Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министры укучыларга вакцина ясау буенча аңлатма бирде

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балалар һәм үсмерләргә COVID-19 дан вакцина ясатуны киңәш итми. Чөнки балаларга  авыруга каршы тиз бирешмәүчәнлек хас,  бу яшь төркемнәрдә коронавирус бе...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балалар һәм үсмерләргә COVID-19 дан вакцина ясатуны киңәш итми. Чөнки балаларга  авыруга каршы тиз бирешмәүчәнлек хас,  бу яшь төркемнәрдә коронавирус белән авыру куркынычы югары түгел. Бу турыда иммунлаштыру (SAGE) буенча экспертларның Стратегик консультатив төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча документында әйтелә, дип хәбәр итә РИА Новости .
Татарстанда укучыларга вакцина ясату көтеләме? Мәгариф тармагы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләргә коронавируска каршы вакцина ясату буенча болай дип җавап бирде.
– Хәзерге вакытта бернинди норматив документлар да юк. Әгәр Россия Мәгърифәт министрлыгыннан, Республика хөкүмәтеннән, ковидка каршы штабтан күрсәтмәләр булса, аны үтәргә тиешбез. Монда безнең яктан да, әти–әниләр тарафыннан да кыенлыклар булыр дип уйламыйм. Барысын да оештырырбыз, сораулар туса  аңлатырбыз, – диде министр.
Министр билгеләп үткәнчә, бүген республика мәктәпләрендә һәр көн саен иртүк температурасы күтәрелгән, ютәлләгән 370–380 бала өйләренә кайтарылып җибәрелә. Мәгариф системасында эшләүчеләрнең 95 проценты вакцина ясаткан. Бары тик 30 укытучы гына эштән азат ителгән. Шулай да укытучыларга прививка ясату мөмкинлеге бирелгән, алар үз вазифаларына яңадан керешкәннәр. «Бездә укытучыларга болай да кытлык, шуңа күрә бу күренешкә тыныч кына карап булмый», – диде ул.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ