Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Мөһим максат – глобаль конкурентлыкны тәэмин итү»

Бүген Актанышта узучы «Адымнар - Актаныш» яңа полилингваль комплексында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф...

Бүген Актанышта узучы «Адымнар - Актаныш» яңа полилингваль комплексында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«РФ Президенты Путин тарафыннан мәгариф өлкәсенә куелган мөһим максат – глобаль конкурентлыкны тәэмин итү. Узган уку елында безнең эшчәнлек куйган максатка ирешү, сыйфатлы белем бирү, камил үсеш алган сәламәт һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудырырга юнәлдерелде», – дип башлады үз чыгышын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Министр белдергәнчә, республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең нәтиҗәле системасы булдырылган. Барлык бакчаларда да балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү программалары тормышка ашырыла. Шуның белән бергә мәктәпкәчә яшьтән башлап балаларга полилингваль белем бирү мәсьәләләре актуальләшә. Бүген Казан, Яр Чаллы, Алабуга балалар бакчаларында сөйләм теле аша балаларны телләргә өйрәтү тәжрибәсе ачык күренә.
2019 елдан республикада «Адымнар белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү төзү проектлары гамәлгә ашырыла. Адымнар Россия Федерациясенең дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә рус, татар, инглиз  телләрендә конкурентлыкка сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәп моделе буларак күзаллана. Шундый мәктәпләрнең берсе белән без бүген таныштык, диде министр.
Шулай ук ул: «Россиядә Федераль мәгариф Законына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә тәрбия заманча белем бирүнең өстенлекле юнәлеше булып тора. 1 сентябрьдән һәр мәгариф учреждениесендә тәрбия программасы эшләнергә һәм кабул ителергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәптә, укучыга проблемалардан чыгу юлын табарга ярдәм итүче педагогның роле арта. Барлык бу функцияләрне дә сыйныф җитәкчесе башкара»,  дип ассызыклап үтте.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ