башлый. 19 августка кадәр педагогия юнәлешендә – ике телдә белем бирүче белгечлекләр буенча документлар кабул ителә. Тугызынчыны тәмамлаганнарның 54–55 проценты документларын урта һөнәри-техник белем бирү йортларына тапшыра. Бу процент арта бара. Хәзер әлеге ресурс үзәкләренең матди-техник хәле яхшырды. Урта, кече бизнес структуралары анда укып чыкканнарны бик теләп эшкә ала. Эшче һөнәрләр, ниһаять, яшьләр арасында популярлык казана башлады. Эшче һөнәрләр чемпионатларында алдынгы урыннарны даими яулап килүебез – моңа яхшы мисал.
Әлеге урта һөнәри белем алучыларга республикабызда, илебездә генә түгел, чит илләрдә дә мохтаҗлык бар. Һөнәри техник белем бирү йортларында укучы яшьләр – алар бездә 6,5 мең кеше – халыкара стандартлар буенча имтихан бирә. Шул сәбәпле барча илләрдә имтихан нәтиҗәләре таныла, мондый белгечләр бөтен җирдә кирәк. Аларның саны артсын өчен, бу ресурс үзәкләрендә белем бирү шартларын эзлекле рәвештә яхшыртырга тиешбез. Кайдандыр белгечләр, эшче куллар чакыртканчы, аларны үзебездә әзерләү күпкә яхшырак, мөһимрәк, әлбәттә. Чөнки алар биредә туып үскән, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне белә. Беркемгә дә дәгъва белдермибез анысы, шулай да үзебезгә кирәкле белгечләрне үзебездә әзерләү мәгъкульрәк.

Илдә – өченче

– Ел күрсәткечләре сыйфатына килгәндә, бөтенроссия күләмендәге олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулаучылар артты, диләр.

– Әйе, күңелле хәл бу. Сәләтле балаларны тәрбияләү, укыту, үстерү мәсьәләсенә беркем дә битараф түгелдер. Соңгы елларда без бу юнәлештә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны биләп киләбез. Татарстанда бу эшчәнлек һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. 2014 елны бездә республика олимпиада үзәге булдырылды. Анда ел әйләнәсе төрле юнәлешләр буенча олимпиадаларга әзерлиләр. Ачык, ябык, республика, бөтенроссия, халыкара олимпиадалар була. Авыл балалары өчен махсус олимпиадалар оештырыла. Без балаларны дүртенче сыйныфтан әзерли башлыйбыз. Хәзер «Сириус» моделе буенча да эш бара. Ул башлангыч сыйныфлардан башлап олимпиадаларга әзерләнү мөмкинлеге бирәчәк. Укучыларыбыз өч юнәлеш – фән, сәнгать, спорт буенча шөгыльләнә. Аларны югары уку йорты студентлары, яшь галимнәр, профессорлар укыта, өйрәтә. Анда яхшы база, лабораторияләр бар. Яшь галимнәр, студентлар, профессорлар ярдәмгә килеп торганда, нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр дип ышанасы килә. Табигый, башкалар да йоклап ятмый, әнә үкчәбезгә Мәскәү өлкәсе басып килә. Аларда шартлар, мөмкинлекләр яхшырактыр да. Шулай да без тырышырга, калышмаска, тиешле барча шартларны булдырырга омтылабыз.

– Олимпиадаларның нәтиҗәләре буенча елның-елында аерылып торган мәктәпләр бармы?

Мин, башкаларны үпкәләтмәс өчен, биредә аларны исемләп телгә алмас идем. Олимпиадалар күп ич. Мәктәп, муниципаль, төбәк, республика, бөтенроссия, халыкара күләмендәгеләр бар. Шулай да һәр елны яхшы нәтиҗәгә ирешеп килүчеләрдән башкалабызның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатны, шулай ук Казандагы 131 нче лицейны, КФУ каршындагы Н. Лобачевский исемендәге лицейны атап китә алам. Әйтик, 19 нчы гимназия, IT-лицей, Чаллыдагы 26 нчы, 78 нче гимназияләр дә күркәм нәтиҗәләргә ирешә. Казанның, республикабызның, илебезнең мактанычы, горурлыгы булган башка мәктәпләр дә бар. Олимпадада алтын медаль отканнарга – 150, көмеш медаль алсаң – 100, бронза медаль яуласаң, 75 мең сум акча бирелә. Бу да – яхшы этәргеч. Моннан тыш, федераль үзәк тә зур гына акчалар бирә.

41 укучыбыз информатикадан 100 балл җыйды. Әлбәттә, тырышып әзерләнү нәтиҗәсен бирми калмый. Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Бөгелмә, Лениногорск, Чаллы, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары быел күрсәткечләрен яхшыртты. Йөз балл алучылар да күбрәк булды. Былтыр андыйлар 239 булса, быел – 265. 11 укучы 200 әр балл җыйды. Болар – республикабызның горурлыгы.

Тел белгән – ил гизгән

– Казанда билингваль, полилингваль мәктәпләр ачылды. Әлеге берничә телдә белем бирүче мәктәпләрдә техник юнәлештә дә укыту бармы, әллә аларда гуманитар якка гына басым ясаламы?

– Бездә, чынлап та, билингваль мәктәпләр дә, полилингваль мәктәпләр дә бар. Әйтик, башкалабыздагы «Адымнар» мәктәбендә ике юнәлеш тә күздә тотыла. Билингваль мәктәп ул күбрәк рус телендә һәм чит телдә укытуны, полилингваль мәктәп рус теле, татар теле һәм чит телләрдә укытуны максат итеп куя. Монда балалар татар телен белүләрен, кайсы милләттән булуларын, телгә булган мөнәсәбәтен, ихтирамын исәпкә алып бүленә. Бездәге гуманитар мәктәпләрдә техник юнәлештә белем бирүче аерым сыйныфлары да бар. Мәсәлән, шул ук полилингваль гимназиядә физиканы тирәнтен өйрәнүче сыйныфлар булачак, физиканы чит телләрдә укыту да каралачак. Параллель сыйныфларда бер сыйныф физиканы – инглизчә, икенче сыйныф – татарча, өченче сыйныф русча укыса, алар бер-берсен тулыландырып торачак. Шушылай төрле юнәлештә эш алып барылачак.

– Татарлар күпләп, оешып яшәгән төбәкләрдә, Татарстаннан татарча дәреслекләр, матур әдәбият җибәрелсә, татар теле яхшырак укытылыр иде, дигән фикер ишетергә туры килә.

– Без татар төбәкләренә дәреслекләр һәм татар әдәбияты җибәрүне дәвам итәбез. Былтыргы уку елында гына да 16 мең дәреслек җибәрелде. Дәреслекләр дә, матур әдәбият та бирәбез. Табигый, матур әдәбият – китапханәләр өчен, дәреслек, укыту ярдәмлекләре – мәктәпләр өчен бик кирәкле нәрсә. Төбәкләрдә туган телебез белән кызыксыну тагын да артты. Әйтик, алардан татар теле, әдәбиятыннан олимпиадаларга килүчеләр былтыргыга караганда күбрәк. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары конференцияләренә килүчеләр саны да артты. Димәк, туган телебез сәгатьләрен укытуны кыскарту вазгыятенә карамастан, татар төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең ана теленә карашы яхшы.

– Элек федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне тәрҗемә иткән очракта бастыру өчен кабат рөхсәт аласы, акча түлисе була иде. Хәзер әлеге мәсьәлә башкача хәл ителде шикелле.

– Бүген, чынлап та, федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне тәрҗемә иткәч, реестрга кертү өчен акча түләп торасы юк. Хәзерге вакытта тәрҗемә ителгән 41 дәреслек федераль исемлеккә кертү максаты белән Мәскәүгә җибәрелде. Без аннан уңай җавап килүен көтәбез. Шуларга өстәп, тагын 12 дәреслек – татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен җибәрдек. Анда башлангыч сыйныфлар өчен «Сәлам» дәреслеге дә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төзегән, татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләрендәге татар сыйныфлары өчен чыгарылган яңа дәреслек тә, шулай ук дәүләт теле буларак чыгарылган, яңартылган татар теле дәреслеге дә кертелгән. 2022 елда без яңадан 31 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тырышачакбыз. Тагын бер зур уңышыбыз, җиңүебез бар. Узып киткән уку елы ахырында яңартылган татар теле, татар әдәбияты программалары федераль реестрга (исемлеккә) кертелде.

– Элек кайбер җитәкчеләр, тел белү өчен бала башлангыч сыйныфларда татарча укыса җиткән, дип әйтә иде. Әмма башлангычларның белемнәрен тикшерә торган ВПР (Бөтенроссия тикшерү эшләре) Мәскәүдән русча килә. Татар мәктәбендә укый торган бала аңа русча җавап бирергә мәҗбүр. Шушы проблеманы хәл итү максатыннан чыгып, Татарстан Мәгариф министрлыгы әлеге тикшерү эшләрен татарчага тәрҗемә иттерү зарурлыгын кузгаткан иде. Бу проблема, хәл ителеп бетмичә, ярты юлда калды дип беләбез. Хәзер вазгыять ничек?

– Бөтенроссия тикшерү эшләрен тәрҗемә иттерү җәһәтеннән федераль министрлыкка кат-кат мөрәҗәгать итеп карасак та, әлегә уңай җавап алганыбыз юк. «Тәрҗемә иткән очракта, без җавапларны тикшерә алмыйбыз», – дип аңлата моны мәскәүлеләр. Мәскәүдә Милли мәктәпләр институты эшләгәндә, мондый проблема юк иде. Шулай да әлеге проблема бер хәл ителми калмас, дип өметләник.

– Ә Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертүгә өмет бармы?

– Безнең өчен бик җитди проблема бу. Әмма якын елларда Бердәм дәүләт имтиханын татарча бирдертү – хәл итәрлек мәсьәлә түгел.

Тәрбиягә – эш программасы

– Укучылар, ата-аналар өчен яңа уку елында нинди куанычлы үзгәрешләр, яңалыклар көтелә?

– Әлбәттә, ата-аналарны беренче чиратта балаларының укудагы уңышлары, яхшы билгеләре сөендерә. Шул ук вакытта мәктәп диварларында әйбәт өлгерешкә ирешү белән беррәттән, җәмгыятебез өчен тәрбияле кеше җитештерү дә мөһим. Шуннан чыгып, быел тәрбия мәсьәләсенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Тәрбия һәм укыту – бердәм һәм аерылгысыз белем бирү процессы ул. Беренче сентябрьдән тәрбия бирү буенча эш программасы кертелә. Элек төрле фәннәрдән эш программасы булдырылса да, тәрбия буенча бу беренче тапкыр эшләнә. Укытучылар, бигрәк тә сыйныф җитәкчеләре, тагын кәгазь боткасына чумабыз икән, дип безгә дәгъва белдерергә ашыкмасын. Мөмкин кадәр азрак кәгазь тутырып, эшкә ихлас алынып, тәрбия буенча яхшырак нәтиҗәгә ирешергә кирәк. Укучы мәктәп диварлары эчендә тәрбия сабаклары алырга тиеш. Җанлы аралашу, ачыктан-ачык мөгамәлә урнаштыру мохите ул – мәктәп. Икенче яктан караганда, мәктәпне ябык мохит дип тә санарга мөмкин. Мәгълүм ки, һәр мәктәпнең үз традицияләре, үз казанышлары бар. Мәгариф – хезмәт күрсәтү түгел, казаныш ул. Сер түгел, кайбер акыллы башлар, мәгариф – хезмәт күрсәтү ул, дип, аның белән сәүдә итмәкче була. Мәгарифне сатып булмый, чөнки ул – казаныш (достижение). Белем бирелергә, укучы аны кабул итәргә тиеш. Без Татарстан, Россия традицияләрендә сыйфатлы, аңлаешлы белем бирергә бурычлы. Баланың тәрбия сәгатьләрендә генә түгел, белем бирү процессында, мәктәптә даими рәвештә тәрбияләнүен күздә тотарга кирәк. Укучы физика, химия, математиканы яхшы белеп тә, гадәти генә әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзләштермәсә, олыны – олы, кечене кече итә белмәсә, монысы аның математиканы, физиканы, информатиканы белмәвеннән күпкә куркынычрак. Бу – бик җитди мәсьәлә.

– Бер үк вакытта, билгеле инде, без белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга да игътибар бирәчәкбез. Моның өчен укытучының һөнәри осталыгын арттыру мөһим. Илкүләм мәгариф проектында «киләчәк укытучысы» дигән төшенчә бар. Узган уку елында без ике урында укытучыларның һәм җитәкчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру һәм мәгариф хезмәткәрләренең вәкаләтлелеген бәяләү үзәге булдырдык. Белемне үстерү институты аларны туплап, барча методик эшчәнлекләренә юнәлеш биреп торырга тиеш. Методик эшчәнлеккә, әлбәттә, өстенлек бирелә. Элек укытучыларны, эшләреннән аерып, 2–3 атнага белемен арттырырга Казанга җыя идек. Хәзер Чаллыга, Алабугага чакырабыз, бу эшне дистанцион да оештырабыз.

– Илкүләм проектлар нигезендә ел да яңа мәктәпләр ачыла. Быел республикабызда җиде яңа мәктәп укучылар кабул итә. Аларның икесе –
Казанда, икесе – Чаллыда, калганнары район җирләрендә җиткезелде. Шәһәр җирендәгеләр бик зур һәм бик яхшы җиһазландырылган. Чаллыдагы бер мәктәп полилингваль булачак.

Яңа стандартлардан нәрсә көтәргә?

– Алда торган зур үзгәреш – яңа мәгариф стандартларына күчү…

– Әйе, 2022 елдан яңа мәгариф стандартларына күчәчәкбез. Алар кабул ителде инде. Бу уку елы шушы яңа стандартларга күчүгә әзерлек, сынап карау елы булачак. Яңа стандартларның төп үзенчәлеге шунда: анда тәрбия мәсьәләсе үзәккә куела. Телләр үзләштерүгә, шул исәптән Россия субъектларының телләрен өйрәнүгә дә игътибар артачак. Та-
тарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия субъектларының
дәүләт телләрен яңа стандартларга кертергә кирәк, дип Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итте. Президентның тәкъдиме исәпкә алынды. Мәгълүм булганча, 2018 елда Мәгариф турындагы Россия законына үзгәрешләр кертелеп, туган телләрне ата-аналар ихтыярыннан чыгып кына укыту мәҗбүри итеп куелган иде. Тел мәсьәләсе элегрәк тә бик үк гади булмады, каршылыклар килеп чыгып торды. Хәзер туган телне, укыту телен мәктәп җитәкчелеге һәм әти-әниләр бергәләп сайлап ала. Туган тел җәһәтеннән аларның карашы бердәм булырга тиеш. Беркем беркемне мәҗбүр итми. Мин бу хакта төгәл-тәгаен әйтергә тиешмен. Хәзерге вакытта укучыларыбызның 65 проценты туган тел итеп татар телен сайлап алды. Кемдер өчен ул – туган тел, «әткәм-әнкәмнең теле», кем өчендер Россиянең бер субъекты булган Татарстан Республикасы дәүләт теле. Кайберәүләр туган тел итеп рус, чуваш, мари, удмурт, мордва телен сайлый. Шәһәр үзәгендәге яһүд мәктәбендә иврит телен дә туган тел итеп укучылар бар.

– Татарча укытучы мөгаллимнәр җитми, диләр.

– Әйткәнемчә, узган уку елында балаларның 65 проценты татар телен туган тел һәм Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак сайлап алды. 659 мәктәп, аларның филиалларын да кертеп, милли мәктәп, татар мәктәбе. Моннан тыш, мари, мордва, удмурт, чуваш мәктәпләре бар. Алар Татарстан Мәгариф министрлыгының һәм, үзара килешүләр нигезендә, әлеге милли республикаларның ярдәмен тоеп эшли. Ул төбәкләр безгә тиешле дәреслекләр, укыту ярдәмлекләре җибәрә. Укытучыларның белемен күтәрү курсларында белгечләр белемнәрен камилләштерә. Бездә 3302 татар теле укытучысы эшли. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булмаган бер генә мәктәп тә юк. Шул ук вакытта белгечләр әзерләү һаман дәвам итә. Без параллель рәвештә Мәгарифне үстерү институты базасындагы белгечләр әзерләү һәм кабат әзерләү курсларында башка төбәкләрдән дә укытучыларны укытып бирәбез. Соңгы вакытта Россиянең 26 төбәгеннән 600 ләп укытучы ел да килеп, белемнәрне арттыру курсларында укып чыга. Моннан тыш, алар даими оештырыла торган семинарларда, вебинарларда катнаша.

– Башка фәннәрдән укытучыларга кытлык ни дәрәҗәдә?

– Башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Бу, беренче чиратта, яңа микрорайоннарда яңа мәктәп-
ләр ачылып торуга бәйле. Аларның кайберләрендә 8–12шәр беренче сыйныф оеша. Мондый хәл бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә. Физика, математика, рус теле буенча да укытучылар җитеп бетми. Анысы эчке резервлар бәрабәренә хәл ителә. Укытучы атнасына 18 сәгать кенә түгел, 25–27 сәгать укыта ала. Яңа кагыйдәләр буенча, өченче курсны тәмамлаган студентларны да эшкә алырга мөмкин. Укытучы булырга җыенган студентлар өчен тәҗрибә туплау, оста, зирәк белгечләр кул астында сынау узу ягыннан да отышлы ул. Гомумән, белгечләр әзерләүдә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның даими хуплавын тоеп торабыз. 2016 елдан башлап билингваль, бераз соңрак полилингваль белгечләр әзерли башладык. Алты ел инде республика хөкүмәте 150 белгеч – математика, физика, җәмгыять белеме, тарих мөгаллиме, башлангыч сыйныф укытучылары (болар, нигездә, авыл мәктәпләренә бара) әзерләү өчен акча бүлеп бирә. Аларның 125 е көндезге бүлекләрдә, 25 е читтән торып укый. Бүгенге көндә педагогия юнәлешендә 617 студент белем ала. Аларның 239 ына билингваль яки полилингваль белем бирелә. Быел шундый 150 белгеч укуын тәмамлады. Алар математика, физика, химия, тарих, җәмгыять белемен татарча да, русча да укыта ала. Шуңа күрә милли мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итүдә әллә ни зур кыенлык күренми. Алар химия, физика, биология, математиканы татар телендә дә укыта ала дип кабатлап әйтмәкчемен. Монда проблема зур түгел. Зур проблема башкада. Бездә ата-аналар, имтихан сораулары русча булгач, БДИны начар тапшырыр дип, балаларын русча укытырга тырыша. Шуңа күрә югары сыйныфларда тәмам русча укуга күчәләр. Ике телдә дә бертигез белем бирелә торган мәктәпләр бар, билгеле. Әйтик, балалар татарча дәреслектән һәм русча электрон варианттан яки русча дәреслектән һәм татарча электрон варианттан укый ала. БДИ һәм ТДИны тапшыру үзмаксат түгел. Иң мөһиме: беренчедән башлап унберенчегә кадәр сыйфатлы, төпле белем бирергә кирәк. Шул чагында укучылар, укытучылар, ата-аналар да әллә ни зур кыенлык кичермәячәк.

– Мәгълүм булганча, хәзер 10–11 нче сыйныфларда татарча укытып булмый. Шулай да татар теле һәм әдәбиятын югары сыйныфларда укыту мөмкинлеге калдымы әле?

– Чынлап та, хәзерге закон кысаларында татар телендә белем бирү төп мәктәптә генә каралган. Беренче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәр татарча белем бирә алабыз. Шуңа карамастан әле авыл мәктәпләрендә, әйтик, Казандагы 2 нче гимназиядә, өлкән сыйныфларда да бөтен фәннәр үк булмаса да, кайбер фәннәр татарча укытыла. Күпмедер дәрәҗәдә закон кысаларына кереп бетмәсәк тә, РФ Конституциясендә әйтелгән, һәр халык үз телендә белем алырга хокуклы, дигән нигезләмәгә таянып эш итәбез. Ә менә татар телен 10–11 нче сыйныфларда укытуга бернинди каршылык булырга тиеш түгел. Безнең унынчы, унберенче сыйныфларда 1–2 сәгать татар телен укытучы мәктәпләр шактый күп. Аны балалар үз теләкләре белән сайлап ала.

Әңгәмәне Рәшит МИНҺАҖ язып алды

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.