Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин Россия фәне көне белән котлады

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан рәсми котлавын җиткерде.«Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!Һәр көнне кешеләргә әйләнә-тирә...

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан рәсми котлавын җиткерде.


«Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!
Һәр көнне кешеләргә әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм иткән һәм яңа белемнәргә юл ачкан һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә.
Һәр уйлап табуда, һәр яңа технологиядә конкрет кешенең фәнни кыюлыгы һәм тикшеренү азарты тора. Амбицияләр һәм интеллект!
Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше. Яраткан эшенә чиксез бирелгән кешеләр эше.
Илебез һәм республикабызның үсеш һәм иминлек нигезен һәрвакыт дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр, бөек тикшеренүчеләр һәм новаторлар тәшкил итте. Россия галимнәренең хезмәтләре белән дәүләтнең байлыгы һәм куәте артты.
Бу бәйрәм  даими интеллектуаль эзләнүгә, үз өстендә эшләүгә, белем даирәсен киңәйтүгә һәм багажны тулыландыруга йөз тоткан кешеләрне берләштерә. Фәнгә юл – ул кешенең тормышын, уй-фикерләрен, холкын, гадәтен һәм яраткан шөгыльләрен тулысынча үзгәртә торган озын дистанция.
Татарстан– илнең фәнни-мәгариф комплексы лидерларының берсе, ә безнең республика башкаласында күп кенә танылган  фәнни мәктәпләр башлангыч ала. Фән белән шөгыльләнү бүген тагын да абруйлы: лабораториядә үз тормышын тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән бәйләргә карар кылган яшьләр күбәя.
Ил һәм республика җитәкчелеге  фән белән шөгыльләнүгә  җәлеп итү өчен бөтен көчләрен куя.
Нәкъ менә шуңа күрә Фән һәм технологиянең унъеллыгы игълан ителде, аның кысаларында шактый  күп проектлар эшләтеп җибәрелде.
Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтергә, яңа казанышлар, билгеләнгән планнарыгызда уңышлар теләргә рөхсәт итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!– диелә әлеге котлауда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ